Сайт села Верхняя Каменка

Чирмешән районы тракторчысы медаль белән кайтты

23 сентября 2016
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 412
Поделиться:
Теги: илхан
Чирмешән районы тракторчысы медаль белән кайтты
23 сентября 2016
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 412
Поделиться:
Теги: илхан


Югары Кәминкә авылындагы “Ильхан” җәмгыятенең 23 яшьлек тракторчысы Рәдиф Минегулов Лениногорск районында узган сабанчылар бәйгесенең “Фигуралы йөрү” номинациясендә икенче урын яулады.
-Механизаторлар әүвәл участокларны МТЗ-1221 тракторы белән сукалап күрсәттеләр. Аннан бәйгечеләрнең трактор йөртү осталыгы тикшерелде. Рәдиф соңгысында, 43 район вәкиле арасында икенче урын яулап, медаль, Диплом һәм 20 мең сум акчалата бүләкләнде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров.

 


Сабанчыларның республика ярышы “Лениногорская” агрофирмасы базасында ике көн барды. Төп бәйгенең җиңүчесе дип Лениногорск районы тракторчысы танылган, Әтнә механизаторы - икенче, Актанышныкы өченче урында.   
 
 
Марат Гомәров.

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/11110-chirmesh%D3%99n-rayonyi-traktorchyisyi-medal-bel%D3%99n-kayttyi.html

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!