Сайт села Верхняя Каменка

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җыены

5 апреля 2016
Раздел: Общество
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 523
Поделиться:
Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җыены
5 апреля 2016
Раздел: Общество
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 523
Поделиться:

Дүртенче апрельдә Чирмешән район үзәк китапханәсе бинасында Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездына әзерлек кысаларында, районның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең оешмасын булдыру җыены узды. Җыенда райондагы барлык татар мәктәпләре җитәкчеләре, тарих һәм татар теле укытучылары, мәдәният йортлары җитәкчеләре, китапханәчеләр, авыллар тарихын язган китап авторлары катнашты.

Җыенны социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова ачып җибәрде һәм максат-бурычларны аңлатты. Аннан сөйләшүне Финанс-бюджет палатасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының район җитәкчесе — Шәүкәт Фәтих улы Гатин дәвам итте. Башкарылган эшләргә анализ ясады. Алдагы периодка эшләр билгеләнде.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән өч китап авторы Ясәви Шәмсетдинов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, киңәшләрен бирде: безнең район авылларына кагылышлы Казан, Уфа милли архивларында сакланучы документларның исемлеген барлады. Күп кенә сорауларга җавап бирде.

Җыелыш районның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасын гамәлгә куйды һәм 12 кешедән торган оештыру комитетының составын раслады. (Ясәви Шәмсетдинов)

 

 

 

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!