Сайт села Верхняя Каменка

Якташыбыз Наил Шәйхетдинов вафат булды

25 января 2016
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 399
Поделиться:

 Бүген Россия һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Наил Шәйхетдинов вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 26 январьда,  иртәнге сәгать 10да  К.Тинчурин театрында була.

Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
 
Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” әсәрендә – Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә – Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган әлеге һәм күп кенә  башка  рольләрне  башкарып танылды, тамашачы хөрмәтен яулады.
 
Наил Шәйхетдинов һәрвакыт рольгә керә белеп, оста, халыкчан, җиренә җиткереп уйнаучы талантлы артист иде.
 
Райондашларыбыз Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр хәсрәтен уртаклашалар

Чыганак:http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8302-yaktashyibyiz-nail-sh%D3%99yhetdinov-vafat-buldyi.html
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!