Сайт села Верхняя Каменка

Совещание имамов Черемшанского района

24 апреля 2012
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 981
Поделиться:

 

 

  Бүген, 23.04.2012  көнне, Ибрай Каргалы авылы мәчетендә Чирмешән районында эшләп килгән 20 мәчетнең имамнары, мөгаллимнәре белән районыбыз мөктәсибе хаҗи Минсәгыйр хәзрәт Миншин киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә агымдагы уку елы йомгаклары,  мәчетләрдә укучыларның җәйге ялын оештыру, зират, мәчет, чишмә-сулыклар тирәләрен чистарту-карап тору эшләрен оештыру һәм башка эшләр турында эшлекле сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу кебек мәсьәләләр каралды. Елховай авылыннан килгән Исмәгыйль хәзрәтнең вәгазе тыңланды. Мәҗлестә катнашучыларны борчыган бик күп кенә сорауларга җаваплар алынды. Мәчет читендә эшләнгән җәйге залда оештырылган төшке аш мәҗлесе дә очрашуда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Өч дистәгә якын чакырылган кунак (28), авыл картлары, дистәдән артык укучы һәм авыл яшьләре белән берлектә өйлә намазы укылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!