Сайт села Верхняя Каменка

Югары Кәминкәдән Азат Гарифуллин “Жигули” откан

4 января 2016
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 475
Поделиться:

 Авыл мәдәният йортында узган “Бал-маскарад”тан кайберәүләр лотереяга куян, әтәчкә хәтле отып кайтып китәләр. Ә менә супер-призга “Жигули” да куелганын ишеткәч, халык бөтенләй “Аһ” итә. 

Мондый бүләккә кем кызыкмас, “машинаның” номерына кадәр бар, имеш. Ачкычы тартмада, ди. Аның өчен отыш башлангач, тамаша залында тынлык урнаша. Лотерея тоткан куллар тирләп чыга, дулкынлаудан авыз кибә. Кемгә булыр гына бу затлы бүләк? Ниһаять, алып баручы отышлы номер иясен атый: бәхет бу көнне Азат Гарифуллинга елмая. Авыл халкы телендә “Жигули” дип йөртелүче, фаралар да ябыштырылган Т20-16А3 номерлы тазны, көчле алкышлап, “гөжләп” аңа тапшыралар.
-Яңа ел кичәсен әнә шулай уен-көлке белән бик кызык итеп үткәрдек, - ди Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты мөдире Лилия Хөснуллина. - Уеннар, җыр-биюләр арасында, авыл җирлегенең иң яшь баласына, иң олы авылдашка, яңа өйләнешкән парларга, армиядә хезмәт итүче өч егетнең әти-әниләренә “Ильхан” җәмгыятеннән бүләкләр тапшырылды. Иганәчеләребезгә рәхмәт, лоторея уеннарына да бүләкләребез күп иде. Әле икенче көнне авылыбыз эшмәкәре Алсу Сәйфетдинова балалар өчен дә зур бәйрәм оештырды.
 
 

 


Марат Гомәров.


Чыганак: http://nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8087-yugaryi-k%D3%99mink%D3%99d%D3%99n-azat-garifullin-%E2%80%9Czhiguli%E2%80%9D-otkan.html



Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!