Сайт села Верхняя Каменка

Вәгазьләр

24 января 2014
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 1267
Поделиться:

 

Безне алда ни көтә?

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

       Аллаһы Тәгалә үзенең китабында болай дип әйткән: "Әй, Мөхәммәд, синнән рух, җан хакында сорыйлар. Син әйт, рух, җан ул Аллаһы Тәгаләнең яраткан бер барлыгыдыр һәм сезгә җан турында бик аз мәгълүматлар бирелде". Кешелек дөньясын бик күп сораулар борчый: "Үлгәннән соң тормыш дәвам итәме? Җан, рух дигән нәрсә бармы? Бу фани дөньядан үткәннән соң, дөнья тормышы белән аерылганнан соң адәм баласының гомере дәвам итәме?" һ.б. Җир йө-зендәге бөтен диннәр үлгәннән соң гомернең дәвам итүе хакында сөйлиләр һәм шушы диннәр арасында иң хак, пакь Ислам дине дә кеше гомеренең үлеп киселү түгел, бәлки башка бер тормышка, башка бер дөньяга аерылуы, күчүе хакында хәбәр итә. Әлбәттә, үлгәннән соң черибез, юкка чыгабыз диючеләр дә бар. Пәйгамбәребез (с.г.вэс.) вакытында да андый кешеләр булган.

       Бервакыт пәйгамбәребез Мөхэммэд (с.г.вэс.) җәннәт һәм җәһәннәм турында, үлгәннән соң Аллаһы Тәгалә хозурында җавап бирү хакында сөйләгәндә, бер кеше килде, аның кулында черек сөяк иде. Ул аны тузан хәленә китерде һәм пәйгамбәребезнең йөзенә өрде. "Әй, Мөхэммэд ни өчен син кеше башын катырасың? Шушы сөяк тузан хәленә килгәннән соң аны кемдер терелтә, аңа җәннәт яисә җәһәннәм бирә дип, җәннәт һәм җәһәннәм бар дип кешеләрне бутыйсың,"—диде. Ләкин Мөхэммэд (с.г.вэс.) һич каушамады, Аллаһы Тәгаләнең сүзләре белән җавап бирде: "Әй, адәм баласы карамыймы, күрмиме? Әй, адәм баласы уйланмыймы? Без аны бер тамчы судан бар кылдык, һәм үзенең бер тамчы судан яратылганлыгын онытып, ул "мине кем терелтсен" дип сорау бирә". Башка бер аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә, көченә ни өчен шикләнәсез? Сез үле идегез түгелме? Шушы дөньяда гомерегез беткәннән соң, ул сезне кабаттан үтерде, соңыннан кабат чыгарыр".

     Адәм баласы ике әйбердән яратылгандыр: беренчесе— аның гәүдәсе, ул җир матдәләреннән яратылган, һәм икенчесе — шул гәүдәне хәрәкәтләндерүче җаны. Аллаһы Тәгалә моның хакында да әйтә: "Әй, кешелек дөньясы, без сезне җир матдәсеннән, җир кисәкчекләреннән яраттык һәм шушы дөньяда гомерегез беткәннән соң, сезне киредән җиргә кайтарырбыз, ягъни тән череп җир матдәләре киредән җиргә сеңәр, Кыямәт көнендә сезне тагын бер мәртәбә шушы җирдән чыгарырбыз". Пәйгамбәребез Мөхэммэд (с.г.вэс.) хәдисләрендә кешенең яңа гына фани дөньядан аерылганнан соң нинди тавышлар, нинди авазлар ишетүе хакында хәбәр бирә. "Шушы дөньядан үткән, гәүдәсеннән җаны аерылган бәндә һавада өч төрле аваз ишетәчәк:

       "Әй, адәм баласы, син дөньяны калдырдыңмы, яисә дөнья сине калдырдымы!?—"Әй, адәм баласы, син дөньяны җыеп бетерә алдыңмы, яисә дөнья сине кабергә җыеп салдымы!?"—"Әй, адәм баласы, син дөньяны үтерә алдыңмы, яисә дөнья сине үтердеме!?"

       Гәүдәне юар өчен тагаракларга куйганнан соң, юганнан соң җан тагын өч төрле аваз ишетәчәк икән: "Әй, адәм баласы, кая синең шушы көчле гәүдәң, йөри торган аякларың, тота торган кулларың, тэмле-тэмле итеп сөйли торган телең? Ни өчен бүген аякларыңны да, кулларыңны да, телеңне дә селкетә алмыйсың?"—"Әй, адәм баласы, син бүген бик ерак сәфәргә китәчәксең". "Әй, адәм баласы, син бүген өеңнән чыгачаксың һәм бүтән бер тапкыр да өеңә кайтып керә алмаячаксың".

       Тәнне җеназа укырга дип күтәреп алып киткәннән соң, адәм баласы башка өч төрле аваз ишетер: "Әй, адәм баласы, синең хәлең ни күркәм хәлдер, әгәр син шушы дөньядан тәүбә белән чыккан булсаң". "Әй, адәм баласы, синең хәлең ни күркәм хәлдер, әгәр син шушы кыска гына гомереңдә Аллаһ ризалыгын алган булсаң". "Әй, адәм баласы, синең хәлең ни үкенечле хәлдер, әгәр син кыска гына гомерендә Аллаһ Сүбхэнэһү вә Тәгаләнең ачуын алган булсаң".

       Мәетне җеназа укытыр өчен куйганнан соң, җан икенче төрле өч аваз ишетәчәк: "Әй, адәм баласы, син бүген дөньяда эшләгән бөтен гамәлләреңне күрәчәксең". "Әгәр дә синең эшләрең изгелек булса, синең нәтиҗәң дә хәерледер". "Әгәр синең эшләрең гөнаһтан башка әйбер бул-маса, синең нәтиҗәң дә хәерледер".

      Җаны чыккан гәүдәне кабергә кертер өчен кабер янына куйганнан соң, адәм баласы тагын өч төрле аваз ишетәчәк икән: "Әй, адәм баласы, нәрсә әзерләп килдең шушы кабер чокыры янына?" "Әй, адәм баласы, нәрсә әзерләп килдең шушы караңгы йортка?" "Әй, адәм баласы, изгелектән нинди байлыкны алып килдең шушы фәкыйрьлек йортына?"

      Шушы үле гәүдәне күмгәннән соң, мәңгелеккә кабер ишекләрен япканнан соң, адәм баласы җирдән үзенчәлекле мәгънәви бер аваз ишетәчәк: "Әй, адәм баласы, син минем өстемдә көлеп йөрдең, ләкин минем эчемдә елап калдың". "Әй, адәм баласы, син минем өстемдә шатланып йөри идең, гөнаһны шатлана-шатлана эшли идең, ләкин минем эчемдә кайгыда калдың". "Әй, адәм баласы, син минем өстемдә сөйләп йөри идең, ялганны, гайбәтне аермый идең, ләкин бүген синең телең туктап калды".

      Җаны чыккан гәүдәне күреп, туганнары, дуслары аны каберстанда калдырып киткәннән соң, Аллаһ Сүбхэнэһү вә Тәгалә үзенең бәндәсенә эндәшеп әйтер икән: "Әй, бәндәм, сине үзеңне генә калдырдылармы? Син "хатыным, балаларым, туганнарым, дусларым" дип гөнаһ эшли идең, ләкин алар бүген сиңа ярдәм кулы суза алмадылар, сине шушы караңгы кабер чокырына калдырып киттеләр. Син иман белән, изгелек белән килгән булсаң, синең нәтиҗәң дә хәерледер. Син шушы кабергә имансыз һәм гөнаһ белән килгән булсаң, синең хәлең дә газаптыр".

       Әлбәттә, шушы хәдистә сурәтләнгән хәлләр, әйтелгән хәбәрләр беркөнне һэрберебезнең башыннан үтәчәк, беркөнне шушы фани дөньядан аерылганнан соң һәрберебез әлеге авазларны, тавышларны, мәгънә тулы җөмләләрне ишетәчәк.

Мәхмүт Шәрәфетдинов, РИУ мөгаллиме.

Гаилә серләре.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

        Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) гаилә эчендә һәрбер кешенең хакы булырга тиешлеге хакында һәм бер кешенең хакы икенчесенә караганда зуррак, өлкәнрәк булырга тиешлеге турында түбәндәге хәдистә белдерә. “Белеп торыгыз, хатын-кызларның өстендәге хакларның иң зурысы — ир хакы, ә инде ирләрегез һәм хатыннарыгыз өстендә булган хакларның зурысы — әни хакы”,— дип әйткән пәйгамбәребез (с.г.вәс.). Димәк, әгәр дә гаилә эчендә ирләр һәм хатыннар бергә-бергә гомер кичерәләр икән, хатыннары ирләренә буйсынырга тиеш була. Халкыбыз теле белән, гадирәк рәвештә әйтсәк, бу сүзләр болайрак яңгырар: “Ир — баш, хатын — муен”. Әмма ләкин, җәмәгать, шуны да истә тотарга кирәк, әле бер генә башның да үзенең муеныннан башка, үзенең терәгеннән һәм таянычыннан башка бер якка да хәрәкәт итә алганы юк. Шуңа күрә ирләребезнең чын мәгънәсендә баш булулары өчен, гаилә хакында кайгыртуы өчен күп очракта хатынна-рыбызның киңәш, үгет-нәсихәт белән ярдәм итүләре сорала. Ә инде әни хакына кагылган вакытта, шуны әйтеп китәрбез, гаилә эчендә иң зур хак, ул да булса әниләребезнең хакы. Әниләребез үзләренең балаларын, угылларын һәм кызларын ризык белән тәэмин итеп, тәрбия кылып һәм йокысыз төннәрне үткәреп, авызларыннан өзеп каптырган ризыкларны кызганмаган хәлдә нәкъ менә иң зур хөрмәткә лаек булган затлар икән. Пәйгамбәребез (с.г.вәс.): “Җәннәт әниләрегезнең табан асларында”,—диде. Димәк, әниләребезгә ихтирам белән без җәннәткә булган юлыбызны тагы да җиңеләйтәбез икән. Гаилә эчендә өлкәннәрнең хакы гына түгел, ә бәлки яшьләрнең, кечкенәләрнең дә хаклары булырга тиеш. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.вәс.) тагын бер хәдисендә: “Бездән, мөэминнәрдән, мөселманнардан түгелдер шул кеше, кем дә кем сабыйларның, яшьләрнең ихтирамын белмәсә, аларга рәхим, шәфкать күрсәтмәсә. Алай гына түгел, өлкәннәрнең, зурларның, әти-әниләрнең хакларын белмәсә”, — диде. Өлкәннәрнең генә түгел, ә сабыйларның да хаклары булырга тиеш. Өлкәннәрнең хаклары аларга ихтирам белән бәйле булса, яшьләрнеке ничек итеп билгеләнә соң? Бирелгән тәрбия нигезендә. Аларга тәрбия бирү нәтиҗәсендә без үзебезгә киләчәктә күркәм орлыклар салып калдырып, алда татлы җимешкә өмет итәргә мөмкин икән.

       Әүвәлге япон хикәяләренә күз салсак, аларда ямьсез бер күренешнең хөкем сөргәнен белербез: зәгыйфьләнгән картларны кадерләп, хөрмәтләп тәрбия кыласы урында, аларны арбага яисә чанага салып, авыл читендәге тауга алып барып, таудан түбән тәгәрәтеп җибәргәннәр. Әлеге риваятьтә мондый вакыйга сурәтләнә. Бер ата үзенең малаен ияртеп, картайган атасын арбага салып, авыл читенә юнәлә. Билгеле инде, максатлары — атасының әҗәлен җиткерү була. Мескен картны тәгәрәтеп җибәргәч, ата үзенең улына мөрәҗәгать итеп сорый: “Улым, бабаңны ташладык, инде арбаны да артыннан ташлыйк?” Малае: “Юк, әтием, арбаның кирәге чыгар әле, синең дә картаясы көнең бар бит”,—дип җавап бирә. Димәк, һәрбер мөнәсәбәт кире әйләнеп кайтачак. Өлкәннәребезгә булган мөнәсәбәтебез үзебезнең балаларыбыздан иртәме соңмы әйләнеп кайтачак. Аллаһы Тәгалә һәрбарча гаилә “әһелләренә, өлкәннәргә һәм яшьләребезгә карата, ирләргә һәм хатыннарга карата күркәм мөнәсәбәт саклаган хәлдә, әдәп-әхлак кануннары нигезендә яши алуларыбызны, шул гамәлләребез нәтиҗәсендә Аллаһның рәхмәтенә ирешә алуларыбызны җөмләбезгә насыйп әйләсен.

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев.

Җәннәт капкалары ачылган ай - Рамазан!

Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбихи әҗмәгыйин.

Заманнарны үзгәртүче, яздан соң җәйләрне, көздән соң кышларны китерүче, бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә күңелебез түрләреннән чыккан салават шәрифәлә-ребез ирешсә иде. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә салләмгә иң читен вактыларында Ислам дине өстен булсын дип булышкан сәхабәләрнең, табигыйннарның, дингә өйрәткән газиз болгар бабаларыбызның рухларын шат кылса иде.

Бүген сез ишетәчәк вәгаземдә Рамазан һәм ураза хакында әйтеп узарга телим. Үзен мөэмин-мөселман дип санаган һәр кеше Рамазан аен шатланып, шөкер итеп каршылый. Чөнки бу айда без ураза тотабыз. Мәгълүм ки, ураза тотучыга ике зур шатлык хисе кичерергә насыйп була. Беренчесе – ифтар вакытында авыз ачканда, икенчесе – кыямәт көнендә Раббысы каршында.

Билгеле булганча, адәм баласы әйбер юкка чыккач кына аның кадерен белә. Шулай ук авыру кеше дә сау кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак аңлый. Шунлыктан ураза тоту һәр кешене уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, бүгенге көндә ашамыйча тору артык зур кыенлык тудырмаска да мөмкин, әмма хәрамнан тыелып яшәү күпләр өчен авыр һәм кирәкмәгән эш булып тоела. Бүгенге көндә шунысы сөендерә, ураза тотучыларның саны көннән-көн арта бара. Бик күпләр нәкъ менә әлеге фарыз гамәл аркылы динне тулысынча кабул итә. Бу гаҗәп түгел, чөнки үзенең ихтыяр көчен ураза тотуга буйсындырган кеше башка сынаулар алдында да бирешми.

"Кем яла ягуны, бозыклык сөйләүне һәм шундый тискәре гамәлләр кылуны ташламаса, белсен, ул кешенең ризык, судан тыелуында әҗер юктыр", - диелә мөбәрак хәдистә. Әйе, кеше иң элек үзенең уй-фикерләрен, ниятен, кылган гамәлләрен кайгыртырга тиеш. Әмма никадәр сәер тоелмасын, адәм баласы һәрвакыт тыелган гамәлләргә омтыла, күпләр өчен дөрес яшәү түзә алмаслык михнәткә әверелә. Без үзебезне акыллы итеп тоябыз һәм һәрвакыт, һәрнәрсәдә өстен калырга тырышабыз. Ләкин Аллаһ кушканча яшәмәү нинди нәтиҗәләргә китерде соң? Эчкечелек, зина кылу, кан түгүләр һ.б. – болар барысы да адәм баласының динсез, имансыз яшәвеннән барлыкка килде.

Шулай итеп, кешелек җәмгыяте 21 нче гасырны бик күп чишелмәгән кыенлыклар белән башлады. Әлбәттә, мондый вәзгыять күпләрне уйланырга мәҗбүр итә.

Рамазан аенда кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясау тиешле. Чөнки Рамазан – күңелләр нечкәрә торган ай, сабырлык ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә, менә шушы сүзләрне әйтте: “Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһыдан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһыга ирештереп торалар”.

Бу ай гафу итү ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм безгә шулай ук тагын Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы да өйрәтте:

“Әллааһүммә әнтә гафүввүн. Түхиббүл-гафвә. Фәгъфү ганнәә” – “Йә, Раббым, Син гафу итүче Зат, гафу итүне сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит”.

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримендә әйткән:

فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ

“И, иман китергән бәндәләрем, Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”.

Бер елда унике ай, шуның берсе – изге Рамазан ае. Бу айда Аллаһы Тәгалә безнең иманнары-бызны, ихласыбызны һәм Аңа булган мәхәббәтебезне ризык һәм башка нәрсәләрдән тыю белән сыный.

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү саваплы эш, аны башта ана телебездә әйтәбез: "Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка". Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: "НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘ-ДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ". 15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.

Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: "Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл", – дип ихластан әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: "ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ВӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ВӘ ГАЛӘЙКӘ ТӘВӘККӘЛТҮ ВӘ ГАЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТӘРЪТҮ ФӘГЪФИР ЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘӘРУ МӘӘ КАДДӘМТҮ ВӘ МӘӘ ӘХХАРТҮ".

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһының ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз. Әлхәмдү лилләһ, сынатмыйбыз, уразаларыбызны тотабыз. Намазга басып өлгермәгән кешеләр дә ураза тоталар. Алар: “Безнең тоткан уразаларыбыз кабул булырмы икән?” – дип кайгыралар. Әлбәттә, тотсыннар. Шушы тоткан уразалары бәрәкәтендә иман-ихласлары артып, Аллаһ рәхмәте белән намазга да басарлар. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримендә безгә җиңеллек тели, авырлык теләми, һәрбер нәрсәнең пычрагы була. Без күңелебездә булган кайбер кара нәрсәләрне Аллаһыга зикер белән, тәсбих, намаз белән чистартабыз. Тәннәребездәге кирәкмәгән нәрсәләрне елның бер аенда ураза тотып чистартабыз. Ләкин без фарыз, нәфел уразаларны бөер-бавырларны чистарту өчен түгел, ә Аллаһ риза булсын дигән ният белән тотабыз. Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:

“Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, – диелгән Рәсүлебезнең хәдис-шәрифендә. Бу бик зур сөенеч. Рамазан аенда сафланган күңелләребезне дөньяви мәшәкатьләр белән бозмыйча яшәргә язсын. Бүгенге көндә белмәдек, ишетмәдек дип әйтә алмыйбыз. Шөкер итәрлек мөмкинлекләребез бар. Күп нәрсә үзебездән тора.

Рамазан аенда фитыр сәдакасы, зәкәт бирелә. Еллык бурычлар түләнә. Безгә үзара мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга кирәк. Бер-беребезгә итәгатьлелек һәм кече күңеллелек күрсәтик. Шулай ук нинди генә милләттәге, нинди генә диндәге кешеләр очраса да, алар белән дә күркәм мөгамәләдә булыйк. “Карагыз, Ислам дине нинди тынычлык дине икән, нинди гаделлек, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек дине икән”, – диярлек булсын.

Газиз кардәшләрем, без бу көтеп алган аебызны гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тиешле. Вөҗданыбыз, ниятебезне дөреслик. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә хәмде-сәнә шөкраналарыбызны әйтик. Бүген җөмһүриятебездә булган иминлек-тынычлыкка, муллык өчен дә Җәнәбел Хакка меңнәрчә рәхмәтләребезне белдерик. Аллаһы Тәгалә киләчәктә барыбызга да динебез өчен, милләтебез өчен, ватаныбыз өчен хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп итсен. Һәрберебезгә бәхет-сәгадәт, авыруларга хәерле шифалар, динсезлектә йөрүче бәндәләрнең күңелләренә һидәят нурын бирсен. Уразаларыбызны әйбәт кенә уздырып, тәравихларыбызны үткәреп Рамазан гаетендә дә очрашырга язсын. Шушы айда укылган намазларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, догаларыбыз Җәнәбел Хак хозурында кабул булса иде. Мөгаллим яисә шәкертнең, имам яисә мәчет әһеленең, түрә яисә хезмәтченең, бай яисә ярлының, ир яисә хатнның, әти-әни яисә баланың, барча-барча кешеләрнең дә нинди генә изге теләкләре, изге ниятләре булса да, шуларга ирешергә насыйп әйләсен.

Рамазан ае котлы булсын!

Вәссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ.

 

Хөрмәт һәм изге догалар белән Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары

Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый

Ураза гаете вәгазе

        Безне һидәяткә күндергән, күңелләребезгә иман нурын иң зиннәтле нәрсә итеп урнаштырган Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде сәнә мактауларыбыз булса иде. Мәчет, һидәят, иман юлын таба алмаган булыр идек, әгәр дә Аллаһы Тәгалә безне туры юлга күндермәгән булса. Иманда, Исламда туганыбызга, Коръән-Кәримне укырга һәм аның белән гамәл кылырга мөмкинлек биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә меңнәрчә шөкраналарыбызны, хәмде сәнәләребезне белдерәбез. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә, аның Әсхәбе Кирамнарына, табигыйннарга күңел түреннән чыккан рәхмәт-салаватларыбыз булса иде. Ислам динен күз нурыдай саклап безгә тапшырган газиз әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә шушы гает көнендә догаларыбыз сәлам булып барса иде. Госелләнеп, тәһарәтләнеп, күңелләрен, киемнәрен пакьләп, "Аллаһы Тәгалә әмерен, өстемдәге фарызны үтим, гает намазында катнашыйм, мөселман кардәшләрем белән күрешим, ай буе ураза тотканнан соң, шатлыгым белән уртаклашыйм", дигән ният белән Аллаһ йорты — мәчеткә гает намазына килгән газиз мөселман кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

       Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, догаларыбыз, игелекләребез Аллаһ хозурында кабул булсын. Әлхәмдүлилләһ, шушы шатлыклы көнгә — гает көненә җиттек. Аллаһы Тәгалә иманыбызны. Аңа карата булган мәхәббәтебезне ачлык белән сынады. Ризыктан гына тыелу түгел, бәлки, бозык, ялган, уен-көлке сүзләрдән, гайбәттән, кеше рәнҗетүдән Аллаһы Тәгалә безне ай буе тыеп торды.

       Әлхәмдүлилләһ, бу Рамазан аенда тагын унбер айга җитәрлек дәрес алдык. Бүген шәүвәл аеның беренче көне, сынатмадык, уразаларыбызны тоттык һәм бәйрәмгә ирештек. Кайбер бәндәләр хәрамнан тыела алмаган вакытта, без хәләл булган ризыкларыбыздан тыелып тордык. Көннәр кыска, ризыклар мул булса да, ураза тоту — барыбер зур сынау. Кемдер бәлки җиңел дип тә әйтер. Әйе, иманнары нык булган кешеләргә ураза җиңел бирелә. Иманнары зәгыйфь булганнарга авыррак булгандыр. Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны, Аңа булган мәхәббәтебезне сыный.

       "Рамазан ае — ул шундый бер ай, шушы айда Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримне иңдерә башлады. Бәндәләрне һидәяткә ирештерә торган, хәләл белән хәрамны, ак белән караны, хак белән ялганны аера торган, безне туры юлга күндерә торган, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә торган Коръән-Кәрим шушы айда иңде”.

       "Кемдер сәламәт хәлендә шушы айны күрсә, ураза тотсын", — дип боерды Аллаһы Тәгалә. Сәламәт, бәлагатькә ирешкән кешегә ураза фарыз ителде. Авыру кешегә, сәфәрдә йөрүчегә, йөкле, бала имезүче, хәез, ^ифас күрүче хатыннарга Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә. Аллаһы Тәгалә адәм баласын беркайчан да көче җитмәгән нәрсәләр белән сынамый.

       Аллаһы Тәгалә сезгә уразаларны, намаз һәм башка төрле әмерләрне фарыз итеп, авырлыкны теләми, җиңеллек кенә тели.

       Динебез бик җиңел, әлхәмдүлилләһ. Аллаһы Тәгалә безне иң чиста, пакь, гадел һәм җиңел диндә яралтты, моңа шөкраналар кылырга кирәк.

       Елдан-ел ураза тотучыларның саны арта. Яшьләр, урта буын кешеләренең сафлары күбәя. Мәчетләребез тулып тора. Казаныбызда дүрт дистә мәчетебез бар, җөмһүриятебездә аларның саны меңгә җитә.

       Мөхтәрәм газиз кардәшләрем, бүген шәүвәл аеның беренче таңында бөтен дөнья мөселманнары кояш чыкканчы Аллаһы Тәгаләне олуглап, тәкбирләр әйтеп, мәчетләргә җыелдылар. Кайберәүләр әле беренче тапкыр гына килгәндер, икенчеләрне җәмәгатьләре, әти-әниләре өйрәтеп җибәргәндер. Кайберәүләрегез җылы мәчеттә утыра, икенчеләрегез урамда, суыкта басып тора. Барыбер бөтенегез бер булып, күңелләрегез нечкәреп, хуш булып, шатланасыз. Мөбарәк булсын килүләрегез, тоткан уразаларыгыз! Аллаһы Тәгалә һидәят нуры насыйп итсен!

      Аллаһы Тәгалә әйткән: "Ураза тоту белән шаять ки сез Аллаһыга якынаерсыз, күңелләрегез нечкәрер, калебләрегез тетрәр, тәкъва бәндәләрдән булырсыз". Әйе, кайбер кешеләр уразаны "бөер-бавырларым, ашказаным сәламәтләнер, ябыгырмын", дигән ният белән тотадыр, кайберәүләр намазларын да "әгъзаларым хәрәкәтләнсен, гимнастика булсын", дип укыйдыр, кайберәүләр исә хаҗга да "турист булып, дөнья күреп барып кайтыйм әле", дип бара. Ләкин әлеге фарыз гамәлләрне үтәгәндә ният — Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте булырга тиеш. Шулай булганда, Аллаһы Тәгалә ризалыгына да ирешербез, тән әгъзалары да сәламәт булыр, хаҗ да кабул булыр, иншә Аллаһ. Чөнки "һәр эш нияткә багланган". Ураза тотканда да кояш чыкканчы торып, ният әйтәбез:

        "Илаһи ният кылдым, йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен, әлеге сәхәрдән ахшамгача Рамазан уразасын тотмакка", - дип.

        Рамазан аенда изгелек кылып торасы гына килә. Башка айларда уйланып та эшләнмичә калган яхшы гамәлләрне эшләп өлгерәсе килә. Ятим-фәкыйрьләрне сөендерәбез, туганнарга барабыз, авыруларның хәлләрен белергә ашыгабыз.

       Рамазан ае - сынау ае, сабырлык ае, ризыкның кадерен белә торган ай, ач-ятимнәрнең, фәкыйрьләрнең, тол хатыннарның хәлен белә торган, аларга ярдәм итә торган, туганнарыбыз белән араларыбыз бозылса, алар белән дуслаша торган ай. Әлеге хөрмәтле аебыз узды да китте. Әле кичә генә беренче ураза көненә ниятләгән кебек идек. Шулай итеп айлар да, еллар да, гомерләр да узып китә. Дөньядан узган вакытта, җыйган малларыбыз кала, үзебез белән бары тик кылган изгелекләребез һәм гөнаһларыбыз гына барачак. Тоткан уразалар, укыган намазлар, кылган хаҗлар һәм башка игелекләр безнең белән барыр.

       Аллаһы Тәгалә Рамазан уразасы турында сөйләгән : сүрәдә әйткән:

Әгәр дә бәндәм, колым сораса: "Аллаһы Тәгалә догаларымны ишетәме икән?" - дип, белсен. Мин аңа бик якын (муен тамырына караганда да якынрак). Чын күңелдән сораучы кешенең сорауларын кабул итәм. Алар да Мин кушканнарны эшләсеннәр һәм Миңа иман китерсеннәр".

       Әлхәмдүлилләһ, сынатмадык, Аллаһ рәхмәтенә ирешкәннән соң, ай буе ураза тотканнан соң, тәравих намазларында төннәр буе, кичләр буе басып торганнан соң, гает шатлыгына да ирештек. 

Видеоролики по теме

Хәтер җепләре фильм

Хәтер җепләре...

27 июля 2015
2015 нче елның 23 нче маенда Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында Шәмсетдинов Ясәви Гафурҗан улының “Хәтер җепләре” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә китапны нәшер итүче...
Югалту (Татарча фильм)

Югалту (Татарча фильм)

26 октября 2014
"Югалту" - короткометражный игровой татарский фильм. Фильм "Югалту" рассказывает о взаимоотношениях людей, рассматривает вопросы родственных связей, сохранения языка, культуры в эпоху глобализации, показывает проблему разобщенности людей одной нации. Это важная тема, затрагивающая народы всего...
Кәҗә белән Сарык

Кәҗә...

10 апреля 2013
Мультфильм Объединения "Татармультфильм"
Смотр 2013 первый тур видео

Смотр 2013 первый тур видео

28 февраля 2013
Первый тур районного фестиваля "Туган як җәүһәрләре" начался выступлениями самодеятельных артистов в Доме культуры села Черный Ключ 19 февраля 2013 года. В зональном туре смотра художественной самодеятельности участвовали коллективы из пяти сел, в том числе и...
О поселении В Каменка

О поселении В Каменка

10 февраля 2013
Верхнекаменское сельское поселение Черемшанский район РТ Информационно развлекательный сайт с В Каменка и Черемшанского района www.vkamenka.ru