Сайт села Верхняя Каменка

Фәнил Гыйләҗевнең “Ризасызлык” китабын тәкъбир итү кичәсе

3 января 2015
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 1169
Поделиться:

 

 2 нче гыйнвар көнне Югары Кәминкә мәдәният йортында – китапханәнең уку залында – авылдашыбыз шагыйрь Фәнил Гыйләҗевнең “Ризасызлык” китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде

 

 
Китапханә җитәкчесе Фатыхова Рабига оештырган кичәдә тирә-як авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре, ветеран укытучылар, авыл хезмәтчәннәре, шагыйрьнең гаиләсе, әнисе Фәридә катнашты. 
1987 нче елның 16 нчы маенда Казанда туып Ибрай Каргалы (Керкәле) авылында үскән Фәнил Югары Кәминкә мәктәбендә белем алгач, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. “Әллүки” иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. “Иделем акчарлагы – 2010”, “Таян Аллага – 2011” әдәби ярышларының Гран-при иясе була. “Шәһри Казан” газетасында эшли.  
Шигърияттә Фәнилнең үз юлы бар. Ул татарның сөенечләрен, кайгы-хәсрәтләрен җан үзәге аша үткәргән шагыйрь, өлгергән шагыйрь. Кичәгә килүчеләр аның шигырьләрен тыңлап илһамландылар, шагыйрь аларның бик күп сорауларына җавап бирде. 
Ветеран укытучылар Ясәви һәм Асия Шәмсетдиновлар Фәнилнең балачактан шигырьләр язуы, мәктәптә үткәрелгән кичәләрдә актив катнашуы турында сөйләделәр. Киләчәгенең якты, илһамлы булуын “үзе язганча” утлы каләмен баса-баса иҗат итүен теләделәр. 
Лашман китапханәсе җитәкчесе Талипова Мәдинә эчтәлекле чыгыш ясады, Фәнил гаиләсенә шәхси бүләген тапшырды. Шагыйрьнең әнисенә, тормыш иптәшенә чәчәкләр бүләк иттеләр.
 Салкын кышта күңелләрне җылыткан көтелгән кичә бик җанлы үтте.
 
 
 
 
 
 

 

Комментарии (2)
kamel Yakupov # 5 января 2015 в 09:47 +1
Уз тобэклэреннен чыккан таланлы якташларынын ижат башындагы шатлыгын уртаклашып зур кичэ уткеру мактауга хэм хормэткэ лаек.Бу жэмгыятьнен алдынгы кешелэре булуыгыз билгесе.Рэхмэт.
bctv afvbkbz # 13 января 2015 в 11:12 0
Эфэрин ФЭНИЛ! ИЖАТ ЧИШМЭЛЭРЕН САЕКМАСЫН. Алдагы тормышында, ижатында зур унышларга ирешуенне чын кунелдэн телибез.