Сайт села Верхняя Каменка

Гает байраме

18 августа 2012
Поделиться:

 

Аллаһ рәхмәтенә ирешү өчен мин нинди гамәл кылдым соң? Шөкер, изге Рамазан аеның да ахыргы көннәренә килеп җиттек. Тиздән олы бәйрәмебез – Гайдел фитыр әл-мөбарәк, ягъни Ураза гаетен каршылыйбыз. Адәм балаларын азмы-күпме тәртипкә салучы, сабырлыкка өйрәтүче, рухи тәрбия бирүче айның тәмамлануын, узган вакытны кире кайтарып алып булмавын аңлау күңелгә бераз моңсулык та өсти. Ни дисәк тә, бөтенләй иманы качмаган бәндәләр (хәтта ураза тотуны кирәксенмәүчеләр дә) бу айда гөнаһлы гамәлләрне кылмаска, һәрхәлдә, хәмердән, бозыклык чәчүдән туктап, тыелып калырга омтылып яши бит.

 

 

Гает – кем бәйрәме?

Хәер, арабызда, «Аллаһның барлыгына ышанабыз», диеп тә, гамәлләре белән киресен исбатлаучы икейөзле бәндәләр дә җитәрлек. Югыйсә изге китабыбыз – Коръәни-Кәрим иңдерелә башлаган бу мөбарәк айда Адәм балаларын юлдан яздыруны үзенә төп максат итеп алган Иблис, шулай ук аның ялчылары шайтаннар да богауланган була, кеше күңеленә вәсвәсә салудан мәхрүм ителә, диләр. Димәк, бу айда да гөнаһларыннан арынырга омтылмаучылар Аллаһны да, мөселманнарны да, үз-үзләрен дә хөрмәт итми, тәүбәгә килергә теләми булып чыга. Юкса бирәннәрен тыя белмәүче кайберәүләргә Аллаһ Тәгалә кисәтүләрен дә җибәрә, чир дә биреп карый, ә нәтиҗәсе кайчак барыбер ташка үлчим була. Нишләтәсең, Илаһи Зат гамәл кылуда сайлау хокукын һәм нәфес белән ихтыярны безнең үз кулыбызга тапшырган шул. Рәхим-шәфкать иясе барыбызны да Үзе ярлыкасын һәм хак юлга күндерсен иде, амин!

Аяныч ки, динебезне Аллаһ кануннары һәм яшәү рәвеше итеп аласы урынга, бары тик йолалар җыелмасы, гореф-гадәт буларак кына кабул итүче кайбер милләттәшләребезнең, хәтта махмырыннан да айнып бетә алмыйча, Гает көнне мәчеткә кереп, сафларыбызны пычратуы, минемчә, берничек тә күркәм күренеш, акылга сыя торган гамәл түгел. «Аллага шөкер, әле дә ярый Адәм балаларын дингә кайтара торган Гает бәйрәмнәребез бар!» – дип шатланучы самими җанлы кардәшләребезне һәм Гает бәйрәмнәрендә генә мәчеткә барып тәүбә итәрбез дә кабул булыр, шул җитәр, дип уйлаучы милләттәшләребезне, ялгышмагыз! дип кисәтәсе килә. Кайбер имамнар кесә калынайтуны, мәчет казнасын арттыруны өстен күреп, яисә халыкка ярыйм дип, Гает намазына килеп, сәдака салучыга җәһәннәм газабыннан котылу, Аллаһның рәхмәтенә ирешү вәгъдә итәләр икән, динне дә, иманнарын да арзан бәядән шайтанга саткан булып чыгалар. Кемгә нәрсә биреләчәге хакында исә Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә ачык аңлата. Диндә булмаган кешене, динебездән биздермик дип аклану ничектер урынсыз. Чөнки, мантыйк белән караганда, диннән бизәр өчен, иң әүвәл ул диндә булу, аны тоту, ягъни аның кагыйдәләренә буйсыну шарты бар. Ә бу исә, иң кимендә, Аллаһның барлыгын һәм берлеген тануыңны биш вакыт намаз уку һәм ураза тоту белән исбатлау, хәрам ризык ашау, зина кылу, урлашу, ришвәт алу һәм хәмер эчүдән тыелу дигән сүз. Ни кызганыч, җәмгыятебездәге күпчелек әлеге таләпләрне инкарь иткән көе генә җәннәтле булып, җәһәннәм утыннан котылырга омтыла. Ләкин дөньяви җәмгыятьтәге кануннарга гына карасак та, хакимият һәм җәмгыять корган системага буйсынмаучы гади кешенең җаваплылыкка тартылуын күрәбез. Дөрес, Адәм баласы уйлап чыгарган кануннарны читләтеп узу юллары һәм «гади булмаган» кешеләр дә бар. Әмма Аллаһ хөкеменнән беребез дә качып котыла алмаячак, шуны аңласак иде!

Минемчә, ни намазы, ни уразасы булмый торып, Гает бәйрәмендә генә мәчет бусагасын атлаучыларның ай буе ураза тотучылар белән бер сафка басып, Гаетне бәйрәм итәргә хаклары юк, һәм андыйларга бу көнне оят булырга тиеш! Чөнки кемнәрдер ай буена уразада, гыйбадәттә булган чакны син алар белән бергә булмагансың, алар кичергәнне кичермәгәнсең икән, аларның бәхет мизгелләре, бәйрәмнәре белән уртаклашу гадел эш булмаячак. Син алар белән тиңләшә, тигезләшә алмыйсың. Гает көнне кул күтәреп Аллаһтан нидер сораганчы, үзегезгә «Аллаһ рәхмәтенә ирешү өчен мин нинди гамәл кылдым соң?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп карагыз әле! Кибеттә бит кәнфитне бушлай биреп җибәрмиләр, акча таләп итәләр. Дөрес, белгән сатучыдан бурычка да алып була. Тик аны бит барыбер түләргә кирәк! Ә Аллаһ Тәгалә каршында без мәңге бурычлы. Сәламәтлегебез, дөньяда яшәгән һәр сулышыбыз һ.б. өчен мәңге түләп бетерә алмаячакбыз. Ә без берни түләмәгән көе, Аллаһ өстебезгә йөкләгән намазны һәм уразаны да үтәмичә, канәгатьсезлек белдереп, тагын да әллә ниләр сорарга батырчылык итәбез. Сораганыбызга ирешмәсәк, хәтта үпкә дә белдерәбез әле. Кечкенә генә сынауларны да күтәрә алмавыбызны, көчсезлегебезне күрсәтәбез, шул ук вакытта күрше-тирә, дус-иш, туган-тумача алдында тәкәбберләнеп күкрәк кагарга да кыенсынмыйбыз...

Сынау өстенә сынау

Рамазан барыбыз өчен дә иң зур сынау, сыналу ае. Һава торышы 30-35 градус эсселеккә җитә торган җәйге челләдә моның шулай икәнлегенә аеруча инанасың. Кайчандыр, ураза вакытлары кыш көннәренә туры килгән чакта, газета-журналларда ураза тотуның сәламәтлеккә файдасы хакында да еш язалар иде. Ләкин хәзерге эссе чорда, ризык ашамыйча торудан да бигрәк, көн буена су эчмәүнең исәнлек өчен файдасы барлыгына инануы шактый шикле. Шуңа күрә кайчандыр модага ияреп кенә ураза тотучыларның сафларыбыздан төшеп калуы да аңлашыла. Димәк ки, уразаны фәкать Аллаһ ризалыгын алу нияте белән генә тотарга, көн дәвамында сабыр итәргә мөмкин. Башкача булырга да тиеш түгел, чөнки һәр гамәл ниятебезгә карап бәяләнә. Тоткан уразаларыбыз үз тәкәбберлегебезне сынап карауга гына кайтып калмыйча, Аллаһ каршында сынатмавыбыз булса иде.

Быелгы Рамазан ае сынауларга аеруча бай булды. Гадәттә, Изге ай дәвамында хәтта сугышлар да туктатылып торырга, бар кешелек дөньясында татулык, иминлек хөкем сөрергә тиеш. Ә Татарстанда нәкъ ураза башланыр алдыннан республиканың дин башлыкларына һөҗүм ясалды. Нәтиҗә буларак тикшерү эшләре барышында күпләгән мөселман шик астына эләгеп, сак астына алынды, өйләрдә, мәчетләрдә тентүләр үткәрелде. Гаеп тагарлык дәлилләре булмаса да, кайбер озын сакал үстерүчеләрне икешәр көнгә, ә кайберләрен хәтта икешәр айга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Иректә хатыннары, балалары елап калды. Бу вазгыять безнең илдә теләcә кемне, теләсә нинди гаеп тагып, теләсә кайсы вакытта төрмәгә утырту мөмкин эш икәнлеген аерымачык күрсәтте. Күңелләренә шик урнашып, кайбер мөселманнар тәравих намазларына да бармый башлады. Бер гаепсезгә сак астына эләгүчеләргә һәм аларның гаиләләренә Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсә иде.

Шәхсән үзем уразаның беренче көннәрен сәхәр ашамыйча гына тоттым. Сәхәргә тору мөмкинлеге, ял алып, авылга кайткач кына пәйда булды. Тик авыл җирлегендә физик хезмәт куеп ураза тотулары тагын да авыррак икән. Хәер, әби-бабаларыбыз кул хезмәте куеп урак урган заманнарда да уразаларын калдырмаган, авызлары кибеп, тамаклары корыгач, эсседән качып, кар базларына төшеп утырып та Аллаһка тугрылыкларын югалтмаганнар. Исәнлегебез рөхсәт итә икән, без алардан кай ягыбыз белән ким соң? Бүген бит мосафирлыкка сылтап утырырга да урын юк. Ишәк яки дөягә атланып йөрмибез, җиләс машиналарда җилдерәбез, артык көч сарыф итмичә, замана техникасын кулланып эшлибез. Шулай да авырсынып, ялкауланып, төрле сәбәпләр табуыбыз кемлегебезне ачып сала. Икенчеләребез ифтар мәҗлесләре оештыру хисабына Аллаһ каршындагы җаваплылыктан качып котылырга омтыла. Бу уңайдан авылыбыз мәчетендә узучы ифтарга чакырылган бер хәзрәт: «Бер ифтар мәҗлесендә ничәгез уразалы, кулларыгызны күтәрегез дигәч, утыздан артык кешенең дүртесе генә кулын күтәрде», – дип көлдергән иде. Берсендә үземә дә уразасыз килеш авыз ачу мәҗлесендә катнашырга туры килде. Башкалар шатлык мизгелләре кичереп авыз ачканда тук карын белән утыруы бик уңайсыз иде! Хәтта тәравих намазына калып та, уразасыз килеш Рамазан аеның кадерен белеп, рухын тоеп булмый икән шул. Ә тәравих намазларында авылыбыз картларының үзләренә генә хас мәкам белән әйтелгән «Әлбидахны» тыңлау үзе бер ләззәт. Хак Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Үзегез ураза тоту сезнең өчен хәерлерәк», – ди. Шуңа күрә авыз ачтыру кебек күркәм гамәлләр кылган очракта да, үзебез ураза тотсак, нур өстенә нур булачак.

Безнең авылда инде өченче ел рәттән авыз ачтыру мәҗлесләре шәһәр мәхәлләләрендәге сыман, мәчет каршында төзелгән махсус корылмада уза. Быел исә башка еллардагыдан аермалы буларак, яңа ысул да куллана башлаганнар. Хәзер ифтар үткәрү өчен үзеңә пешеренеп-төшеренеп тә йөрисе юк. Җиде-сигез мең акчаңны түлисең дә, авыл мәхәлләсенең инициатив төркеме синең өчен барысын да әзерләп бирә: тиеш ризыкларын кайтарта, ашын пешерә, өстәлен көйли. Һәм бу эшләр чын күңелдән, риясыз, Аллаһ ризалыгы өчен башкарыла. Без үскән чорда мәчет бабайлар гына йөри торган бер урын булган булса, хәзер анда җәй көннәрендә балалар өчен лагерьларга кадәр оештырыла. Мәчет янында аларга спорт уеннары өчен дә шартлар тудырылган. Ә ифтар мәҗлесләре үтүче көннәрдә, теләге булган барлык авыл халкы, яше дә, карты да, ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да икенде намазына мәчеткә җыйнала һәм ахшам вакыты кергәнче, хәзрәтләр тарафыннан вәгазьләр тыңлый. Бу мәҗлесләрдә районыбызның мөхтәсибе дә бик теләп катнаша. Күптән түгел Чирмешән районында яңа имам хатип эшли башлаган икән. Авылыбыз мәчетендә узган дистәләгән ифтар мәҗлесенең берсендә ул да килеп, вәгазен сөйләп китте. Күптән түгел Утызимән авылында да яңа мәчет ачып, урамда 500 кешелек ифтар мәҗлесе уздырганнар.

Менә шулай. Аллага шөкер, республикабыздагы авыллар дини күтәрелеш чорын кичерә. Мөселманнар үзара берләшә, дуслаша. Бары тик Гает намазларына гына йөрү белән канәгатьләнүчеләр саны кими. Ә бу фал үз чиратында кемнәрнеңдер ачуын китерә, күрәсең. Юкса гаепләрен исбатларлык җирлек булмый торып изге айда мондый зур фетнә, мөселманнарны эзәрлекләү, куркытулар булмас та иде. 

 

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!