Сайт села Верхняя Каменка

История Верхнекаменской школы

19 апреля 2012
Рейтинг: +1
Голосов: 1

Просмотров: 1417
Поделиться:

              МБОУ «Верхнекаменская основная общеобразовательная школа»              Черемшанского муниципального района РТ

 

Бина колхоз  идарәсе өчен 1962 нче елда, Орджоникидзе колхозы рәисе Насыров Минвәли  Шайхатдар улы җитәкчелегендә Керкәле авылында төзелә. 1962-1966 нчы елларда бина үз максатын үти.

    1967нче елда бу бина ике авыл уртасына мәктәп бинасы итеп зурайтылып күчерелә.

    1967-2001нче елларда шул бина урта мәктәп буларак файдаланыла. Район мәгариф бүлеге мөдире -  Рәхимҗанов Тәлгать Рәхимҗан улы. Мәктәпнең беренче директоры

 Вәлиев Габдрахман Хөснетдин улы. Завучы-Тукаева Зоя Зыя кызы була.

Урта мәктәп шушы вакыт аралыгында 33 чыгарылыш укучыларын зур тормыш юлына озата. Иң күп чыгарылыш укучылары 1979-80нче елларга туры килә. Бу вакытта дүртәр параллель  класс, һәр класста 30ар бала белем ала.

 

Гади генә авыл мәктәбен тәмамлаучылар арасында кемнәр генә юк.Алар бүгенге көндә илнең төрле почмакларында хезмәт куялар. Минхаеров Рәшит Габделхак улы, Хасаншин Марат Исмәгыйль улы (Казан шәһәрендә танылган табиблар),Ибраһимов Җәүдәт Хәмзә улы(Татарстан Республикасының балигъ булмаган балалар белән эшләү идарәсе башлыгы),  Масалимов Ильяс Габделхак улы (Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасында начальник урынбасары), Мухаметгалиев Искәндәр Габделвәли улы (Алабуга дәүләт педагогия университетының тарих фәннәре укытучысы, доцент, социалогик фәннәр кандидаты, РФ  дәрәҗәсендәге бик күп бүләкләр иясе:  медаль «За безупречную службу», «За отличные успехи», «За доблестнуюслужбу», Почет Грамотасы(МВД РФ), Гарифуллин Искәндәр Мингата улы (Татнефть ачык акционерлык җәмгыятендә баш  хисапчы), Мингатин Дамир Хәсән улы (район үзәк больницасында фтизиатр), Хайруллин Самат Нуриәхмәт улы (Чирмешән районы  ЮХИДИ начальнигы,милиция полковнигы), Хайруллин Шәүкәт Нуриәхмәт  улы(Центр профессиональной подготовки ГИБДД и МВД по РТ, заместитель начальника, полковник милиции).һ.б. Югары Кәминкә урта мәктәбенең яңа бинасына  “Татнефть ачык акционерлык җәмгыяте”нең баш хисапчысы  Югары Кәминкә авылыннан, үзебезнең мәктәп  укучыбыз, Гарифуллин Искәндәр Мингата улының тәкъдиме һәм ярдәме белән 1999нчы елның 10нчы июнендә нигез салына2001нче  елның 30нчы августында яңа мәктәп бинасы үзенең беренче 92 укучысын кабул итә.

 

Мәктәп төзелешен “Татнефть ачык акционерлык җәмгыяте” финанслый. Генераль директоры-Таһаутдинов Шәфәгать Фахразый улы. Чирмешән районы хакимият башлыгы Шакиров Минсәгыйть Закир улы төзелешкә җитәкчелек һәм зур булышлык күрсәтә. Район мәгариф бүлеге башлыгы- Закиров Алмаз Закир улы Мәктәпнең беренче  директоры -Нургатин Минәсхәть Минәхмәт улы. Завучы-Шайдуллин Габдулла Гомәр улы. Инде яңа мәктәп тә 10 чыгарылыш укучыларын зур тормыш юлына озатты. Бүгенге көндә мәктәптә 59 бала белем ала. Киләчәктә бу укучылардан да данлыклы, илгә-көнгә кирәкле кешеләр чыгар дип өметләнәсе килә.

 

 

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!