Сайт села Верхняя Каменка

Чирмешән районы яңалыклары

14 марта 2014
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 840
Поделиться:

 Утыз Имәндә Илхат Әхмәтвәлиев, Самат Зыяков гаиләләре куяннар асрарга һәвәс.

Бик күпләп үк булмаса да, авылда тагын унбишләп йортта әлеге хайванны тотучылар бар. Ите бәлешкә, кыздырып ашарга тәмле диләр. 
 
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Якты Тауда авыл үзешчәннәре концерт куйды. Әбиләр, апалар өчен яңа клубта табын да көйләделәр.
Иске Кадида Әсхәт Сруров сәгать төзәтүче буларак данлыклы. Бу шөгыле өчен хәзер инде ул нык олыгайса да, 84 яшьлек бабай әле мотоциклда да элдертә икән.
 
Иске Кади авыл җирлегеннән биш гаилә (дүртесе – Иске Кадидан, берсе – Тукай поселогыннан) сыер саву аппаратына ия булачак. Абзарларында сыерлар санын биш башка җиткергән хуҗаларга җайланма бушлай бирелә.
 
Әккәрәй авылыннан Степанида Малиновага 90 яшь тулды. Юбиляр кәбисә елында, 29 февральдә туган. Заманында колхозда хезмәт куйган Степанида Никифоровнага район һәм авыл җитәкчелеге Владимир Путин котлавын һәм бүләк тапшырдылар.
 
Югары Кәминкә авылыннан Нәкыйбә әби Минабетдинова өенең тәрәзә төпләре яранга күмелеп утыра. Олы яшьтәге авыл апасы тагын әллә – никадәр гөлләр, чәчәкләр үстерә. 
 
Кызыл Яр авылында (халык телендә “Кәминкә поселкасы) 27 йортта 57 кеше яши. Авылның иң кече кешесе – Розалина Сафина өч ел элек туган.
 
Кызыл Ярда тансык туй булды. Узган ел ахырында Илһам Моксинов Бәркәтәдән Римманы үзенә яр итте. Яшьләр авылда, әти-әниләре янында – төп йортта төпләнгән. 
 
Кызыл Яр авылында халык 51 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның җидесе савым сыеры.
 

 


Марат Гомәров.

 

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/3660-chirmesh%D3%99n-rayonyi-ya%D2%A3alyiklaryi.html

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!