Сайт села Верхняя Каменка

9 мая день победы

8 мая 2012
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 1428
Поделиться:

9 нчы май... Җиңү көне...

Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.

Нәрсә соң ул сугыш? Бу сорауга җавапны белмәвең яхшырак. Әмма ләкин бүгенге көндә дә сугышлар булып тора, кешеләр һәлак була, бер гөнаһсыз кешеләрнең тормышлары өзелә. Кемдер байлык өчен, кемдер көнләшүдән, кемдер үч белән, кемдер үзенең өстенлеген күрсәтергә теләп, кемдер үзен саклап калу өчен...

Бөек Ватан сугышы исә Икенче Бөтендөнья сугышының зур гына бер өлеше ул. Сугышның иң төп сәбәбе - Гитлер Германиясенең нацистик (үз милләтен өстен куйган) һәм реваншистик карашы.

Советлар Союзының әлеге сугышта җиңүе белән бу зур гына сугыш тәмамланган дип тә әйтергә була. Әмма бу җиңү Советлар Союзына һәм аның союздаш илләренә бик кыйммәткә төшкән. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы гына да 27 миллионнан артык кешесен югалткан. Шул исәптән 4-5 миллион чамасы милләттәшләребез һәлак булган.

 

Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 67 ел тулды.  Бүген - Җиңү көне. Сугышның ни икәнен   бүген  тагын бер тапкыр хәтердә ныгытырга мөмкин.  Әгәр сез Бөек Ватан сугышының ни   икәнен  белмисез икән - интернеттан эзләгез, укыгыз,  сугышның чын йөзен күрегез,    балаларыгызга да  сөйләгез. Киләчәктә шундый сугышларны  булдырмыйк! Бар халык    бер-берсен тигез күрсен,  көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре  беркайчан да    күңелебезгә үтеп кермәсен.  Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны  кочаклап алып    бәйрәм белән котлагыз. Бу  сугышта фашист нацистлары җиңү яулаган булса  мин дә, сез  дә, сезнең якыннарыгыз да булмас  иде, мөгаен. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк  йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез.  Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый    аяз һәм  тыныч булсын!

Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак  булган һәм бүген дә исән ветераннар  алдында  башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк  йөзләре телибез сезгә!

Ихтирам белән, www.vkamenka.ru администрациясе.  

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!