Сайт села Верхняя Каменка

СЫНАУЛАР АЛДА ӘЛЕ

25 июня 2012
Раздел: Образование
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 1512
Поделиться:
СЫНАУЛАР АЛДА ӘЛЕ
25 июня 2012
Раздел: Образование
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 1512
Поделиться:

 СЫНАУЛАР  АЛДА ӘЛЕ Быел районда  барлык  чыгарылыш  класс  укучыларын  беренче  тапкыр  бергә җыеп, зур бәйрәм  оештырдылар.

 Район  мәдәният  йортына  18 урта  мәктәпне тәмамлаучы 163  укучы, укытучылар, ата – аналар килде.

 Быел иң  зур  чыгарылыш  Чирмешән лицеенда, монда  31 бала 11  классны   тәмамлый, Лашман  мәктәбен – 20,  1нче  Чирмешән урта  мәктәбен 15 укучы  бетерә.

 

 

Кармыш  мәктәбенең   11  классында – 11, Иске Элмәле,  Бәркәтә,  Иске Кади  мәктәпләренең  чыгарылыш  классларында  10ар  укучы  белем  алган. Калган  мәктәпләрдә 4 – 8  укучы  укыган. Иң  кечкенә 11 класс,  нибары  ике  укучы,  Утыз Имән мәктәбендә булган.

Район җитәкчесе   мәктәпне тәмамлаучы   сигез  укучыга “Укудагы  аерым уңышлары өчен” исемле  медальләр дә  тапшырды. 2нче  Чирмешән урта  мәктәбен тәмамлаучы  Ирина  Матвейчева – “алтын”,  Виктория  Юрина (1нче  Чирмешән мәктәбе), Ирина  Прудникова  һәм   Оксана  Прохорова (2нче  Чирмешән мәктәбе),  Виктор Аброськин (Чирмешән лицее),  Гүзәл Кәлимуллина (Утыз  Имән мәктәбе), Ринас  Хөснуллин (Чирмешән лицее), Галина  Тихонова (Ивашкино мәктәбе) “көмеш” медальләр белән  бүләкләнделәр.

“Безнең  өчен  бүген  бик дулкынландыргыч  көн. Мин безгә төпле  белем  биргән  укытучыларыма, әти – әниемә бик рәхмәтле, – ди  медаль  иясе Галина  Тихонова. – Форсаттан файдаланып, безнең өчен шундый  зур, истә  калырлык  бәйрәм  оештыручыларга да  рәхмәтемне  җиткерәм”.

Район мәгариф  бүлеге  начальнигы  Хәммәткамил  Хәкимов  та  кичәге  укучыларга үз теләкләрен  ирештерде һәм бердәм  дәүләт имтиханнарында 90нан  күбрәк балл  җыючыларга  мәгариф  бүлегенең  грамоталарын тапшырды. Чирмешән лицееннан Тимур Сафин, Виктор Аброськин,  Физүнә Булатова,  Лилия Кәримова,  Гөлнур  Гамирова,  Илшат Кәримов һәм  Яңа Элмәледән Надежда  Захарова имтиханнарда  аеруча  югары  күрсәткечләргә  ирешкәннәр.

Кемдер үзен  белем  алу  өлкәсендә уңай  күрсәтсә,  башкалар  спорт ярышларында  призлы  урыннарга  лаек  булдылар.

Мәдәният бүлеге  начальнигы  Илһам  Галимов,  чыгарылыш  класс  укучыларына мөрәҗәгать  итеп, аларны  мәдәният  учреждениеләренә белем алырга  чакырды. Һәм “Йолдызлык – Созвездие” фестивалендә актив  катнашучыларга  мәдәният   бүлегенең  грамоталарын  тапшырды. “Вокал – соло”  номинациясендә призлы  урынга  чыккан  Гүзәл  Гыйльманова  бүген дә сынатмады, ул  башкарган җыр тамашачыларга  бик ошады, кайнар  алкышлар моңа  дәлил. Александр  Митяев “Конферанс” номинациясендә җиңүче дип  танылган  иде. Осталыгын  ул  бүгенге  кичәдә дә күрсәтте.

Екатерина  Константинова да “Хореография”  номинациясендә җиңүчеләр сафында  булды. Аның башкаруында  “Танго”  биюе дә концерт программасын бизәде. Гомумән,  бүген  сәхнәдән яңгыраган җырлар, нигездә,  мәктәп  елларына  багышланган  иде. 

Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА.

 

 

 

http://nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/1067-syinaular-alda-%D3%99le.html

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!