Сайт села Верхняя Каменка

Ясәви Шәмсетдинов: Беркатлы яшь егетне бик оста файдаланганнар... (Ләбиб Гыйльмигә 110 ел)

30 июня 2016
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 664
Поделиться:
Ясәви Шәмсетдинов: Беркатлы яшь егетне бик оста файдаланганнар... (Ләбиб Гыйльмигә 110 ел)
30 июня 2016
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 664
Поделиться:

 

 

 

Ясәви Шәмсетдинов Елховой музее директоры Мәдинә Мисбах кызы белән Л.Гыйльми экспозициясе каршында

Быел июнь аенда язучы Ләбиб Гыйльминең тууына 110 ел. Ләбиб Гыйльми – заманында М.Җәлил белән дус булган, катлаулы язмышлы, 31 яшендә халык дошманы мөһере сугылып атып үтерелгән каләм иясе. Аның олуг юбилее уңаеннан язучының якташы, туган якны өйрәнүче Ясәви әфәнде Шәмсетдинов Ләбиб Гыйльминең шәҗәрәсен төзегән. Быел туган авылында истәлек тактасы да куярга планлаштыралар. Ясәви әфәнде Intertat.ru укучыларын күренекле якташлары белән якыннанрак таныштырырга тели.


– Без 10-12 яшьлек үсмер чакта Ләбиб Гыйльминең берничә китабы – “Сәрән күпере”, “Аучы Хәмит” һәм башка бик күп хикәяләре барлыгын, репрессия корбанына әйләнеп, күптән түгел генә акланган булганлыгын, аның әсәрләрен кабат китапханәләрдән алып укырга мөмкин икәнлеген ишетеп белдек. Шулай да,“Чын мәхәббәт” романын гына табып укый алдык. “Безнең Ләбиб” гыйбарәсе хак. Шул вакыттан ук ул, чыннан да, безнеке булып калды. Беренчедән, Ләбиб Гыйльми безнең район кешесе: Елховой авылы элек Беренче Май районы составында иде. Икенчедән, аның нәсел тамырлары безгә – Туймәткә бәйләнгән дип әйткәннәре хәтердә калган. Аннан, Елховой (Иске Баграш), Түбән Абдул, Кара Чишмә һәм Туймәт авыллары Уфа губернасы, Минзәлә өязенең Ярсубай волостена караганнар икән, – ди Ясәви ага.

– Ясәви абый, якташыгыз турында мәгълүматлар ничегрәк тупланды?

— Ләбиб Гыйльминең тууына 110 ел булу уңаеннан, аның хакындагы бик күп язмаларны, китапларны, туган авылындагы “Төбәкне өйрәнү” музеенда, архивларда булган шактый документларны карап-барлап чыктым. Елховойда яшәгән кардәш-ырулары белән сөйләштем, аралаштым. Читләрдә яшәүче башка туган-тумачалары белән дә, шул исәптән кызы Альфрида ханым белән дә телефон аша сөйләшеп-аралашып тордым. Бу сөйләшү-аралашуларның күркәм бер нәтиҗәсе шул: Ләбиб Гыйльминең нәсел шәҗәрәсе тулыландырып төзелде. Шулай да, шәҗәрәдә җентекләп тикшереләсе урыннар калды. “Безнең Ләбиб” икәнлеген расларлык (яки кире кагарлык) документлар табылмады әле. Нигездә Туймәт авылының 1865-1887 еллардагы Елховой (Иске Баграш) һәм Бәркәтә авылларының метрика китаплары табылмады, табылганнары да тиешенчә җентекләп өйрәнелмәгән.

 


Мөхәммәтләбиб Гыйльман улы Гыйльманов Уфа губернасы Минзәлә өязе Иске Баграш авылында 1906 елның 20 нче июнендә туган дип теркәлә. Атасы – Гыйльман Мөяссәр улы Гыйсмәтуллин (Кисмай), гомер еллары: 1.10.1861-1916. Анасы – Бибикамилә Мәүлембирде кызы, 1865-1948 (чыгышы белән Бәркәтә авылыныкы).  Хатыны – Хәдичә Мөхаммәтгариф кызы Ханәфиева-Гыйльманова (Казаннан), 1910-1980. Башка рәсми документларда Ләбиб Гыйльман улы 12.06.1906 елда туган һәм вафаты 9.05.1938 ел дип китерелә. Хәер, аның биографиясендә башка мәгълүматлар да төрлечә һәм каршылыклы итеп теркәлгәннәр.

Фәкыйрь тормышлы крестьян гаиләсендә тугызынчы бала булып туа Ләбиб. Иң олысы Мингаян апасы була. Аңа 21 яшь. Яшьләр яныннан кайтканда, абыйлары Гыймран белән Нурисламны 1908 елда Бәркәтә белән ике арада үтереп чокырга ташлыйлар. Нурислам үзе чыгарган такмакларны, дүртьюллыкларны әйтү остасы булган. Туганнарның үлеменә дә туры әйтелгән шундый такмак-дүртьюллыклар сәбәп булган, диләр. Ләбиб унынчы яше белән барганда, аның әтисе тиф авыруыннан үлеп китә (1916 ел). Туйдыручысыз калган гаиләнең матди ягы тагын да кыенлаша. Ашау-эчү, кием-салымны кайгырту өчен, ун яшьлек Ләбибкә дә җигелеп эшләргә туры килә: батрак та, көтүче дә була. Корылыклы 1920 ел гаиләнең хәлен ахыр чиккә җиткерә. Зур кыенлыклар белән генә исән калалар.

— Совет власте урнашкан елларда, Ләбиб Гыйльминең артыграк “активлык” күрсәтеп җибәргәнлеге дә билгеле… Әдәбиятка ул ничегрәк килгән?

— 1920 елда автономияле Татарстан республикасы төзелә. Алдагы елда авылдашларның чәчкән игеннәре әйбәт кенә уңыш бирә. Авылда да тормыш бераз рәтләнә башлый. Ләбиб Гыйльми алдында  киләчәккә  өмет ачыла. Белемгә хирыс булган зирәк көтүче дөньяда барган үзгәрешләрнең серенә-хикмәтенә төшенергә омтыла. Шул сәбәп аны авылда яңа ачылган мәктәпкә алып килә. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән алдыра  егет, үткен зиһене хакында сабакташларын шактый артта калдыра һәм тиз арада алдынгы укучыларның берсенә әйләнә...

Әйтергә кирәк, әдәбиятка мәхәббәт аңарда бик иртә, бала чагында ук уяна. Кышкы озын кичләрдә әнисе Бибикамилә Мәүлембирде кызының кич утырырга җыйналган олыларның гыйбрәтле дә, маҗаралы да хикәятләрен тыңлап, бәет сөйләүләрен ишетеп үсә. Үзе дә мәкам көенә такмаклар, рифмалы сүзләр чыгара, әкиятләрнең сюжетын үзенчә үзгәртеп һәм уңышлы чыкканнарын дус-ишләренә сөйләп, аларны хәйран калдыра. Мәктәптә укыганда һәм үсмер вакытында ук иҗат эшенә керешә Ләбиб. Шулай да аның беренче хәбәрләре, әдәби очерклары, нәни хикәяләре, кыска шигырьләре һәм бәләкәй рецензияләре 1926 елда гына «Яшь Ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталарында күренә башлый.

— Татарның атаклы шәхесләре белән аралашу да егеткә канат куйгандыр?

— 30нчы елларның беренче яртысында Муса Җәлил, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин, Абдулла Алиш, Рәхим Саттар, Фатыйх Мөсәгыйть, Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми һәм башка әдипләр белән аралашып, бер казанда кайнау Ләбиб Гыйльминең иҗат кыйбласын ачыклый, каләмен үткенәйтә, зур иҗат дөньясы серләренә тизрәк төшенергә булыша.

Ләбиб Гыйльми исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калган. «Совет Татарстаны язучылары» исемле библиографик белешмәдә (Казан, ТКН, 1986) аның унбер китабы күрсәтелгән, тугызы үзе исән чакта (1930 елдан 1937 елга кадәр), икесе  акланганнан соң, 1958-1961 елларда басылып чыккан. Алар арасында заманында шаулап алган «Сәнәкчеләр» поэмасы, балалар өчен язылган «Аучы Хәмит», «Чимит Дурже», «Чалкаш» хикәяләре (балалар аларны, чыннан да, яратып укыйлар, кайберләрен хәтта шул чорда мәктәп программаларына да кертәләр), «Кайгылы җыр» пьесасы, шигырьләр һәм хикәяләр җыентыклары бар.

— Л. Гыйльминең “Чын мәхәббәт”ен заманында укымаган кеше калмагандыр...

— Сез хаклы, Л.Гыйльминең иң уңышлы, иң шаулаган әсәре – «Чын мәхәббәт» романы (1936). Бу әсәрне яшьләр, аеруча авыл яшьләре, кулдан-кулга йөртеп, таушалып беткәнче укыйлар. Әлбәттә, хәзерге күзлектән караганда, авторның кеше күңеленнән бигрәк сыйнфый көрәш идеяләре белән мавыгуы бераз сәеррәк, хәтта примитив булып тоелуы ихтимал. Ләкин, ул заманда роман күпләрнең күңеленә хуш килә.

Моннан тыш, Л.Гыйльми 1935-1937 елларда балалар матбугаты органнарын оештыруда һәм чыгаруда актив катнаша, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналының җаваплы мөхәррире булып эшли.

… Илдә булып узган инкыйлаб, гражданнар сугышы, сәнәкчеләр фетнәсе, мәктәп тормышы – болар барысы да үсмер Ләбибне байларга, «буржуйларга» сыйнфый нәфрәт күзлегеннән карарга өйрәтә. Үзе дә авыл яшьләре арасында аңлату эшләре алып бара, комсомол ячейкасы оештыра, үзе үк ячейканың сәркатибе, авыл яшьләрен оештыручы, яңа тормыш өчен актив көрәшүчеләрнең берсенә әйләнә.

— Тырыш, үткен егет язучы буларак өметле кадр саналгандыр...

– 1923 елың көзендә унҗиде яшьлек Ләбибне, шундый ук сәләтле берничә яшьтәше белән, алты айлык махсус курсларга укырга җибәрәләр. Аны «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлагач, ул укуын Чистай фирка мәктәбендә дәвам итә. Фирка мәктәбен дә уңышлы тәмамлагач, Ләбиб башта Шәрбән авылында, аннары Иске Әлмәт һәм Мөслимдә комсомолның өяз ячейкасы сәркатибе булып эшли, Чистай кантонында пионерлар оешмасына җитәкчелек итә.


Чистай кантон пионерлар оешмасы, Ләбиб Гыйльминең уңганлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә, тиз арада аякка баса һәм республикадагы иң көчле оешмаларның берсенә әйләнә. Бу оешманың эшчәнлегенә ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм комсомолның Татарстан өлкә комитеты да игътибар итә һәм аны берничә мәртәбә истәлекле бүләкләр белән бүләклиләр. Пионер оешмаларының хәлен Татарстан күләмендә нигездән яхшырту эше башлангач, Ләбиб Гыйльми комсомол өлкә комитетына чакырыла һәм шунда эшли башлый.
 
Тиздән комсомол тәкъдиме белән Ләбиб Гыйльми Ленинградтагы коммунистик журналистлар институтына укырга җибәрелә. Шунда ул 1928 елда фирка сафларына да кабул ителә һәм Казанга чакырылып, комсомолның Татарстан өлкә комитеты инструкторы итеп билгеләнә. Әлеге постта Л.Гыйльми армый-талмый яшьләр арасында пропаганда эшләре алып бара, яңа ячейкалар төзи, яшьләрне якты киләчәккә өнди. Социализм идеяләреннән чыгып дин белән көрәшә. Күмәкләшү башлангач, Казанга кайтмый да диярлек, күмәк хуҗалыклар төзи, «кулакларны», «алар кубызына биючеләрне» фаш итеп, сөргенгә җибәрүдә катнаша (әлбәттә, үзе генә түгел, ГПУ-НКВД органнары белән берлектә).


– Бик яшьли якты дөньядан китеп баруы бәлки партиягә артык ышануы һәм бирелүе аркасында булгандыр инде?

— Тырыш, ихлас күңелдән партиягә, социализм идеяләренә фанатларча бирелгән егетне хәтта Мәскәүдә дә күрәләр һәм аеруча җаваплы халыкара задание үтәү өчен файдаланалар. 1930 елны ВЛКСМ Үзәк комитеты аны Монголиягә яшьләр эшләренә киңәшче сыйфатында җибәрә. Төгәл ике ел Л.Гыйльми монгол яшьләренә коммунистик идеяләр тирәсендә тупланырга, яңа тормыш корырга, социализм юлына басарга булыша. Шунысын да әйтергә кирәк: монда да ул ГПУ-НКВД органнары белан тыгыз элемтәдә була, партия күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үти, комсомол намусына тап төшерми...

Менә шунда ирексездән икенче бер якташыбыз Илһам Ногман шигыреннән берничә юл искә төшә:

Әй, син, тормыш, гармун телләредәй,
Бер көнең ак, берсе – кап-кара.
Акка гына басып уйнар идең,
Карасына басмый юк чара.

Әйе, әнә шул ГПУ-НКВД органнары белән тыгыз элемтәдә булуы, аның тормыш юлын акрынлап башка аккордларга күчерә: кара төймәләргә дә ешрак баскаларга туры килә башлый. Әлбәттә, Л.Гыйльми үз белдеге белән генә эш итмәгән. Беркатлы яшь егет «органнар» кулындагы корал, уенчык кына булган. Аны бик оста файдаланганнар. Кирәге калмагач, үзен дә юк иткәннәр. 1937 елның 21нче сентябрендә Л.Гыйльми кулга алына. Элек башкаларны «контрреволюцион эшчәнлектә» гаепләп фаш итешкән булса, хәзер инде үзенә нәкъ шундый гаепләр тагалар.

— Ясәви абый, киң ачылмаган архив документларына да нигезләнгәнсез. Алар ни хакында сөйли?

— Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында Л.Гыйльминең 3389 нчы номерлы «җинаятьчел эш»е саклана. Бу эштән күренгәнчә, безнең ышанычлы кешебез, безгә ярдәм иткән иде дип яклашып тормаганнар. «Тулы программа белән эшкәртеп» берничә ай эчендә үз гаебен «тулысынча танырга» мәҗбүр иткәннәр. «Уң троцкист, Советка каршы оешмада торган», «контра», «халык дошманы» дип кул куйгач, аны 1938 елның 9 маенда үткәрелгән махсус киңәшмә (особое совещание) карары нигезендә иң югары җәзага – үлемгә хөкем итәләр һәм шул ук көнне Черек күл подвалында атып үтерәләр...

1957 елның 25 маенда бу карар законсыз дип табыла һәм Л. Гыйльми тулысынча реабилитацияләнә. Әмма гаиләсенә бирелгән белешмәдә үлеменең сәбәбе дә, елы-көне дә алдап күрсәтелгән. (Имештер, ул 1947 елның 20 февралендә үпкә авыруыннан вафат булган.)

Озак еллар шундый корбаннарның кайда күмелгәнлекләре дә билгеле булмады. ХХI гасыр башында гына Архангел зиратында стелла булдырылып акланган кешеләрнең исемнәре теркәлде.

Ләбиб Гыйльман улының язмышы, билгеле, гыйбрәтле. Яңа башланган тормыш, дәртләнеп керешкән иҗат юлы утыз бер яшендә өзелү, гаиләсе өчен дә фаҗигагә әверелә. Ике яшь баласыннан аерып, “халык дошманы” – хатыны Хәдичәне биш еллык утырма белән “бүләклиләр”. Булган мөлкәтләреннән мәхрүм калган нарасыйлар Фатиха әбиләренә сыена. 1942 елда Фатиха әби вафат булгач, балалар әбинең кече кызы Ләлә тәрбиясенә калалар.

Бибикамилә ханым улының үзендә булган китапларын һәм кайбер кулъязмаларын яшереп кала алган. Тик, авылда кинәт чыккан янгын гына бернәрсәне дә аямый юк иткән шул. Шулай да Бибикамилә Мәүлембирде кызы ут эченнән улының берничә китабын алып чыгарга өлгерә, соңында алар, Хәдичә ханым ярдәме белән, авыл музее фондына эләгәләр.


Әңгәмәдәш — Мөршидә КЫЯМОВА

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!