Сайт села Верхняя Каменка

Кавказский конфликт

2 февраля 2012
Поделиться:

 Кавказ сугышында һәлак булган авылдашыбыз 

 Кавказ сугышында һәлак булган авылдашыбыз 

 

 

Илдар Муса улы Ногманов  (20.06.1979-6.09.1999) аларны Дагыстанга кереп урнашкан законсыз хәрби банда берләшмәләрен юк итү өчен кертәләр. 6 сентябрьдә, Буйнак шәһәреннән ерак булмаган  Бодлер районындагы Чабанмахи авылы ягыннан көтелмәгән һөҗүм башлаганда, Илдар зенит батареясы янында була. Боевиклар безнең подразделение  урнашкан җирне  көчле  утка тотуга да карамастан, ул югалып калмый, һөҗүм итүчеләргә каршы туры наводка  белән   ут  ачып, дошманның биш  сугышчысын һәм аларның гранатомет расчетын юк итә. Боевикларның снайперы  шул чакта утын Илдарлар  расчетына күчерә. Егет авыр яра ала, ләкин шуңа да карамастан шәхси коралыннан  атуын туктатмый. Соңгы сулышын да автоматын кысып тоткан килеш дошман ягына караган хәлдә ала.  Шул бәрелештә күрсәткән  батырлыгы  өчен Ногманов Илдар Муса улы  (үлгәннән соң )  Мужество ордены белән бүләкләнә. Керкәледә алар яшәгән урам хәзер  Илдар Ногманов исемен йөртә.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!