Сайт села Верхняя Каменка

Афганская война

20 мая 2011
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 2094
Поделиться:

 

Әфган сугышында катнашучы авылдашлар 

 

 


 Вәлиуллин Камил Касыйм улы 1967 нче елның 12нче марты көнне Чирмешән районы Ибрай Каргалы авылында дөньяга килә. 1984 тә Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлагач БИПТка (Бөгелмә индустриаль педагогик техникум) укырга керә. 1985 нче елның ямьле яз аенда Камилне хәрби хезмәткә алалар. Хәрби өйрәнүләрне ул Хабаровск өлкәсендә үтә, чик сакчысы була. Өйрәнүләрдән соң аларны Әфганстанга – Гират провинциясенә (Инжир) озаталар. Тыныч тормышта үсеп, беркемгә дә кирәкмәгән сугышларда булып, үлем белән күзгә- күз очрашып, иптәлшәренең үле гәүдәләрен әти-әниләренә кайтарып тапшыру кебек ямсез вакыйгалар Камилнең күңеленнән һич китмәс! 


 Камалетдинов Раил Галиагъзам улы 1959 нчы 26 нчы маенда гаиләдә икенче бала булып туа. 1967нче елда урта мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. 1977 нче елда урта мәктәпне тәмамлап Лениногорск шәһәрендә шоферлар кусын үтә. 79 нчы елда хәрби хезмәткә алынып Ашхабат шәһәренә барып эләгә. Хезмәтенең ел ярымын шунда уздыра һәм шәфкатьсез Әфган сугышы башлангач аңа яу  кырына беренчеләр булып керергә туры килә. Гират шәһәрендә алты ай сугыша.  Хезмәт вакыты тәмамлангач, яъни, 1981 нче елда ул исән-сау авылга әйләнеп кайта.


 Сафиуллин Рәфис Гафиулла улы 1983 нче елда хәрби хезмәткә алына. Ташкент шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтә. Аларны аннан Әфганстанның башкаласы – Кабул шәһәренә озаталар. Иске Шендант провинциясендә хезмәт итә башлый. Аңа Әфганстанның берничә шәһәрендәге сугышларда катнашырга туры килә: Кабул, Мазари Шариф,Пулхумри, Хайратон...Суы да булмаган эсселек +450 С ка җиткән комлы далаларда дошман белән күзгә-күз очрашкан. Ком барханнары арасында палаткаларда яшәргә, түбәдә торган чүл кояшыннан ут кебек кызган машина белән идарә итеп иптәшләрен дә, үзен дә дошманнансакларга да, аларны юк итәргә дә туры килгән.  Ике елдан соң гына (1985) исән-имин әйләнеп кайта.  


 Ханәфиев Шәүкәт Вәлиәхмәт  улы 1983нче елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тшмамлый. Бер елдан соң, 1984 нче елның көзендә армия сафларына алына. Хәрби өйрәнүләр, укулар, чыныгулар Ашхабадта уза.  1985 нең апрель аенда Әфганстанга җибәрәләр. Сугыш шартларында сержант званиесе булган егеткә үзен генә түгел, ә  кул астында булган башка хәрбиләрнең дә иминлеген тәэмин итәргә кирәк була.” Анда күргәннәрне башкаларга сөйләп тә, язып та аңлатып бетерә торган  түгел. Яп-яшь булуыма карамастан миңа чын сугышны күрергә, күрергә генә түгел эчендә йөрергә, бик күп тапкырлар үлемнән калырга туры килде. "За боевые заслуги” медале белән бүләкләндем. Туган авылыма исән-сау 1986 нчы елның 20 нче нояберендә  әйләнеп кайта алдым”- дип искә ала сержант Ханәфиев.


 Мәсәллимов Фәндәс Рәшит улы 1968нче елның15нче августында Кызыл Яр авылында туган. 1975-1985нчы еллар- Югары Кәминкә урта мәктәбендә белем алу вакыты. 1985-1986нчы елларда Әлмәт шәһәренең 65нче проф.тех  һөнәр мәктәбендә автослесарь белгечлеген үзләштерә. 1986 нчы елдан УТТ-1 дә автослесарь булып эшли башлый. 1987нче елның 16 нчы маенда Фәндәсне хәрби хезмәткә чакыралар. Алты ай өйрәнүләр үтүгә аларны Әфганстанга җибәрәләр. 01.11.1987 - 15.02.1989 нчы вакыт аралыгы Әфганстандагы сугышта катнашу  чоры. 1989 нчы елның 9 нчы апрелендә демобилизацияләнә


 Ногманов Шамил Гайса улы Ибрай Каргалы авылында туа. 1985нче елда СССР тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый.Шамил Гайса улы көнчыгыш илләре буенча әзерләнә һәм алар төркеме тулысынча диярлектәрҗемәчеләр буларак Әфганстанга җибәреләләр. Шамил Төньяк Әфганстанның Мазари Шәрифтагы Совет консульствосына эләгә. Ул монда тәрҗемәче эшеннән кала визалар бүлеге хезмәткәре вазыйфаларын да башкара. Шул һәм башка эшләрне тырышып  уңышлы башкарганы өчен Шамил Гайса улын КГБ чик гаскәрләренең Урта Азия Махсус батальионының мактау грамотасы белән дә бүләклиләр. Союзга кыска вакытлы ялга кайтып килә. 1988 елның январеннан ГКВЭСның кайбер берләшмәләре кыскартыла һәм безнең авылдашыбыз исән-имин илгә кайта. Бер елдан соң, 15.02.1989 Әфганстаннан безнең гаскәрләр дә чыгарыла һәм ГКВЭС та эшен туктата.    


 Хөснелгатин Илфак Фоат улы Керкәле авылында 1920.06.1966 елда туа. 1983нче елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлый. Бер елдан соң,1984нче елның көзендә армия сафларына алына. Хәрби өйрәнүләр,укулар чыныгулар Ашхабадта? уза. Кече сержант Хөснелгатин классташы Ханәфиев Шәүкәт Вәлиәхмәт улы белән бер полкта була. Әфган җиренә дә бергә кертеләләр, бергә хезмәт итәләр. Аңа да 1986нчы елда исән-имин туган җиргә кайтулар насыйп була.


 Гарифуллин Рашат Рамазан улы 1987 елның декабрь башында хәрби хезмәткә алына. Башта ук Төрекмәнстанның Керки шәһәрендәге чик сакчылары гаскәрләренә билгеләнә. Кара Кум чүлендә 3 айлык хәрби әзерлек курслары уза һәм Әфганстанның Шиберган шәһәренә озатылалар. Монда икенче номерлы мото-маневр төркеме оештырыла. Аларга Шиберган шәһәрен саклау, килүче-китүче хәрби һәм башка колонналары озата йөрү бурычы куела. Шул хезмәттә өч ай вакыт үтә. Аннан соң Союзга- кабат Керки шәһәренә кайтаралар. Кабат хәрби өйрәнүләр, кирәкле урынга /точкага/ верталетлар белән тиешле моментка илтеп куеп, хәрби бурычны үтәүгә алып та китә торган булалар. 1989 нчы елның декаберендә авылга кайта.