Сайт села Верхняя Каменка

Су кертеләчәк, медпункт төзеләчәк

2 февраля 2013
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 977
Поделиться:

 Башка кайбер авыллардагы кебек үк, Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган җыенда да пай җирләре өчен түләү булмаудан зарландылар.

Җыенда 2012нче елга нәтиҗә ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр.
Былтыр авыл җирлеге территориясендә күп эшләнгән. Буага капиталь ремонт ясалган, Керкәледә һәм Кызыл Ярда иске күперләрне яңартканнар, асфальтланган хоккей мәйданчыгы булдырганнар, клуб янындагы мәйданчыкны тимер койма белән тотып алып, 250 төп агач утыртканнар.
“Авыл эчендәге асфальт юлларның озынлыгы 7,5 километрга җыела. Керкәледә дә, Югары Кәминкәдә дә урам эчендәге юллар тулысынча асфальтланган,- ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. – Бу авылларда су линияләре дә яңартылды. Кызыл Яр поселыгы буенча да проект бар, экспертиза үткәрелгән. 2013 елда монда да яңа су линиясе ясалачак.
Быел Югары Кәминкәдә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү дә планга кертелгән”.
Авыл җирлеге башлыгы чисталык проблемасына да тукталды. Чүп-чар өчен махсус урын булса да, кайберәүләр аны теләсә кая ташлап калдыралар икән.
Җыенда башка мәсьәләләр хакында да сүз барды. Авылларда 61 данә яктырткыч булса да, алар җитәрлек түгел. Киләчәктә, халык соравы буенча, аларның санын арттырырга ниятлиләр.

Пай җирләре өчен түләү булмаудан зарланучыларга, кызганыч, өметләндерерлек җавап бирелмәде.

Источник: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/1899-su-kertelәchәk-medpunkt-tөzelәchәk.html

 

 



 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!