Сайт села Верхняя Каменка

Яңа 2013 нче ел белән котлыйбыз!

28 декабря 2012
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 1845
Поделиться:

Югары Кәминкә сайты администрациясе барлык кардәшләребезне киләсе Яңа 2013 нче ел белән котлый!  
 

Яңа 2013 нче елга аяк басарга да күп калмады. Тиздән көтеп алынган Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитәр. Иске ел һәркемнең күңеленә үзенчә кереп калыр. Кайберәүләр узган елда гаилә коргандыр, кемнеңдер балалары тугандыр, кемнәрдер үзләренә яңа дуслар тапкандыр, кайберәүләр хезмәт баскычында югары күтәрелгәндер, кемнәргәдер хезмәт хакы арту бәхете елмайгандыр һ.б. Ни генә булса да, узган ел матур булып узып китте. Киләсе ел бар кешегә бәхет алып килсен, гаиләләргә, дөньяларга тынычлык, иминлек китерсен, борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, яңа яуган кардай ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калабыз. Якынлашып килүче Яңа 2013 нче ел белән, дуслар! Яңа бәхетләр белән!
 

С наступающим годом Змеи~C наступающим Новым годом 2013

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!