Сайт села Верхняя Каменка

Ветеран белән хушлашу

31 марта 2016
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 610
Поделиться:
Ветеран белән хушлашу
31 марта 2016
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 610
Поделиться:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүген Югары Кәминкә халкы авылыбызның соңгы сугыш ветераны Гыйльметдин Фәйзетдин улы Галиәкбәров белән хушлашты. 25.10.1925 елда колхозчы гаиләсендә туган егетне 11.11.1943 елда хәрби хезмәткә чакыралар. Хезмәте Ерак Көнчыгышта була. Аларның  хәрби частена турыдан-туры сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килми, тулы әзерлек белән резервта торалар. Бу чорда Ерак Көнчыгышта да тыныч булмый шул. Артиллерист Гыйльметдин Галиәкбәров өйрәнүләр вакытында имгәнүләр дә ала.  Дәваланганнан соң хезмәтен дәвам итә. 27.05 1945 елда имгәнүләре буенча запаска чыгаралар.

Авыр туфрагың җиңел булсын, хөрмәтле сугыш ветераны.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!