Сайт села Верхняя Каменка

Тормыш өлгем

29 ноября 2015
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 562
Поделиться:

 

   Әнием Шәмсехаят Диндар кызы. 1962 елда эшләнгән фото.

 

    Минем өчен иң газиз булган әниемә бик мәгънәле исем кушканнар. Шәмсехәят исеме – тереклек, тормыш кояшы мәгънәсендә. Тормышы язмышлы булса да, күңеле кояш кебек иде шул аның. Ятимлектә үткән балачак, сугыш елларына туры килгән яшьлек еллары, ирсез гомер итүләр аның көчле рухын сындырмаган, мине үстергән, туганнарына терәк булган.

Әниләрне югалткач балачак хатирәләре белән генә яшәргә кала шул.

Әни тугыз ел хуҗалыктан сөт җыйды, Күтәмә авылында урнашкан май-сыр заводына кичтән сөт илтәбез. Мин арбада әнигә иптәш булып мышнап барам...

Сөт ачымасын дип куелган флягаларны сулы чаннардан кечкенә генә буйлы әни ничек суырып  алгандыр да, нечкә беләкләре ничек чыдагандыр?

Бервакыт, сөт флягаларын озын арбага төяп илткән көнне, урманга утынга кердек.

-         Әни, кем безгә бу юан агачларны салыша инде? – дим.

-         Ниволе бабаң, кызым, Ниволе бабаң, - ди.

Олауны төядек, ә Ниволе бабай күренмәде...

Шундый авыр хезмәтләрне җиңә алган әни исәп-хисап, язу-сызу эшенә дә оста  иде. Байтак еллар авыл Советында иминиять агенты булып эшләде. 27 яшеннән тол калган әнием ятлардан капкасын кактырмады, тормыш йөген ирләр кебек җигелеп тарты. Озак еллар авырып яткан, бик яшьли Казахстан якларында үлеп калган әтисенең  сеңелесен – мине үстерешкән әбине тәрбияләде.

Мин әнинең  аз гына да эшсез торганын хәтерләмим. Күз явын алырлык чиккән сөлгеләре бүген дә ядкәр итеп саклана, ул бәйләгән оекбашлар бик күпләрнең аякларын җылыткандыр. 75 яшендә дә киерге белән чигү чикте әле ул.

Түбән Кәминкәдә юл чатындагы зәңгәргә буялган өйдән кеше өзелмәде: юлаучыларны чәй белән сыйлады, күрше-күлән, дус-ишләре белән гөр килеп яшәде. Вафат буласы елның җәендә, яшел чирәмле йортына бер төркем сабыйларны  җыеп, бәйрәм үткәрде, сыйлады. Күңеле гел изгелектә иде. Шуңа да, Ходайдан үзе сораганча, бакыйлыкка  кулларымда сөйләшә-сөйлбулып үрелде.

                                                                 Асия ШӘМСЕТДИНОВА.

                                                                 Югары Кәминкә авылы.

                                                    

 

                                       

Видеоролики по теме

Тормышлар да бер узгэрер Илдар Хакимов Гузель Уразова

Тормышлар да бер узгэрер Илдар...

14 апреля 2013
Тормышлар да бер узгэрер Илдар Хакимов Гузель Уразова
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!