Сайт села Верхняя Каменка

История села

2 февраля 2012
Поделиться:

 Югары Кәминкә авылы Чирмешән авылыннан 18 км төньякта Олы Кәминкә елгасы буенда урнашкан. 1710 нчы елдан билгеле. 1860 нчы елга чаклы аның халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кертелгән. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.1859 нчы елгы мәгълүматларга караганда, Ю.Кәминкә авылында мәчет булган, ләкин аның кайчан төзелгәнлеге тәгаен билгеле түгел, тик 100 елдан артык булганлыгы гына Уфа дәүләт архивы материалларында күрсәтелгән. ХХ гасыр башында бу авылда ике мәчет, 2 мәдрәсә, тегермән һәм вак-төяк сату лавкасы булган. Бу периодта авыл общинасының җире 1664 дисәтинә була.

1920 нче елга кадәр бу авыл Казан губернясының Чистай өязе, Күтәмә олысына багланышлы була, аннан ТАССРның Чистай кантоны составына күчә. 10.08. 1930 елдан Беренче Май, 01.02.1963 нче елдан Лениногорск һәм 12.01.1965 елдан Чирмешән районнары составына кертелә.

1782 елда авылда 29 җан башы ир-ат теркәлгән булса, 1859 елда - 635, 1897 нче елда -1344, 1908 нче елда -1590, 1920 нче елда -1520, 1926 елда - 1610, 1949 елга -660, 1958-671, 1970-774, 1979- 641, 1989-393 кеше була.

Ибрай Каргалы (Керкәле) авылы Чирмешән авылыннан 18 км төньякта Олы Кәминкә елгасы кушылдыгы буенда урнашкан. Авылга XVIII гасырның беренче яртысында нигез салынган. 1860 нчы елга чаклы аның халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кертелгән. Игенчелек, терлекчелек һәм балта эше белән шөгыльләнгәннәр. ХХ гасыр башына Ибрай каргалы авылында мәчет һәм мәдрәсә була. Бу чорда  авыл халкының имана җире 929 дисәтинә була. Административ бүленеше Югары Кәминкә авылыныкы шикелле. 1782 елда 72 җан башы ир-ат була.

2000 нче елга Ю.Кәминкә авылында барысы 375 кеше теркәлә. Авыл халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Урта мәктәбе, китапханәсе һәм мәдәният йорты бар.

Кызылъяр (Красный Яр) авылы, Чирмешән авылыннан 16 км төньякта Олы Кәминкә елгасының башланган җирендә урнашкан. 1920 нче елларның беренче яртысында нигез салына. Барлыкка килгән чорда ук авыл Казан губернясының Чистай өязе Күтәмә олысына карый, аннан ТАССРның Чистай кантоны составында була. 10.08. 1930 елдан Беренче Май, 01.02.1963 нче елдан Лениногорск һәм 12.01.1965 елдан Чирмешән районнары составына кертелә. 2002 елда монда барысы 59 кеше (татарлар) яши. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәләр. 

 1926 нчы елда авылда 165 кеше теркәлсә, 1949 елда -192, 1958 нче елда -162, 1970 елга -208 кешегә җиткән. 1979 елда-176 кеше һәм 1989 нчы елда 101 кеше була.

Авыл советлары барлыкка килгән чорда бу авыллар барысы да Югары Кәминкә авыл советына караганнар.