Сайт села Верхняя Каменка

Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында киленнәрне сынадылар

15 марта 2017
Раздел: Общество
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 482
Поделиться:
Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында киленнәрне сынадылар
15 марта 2017
Раздел: Общество
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 482
Поделиться:

Авыл мәдәният йортының һәр тәрәзәсендә ут яна. "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Югары Кәминкә авылы бүлекчәсе кызлары бүген монда "Төп йорт килене" бәйгесе оештыра икән. Авылдашларым кичке эшләрен тәмамлап, тамаша залына ашыкты. Барыбызның да күңеленә, тагын нәрсә белән шаккаттырырлар инде безне мәдәният хезмәткәрләребез, дигән уйкерде.

 

Сәхнәдә авыл өе… Ул Минниса апа Гыйниятуллинаның кул җылысы белән чигелгән кашагалар, Фәнзия Галимованың мендәр тышлары, Роза Җиһаншинаның үзе бизәп ясаган бишеге, Ландыш Шәйхуллинаның сандыгы, Зәйтүнә әби Вилданованың сырмалары белән бизәлгән. Өстәл тулы милли ризык. Марина Җиһаншинаның тәрәзә пәрдәләре, Саимә апа Гамированың чигешләре дә түрдә. 

Әүвәл сәхнәгә ак челтәр шәлләргә төренгән "Зөбәрҗәт" ансамбле апалары чыкты. “Төп йортка бәби кайткач” – алар күрсәткән тамаша шулай атала. Тәҗрибәле әниләр, әбиләр борынгы бишек җырларын көйләде. Әнә яңа туган баланы коендыруның, чәчен алуның, хәтта тырнагын кисүнең, тирбәтеп йоклатуның да билгеле бер тәртибе бар икән. Халкыбызның инде онытылып бара торган ырым-йолаларын да искә төшерделәр “Зөбәрҗәт”леләр. Соңрак килен-конкурсантларга да алар: кайнаналарыбыз Асия Шәмсетдинова, Фәйрүзә Галәүтдинова, Ралия Таҗиева, Нәфига Моксиновалар бәя бирде.

Киленнәр ярышы башланды. Сәхнәдә берсеннән-берсе гүзәл, сылу ханымнар. Кайчандыр алар да кәләшләр булып туйларда утырганнар, ефәк атлас тасмалар белән бизәлгән машиналарда урамнар әйләнгәннәр бит.

 

25 ел элек Сәкинә һәм Миннәхмәт Нурмиевлар йортына килен булып төшкән Фәридә Нурмиева. Ире Әнәс белән ике бала үстерә. Зур кызларын инде башлы-күзле итәргә дә өлгергәннәр. Фәридә балалар бакчасындә тәрбияче булып эшли.

Икенче конкурсант — сигез еллык гаилә стажлы, Чирмешән район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Алия Шәмсетдинова. Ул — пенсиядәге укытучылар Асия һәм Ясәви Шәмсетдиновлар килене. Алия ире Ринат белән ике бала үстерә.

Гөлсирә һәм Габбас Шәмсетдиновларның уллары Гаярның тормыш иптәше Мәдинәнең гаилә тәҗрибәсе — унике ел. Шәмсетдиновларның да ике сабыйлары бар. Бүгенгесе көндә Мәдинә — “Карлыгач” балалар бакчасы җитәкчесе.  Гөлҗиһан һәм Галимҗан Җиһаншиннарның килене Роза. Ире Тәлгать белән алар 15ел бергә гомер итәләр, ике балалары үсеп килә. Роза Югары Кәминкә мәктәбендә укытучы булып хезмәт куя. 

… Тамаша кызганнан-кыза барды. Биремнәр алмашынып, киленнәребезне сыный, ә мөхтәрәм жюри үзенең бәяләрен куя торды. Беренче сынауда кызларыбыз үзләре турында сөйләделәр. Аннан "Минем гаилә шәҗәрәм" биреме булды. Бу эшкә сылуларыбыз бик иҗади якын килгәннәр: күп тармаклы имән агачын да, кызарып пешкән алмалары белән алмагачны да, гаилә белән төшкән — зурайтылган фотосурәтне дә кулланганнар. "Килен токмачы" биремендә дә сынатмады төп йорт киленнәребез. Әзер камырларын тиз-тиз генә җәеп, токмачларын кисеп, эшләрен тәмамлап та куйдылар. Биремнәр арасында чыгыш ясарга да онытмады кызларыбыз. Мәдинә һәм Роза кызлары Илгизә, Айзилә белән җырлап күрсәттеләр. Алия өчен җанатар булган кызы Ралинә рус телендә шигырь сөйләде, ә Фәридәнең сеңлесе Фәнзилә ире белән парлап җыр башкардылар. 
"Минем гаиләмнең яраткан ризыгы"биремендә һәркем үзенең аш-суга осталыгын күрсәтте. Мәдинә — гөбәдия, Алия — торт, Фәридә — җәймә, Роза урама пешереп таләпчән “каенана-жюри”га тәкъдим иттеләр. Кичә башында гүзәл затларыбыз заманча күлмәкләрдән булса, бәйге барышында милли киемнәрдән, калфаклы татар кызларына әверелделәр дә куйдылар. Өлгерләр кайда да өлгер инде! Ничек килешә дә соң үзләренә бу киемнәр!

Инде йомгак ясар чак. Авылның “Иң сабыр килен”е итеп Фәридә Нурмиева танылды. Иң сөйкемлесе — Алия Шәмсетдинова. Мәдинә Шәмсетдинова — иң уңган, Роза Җиһаншина — иң оста килен булып танылдылар. Авылдашларымның зирәк, сабыр, тыйнак булуына беркайчан да шикләнмәдем. Шундый талантлы яшьләре, уңган киленнәре булган авылымның киләчәге өметле булыр дип ышанам. Яшь кызларыбыз килен булып төшә торсын, тәгәрәшеп сабыйлар туып торсын. Кыз балаларыбыз тәүфыйклары белән әниләренә охшап, алмаш булып үсеп җитсеннәр. Каенана-каената белән тату яшәү серләрен аларга төп йорт киленнәребездән башка кем өйрәтсен соң?! Тормыш дәвам итә.

Кеше китә. Җирдә нәрсә кала? 

Баскан эзе, эздә — туфрагы. 
Шул туфракка төшкән орлык кала - 
Җир-ананың бәбәй тулгагы. 
Кеше китә, җирдә сагыш кала, 
Җыры кала, җырда – моңнары. 
Туган нигез, торган җире кала, 
Атмый кала туар таңнары. 
Кеше китә, кала нәсыйхәте, 
Улы, кызы – нәсел хәтере. 
Балаларга әйткән васыяте, 
Үтәлергә тиеш нәзере. 
Кеше китә, истәлеккә кала 
Хәтирәләр — кеше әйтере. 
Ак кәгазьгә язган сүзләр кала, 
Ноктадан соң кала өтере. 
Кеше китә. Җирдә нәрсә кала? 
Кабер ташы, ташта — исеме. 
Салкын ташны кочкан җилләр кала, 
Туфрак була кеше җисеме. 
Кеше яши бары мизгел генә: 
Яшәү белән үлем арасы. 
Онытмасын җирдә калган җаннар, 
Мәңгелеккә һәркем барасы! 


Алсирә Мөхәммәтҗанова,

Югары Кәминкә — Яр Чаллы.

ФОТО

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!