Сайт села Верхняя Каменка

Тәһарәт

27 января 2014
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 1249
Поделиться:

 

1. Тәһарәт алу рәвеше.
Аллаһы Тәгалә безгә дүрт төрле гыйбадәт фарыз иткән. Бу гыйбадәтләрнең берсе намаздыр. Ул көненә биш мәртәбә фарыз. Намаз өчен аерым рәвештә юынып алырга да кирәк. Аллаһы Тәгалә шулай кушкан. Намаз өчен юыну шәригатьтә “тәһарәт” дип йөртелә. Тәһарәтсез намаз уку дөрес түгелдер. Тәһарәт менә шул рәвешчә алына: гаурәтләрең таза булмаса, иң башлап шуларны тазалыйсың. Моңа “истинҗә” диләр. Истинҗә кылу өчен иң яхшы нәрсә судыр. Әгәр дә нәҗәсәт читкә җәелгән булмаса, таш, кирпеч кебек нәрсәләр белән дә истинҗә кылырга ярыйдыр. Гаурәтләрне тазалагач, Бисмилләһ әйтеп, тәһарәт алачагыңны күңелеңдә тотып, ике җиңеңне сызганасың да, өч мәртәбә беләзекләргә хәтле ике кулыңны юасың. Аннан соң, өч мәртәбә авызга су алып, чайкап ташлыйсың. Аннан соң, өч мәртәбә борыныңа су алып ташлыйсың. Аннан соң, өч мәртәбә бөтен битеңне юасың. Бит юганда сакаллы кеше сакал араларын да аралаштырырга тиештер. Аннан соң, өч мәртәбә терсәкләрең белән уң кулыңны юасың. Аннан, өч мәртәбә терсәкләрең белән сул кулыңны юасың. Аннан соң, ике учыңа яңадан су алып ташлыйсың да, учларың белән бөтен башыңны сыйпап чыгасың. Болай башны сыйпауга “башка мәсех кылу” диләр. Башка мәсех кылганда колакларга  һәм дә муенга да мәсех кылырга тиеш була. Моннан соң өч мәртәбә тубыкларың белән уң аягыңны, аннан, өч мәртәбә сул аягыңны юасың. Менә шуның белән тәһарәт алып беткән буласың.
Пәйгамбәребез тәһарәтне гелән диярлек менә шул рәвешчә ала торган булган. [Бу сүзебез белән югарыдагы рәвешчә тәһарәт алуның сөннәтчә тәһарәт икәнлеген искә төшереп китәбез: безнеңчә бу турыда шул кадәр җитәдер: тәһарәтнең сөннәт, мөстәхәб һәм әллә нәрсәләрен төзү катгыян дөрес түгелдер.] Сәхабәләр дә шулай ала торган булганнар. Ләкин тәһарәтнең дөреслеге вә тәһарәт булуы өчен ул дәрәҗәдә үк ныгытып юынмаганда да ярый: бер мәртәбә бөтен йөзне, бер мәртәбә терсәкләр белән бергә ике кулны, бер мәртәбә тубыклар белән бергә ике аякны юу һәм башның дүрт өлешеннән бер өлешенә мәсех кылу белән тәһарәт тәһарәт буладыр. Шушы дүрт нәрсәнең берсе генә калса да тәһарәт тәһарәт булмыйдыр. [Бу сүзләребез белән тәһарәтнең фарызларына ишарә кылып киттек. Безнеңчә боларны фарыз дип атамаска шулай гына кичәргә тиеш.] Ләкин тәһарәтне югарыда күрсәткәнчә тулы итеп алу саваплырактыр. Су азлык яисә вакыт тыгызлык кебек зарурат булмаганда, әлбәттә, шулай тулы итеп алырга вә күбрәк саваплы булырга тырышырга кирәк.

2. Читеккә мәсех кылу.
Тәһарәт алганда аяклар да юыла дигән идек. Ләкин һәр тәһарәт алган саен аякларны юу лязим түгел. Бер мәртәбә тәһарәт алып вә аякларыңны юып кисәң, икенче тәһарәт алганда читекләреңә мәсех кылу да җитәдер. Читекләргә мәсех кылу ошбу рәвешчә була: кулларыңны суга чылатасың да, өч урта бармакларыңны читекләреңнең баш тарафыннан йөзләренә яткырып тубыкларга кадәр тартасың. Шуннан соң, читекләргә өч сызык төшеп кала. Менә мәсех кылу шулай була. Мәсех кылу өчен читек булу гына шарт түгелдер. Итек, шиблит, су үтмәслек оек, итек урынында киелә торган киез итек, тубыкларны капларлык кәвеш кебек аяк киемнәренең барысына да мәсех кылу ярыйдыр. Аяк киеменең мәсехкә яравы өчен тубыктан астагы тарафында аякның өч кечкенә бармаклары сыярлык ертык булмаска тиештер. Мондый ертык яисә тишек булган аяк киеменә мәсех кылу дөрес түгелдер. Бер аяк киемендә вак тишекләр булып, бөтенесен җыйганда өч кечкенә аяк бармаклары сыярлык булса да мәсех кылу ярамыйдыр.
Өендә торган кешегә бер тәүлек, ягъни егерме дүрт сәгать буенча алган тәһарәтләренең барысында да мәсех кылу дөрестер. Сәфәрдә булган кеше өч тәүлек буенча читекләренә мәсех кыла аладыр. Мәсехнең мөддәте читекне кигән вакыттан хисапланмыйча, тәһарәт бозылган вакыттан хисапланадыр. Мәсәлән: берәү икенде намазында тәһарәт алып, аякларын юып читекләрен кисә, шул тәһарәте белән ахшам вә ястүләрне дә укыса, тәһарәте ястүдән соң гына бозылса, читекләренә икенче көннең шул вакытына кадәр мәсех кылу дөрестер.
Мәсех, мөддәте тулу белән, яисә аякның үкчәсе читектән кубып, тубыкка кадәр килү белән бозыладыр. Мәсех тәһарәтле вакытта бозылса, яңадан тәһарәт алу тиеш булмый, бәлки аякларны юу җитәдер.

3. Җәрәхәткә мәсех кылу.
Тәһарәт ала торган кешенең тәһарәт алганда юыла торган бер әгъзасы җәрәхәтле булып, аны юу зарар итә торган булса, ул әгъза юылмыйдыр. Бәлки юеш кул белән аңа мәсех кылу, ягъни сыйпау җитәдер. Әгәр дә мәсех кылу да зарар итә торган булса, өстенә ябылган чүпрәк, кәгазь кебек нәрсәләргә мәсех кылынадыр. Җәрәхәткә бәйләгән нәрсәгә мәсех кылу өчен аның тәһарәтле вакытта ябылуы шарт түгелдер. Кайчан ябылган булса да мәсех кылу дөрестер. Җәрәхәт өстендәге нәрсә алыну, яисә төшеп китү белән мәсех бозылмыйдыр. Җәрәхәт төзәлгәннән соң, өстендәге нәрсәгә мәсех кылу ярамый, бәлки юарга тиештер.

4. Тәһарәтне боза торган нәрсәләр.
Тәһарәтне ошбу нәрсәләр бозадыр: 1) Гаурәтләрдән нәҗес килсә. 2) Арттан җил килсә. 3) Җәрәхәттән кан, эрен, сары су кебек нәрсәләр акса. 4) Борын канаса. 5) Күздән лайлалы яшь килсә. 6) Авыз тулысынча аш косылса. 7) Аз булса да кан косылса. 8) Ятып яисә сөялеп йокланылса. 9) Һушсыз булынса. 10) Намаз эчендә кычкырып көленсә.

5. Гозерле кеше.
Бер намаз укып бетерерлек кадәр вакыт тәһарәтле булып тора алмаган кеше шәригать каршында гозерле кеше буладыр. Мисал: берәүнең борыныннан һаман кан килеп торса, яисә җәрәхәттән эрен кебек нәрсәләр агып торса, ул кеше гозерле кеше буладыр. Гозерле кешегә һәр намаз өчен тәһарәт алу тиеш буладыр. Шул намаз вакыты эчендә аңардан тәһарәтне боза торган нәрсә килеп торса да, тәһарәте бозылмаган саналадыр. Шулай ук андый нәҗес килү белән намазы да бозылмыйдыр. Шулай ук шул намаз вакытында килгән нәҗес киеменә яисә намаз укый торган урынына тисә дә нәҗескә хисап ителмидер. Шул намазның вакыты үткәч тә нәҗес хисап ителеп, икенче намаз өчен аны пакьләү тиеш буладыр. Гозерле кешенең тәһарәте бер намаз вакытына гына ярыйдыр. Икенче намаз вакыты керү белән бозыладыр. Шул намаз вакытында аңа бер тәһарәт белән теләсә нинди намаз укырга да дөрестер. Гозерле кешенең тәһарәт алып читек кигәнчә гозере килми торса, читеккә мәсех кылуы да дөрестер.

6. Тәяммем.
Намаз уку өчен, әлбәттә, тәһарәтле булу тиештер. Әгәр дә бер-бер сәбәп белән тәһарәт алу мөмкин булмаса, ул вакыт “тәяммем” сугу дөрестер. Тәяммем дип пакь җир затына кулларны сугып, бит вә кулларга сыйпауга әйтәләр. Тәяммем ошбу рәвешчә кылынадыр: әүвәл Бисмилләһ әйтеп үзеңнең намаз өчен тәяммем сугачагыңны уйлыйсың. Аннан соң, учларың белән җир затына сугасың да, тузан күп ягылмасын өчен селкеп ташлыйсың. Аннан соң, шул учларың белән бөтен йөзеңне сыйпыйсың. Аннан соң, тагы бер мәртәбә учларыңны җиргә сугып селкеп ташлыйсың да, әүвәл сул кулың белән уң кулыңны сыйпап чыгасың, аннан соң, уң кулың белән сул кулыңны сыйпап чыгасың. Кулларны сыйпаганда, бармак башларыннан алып, терсәкне бетергәнче сыйпыйсың. Менә шул эш тәяммем кылу буладыр.
Тәһарәт алырга мөмкин булмау шулай була: 1) Авыру булганда, су белән тәһарәт алганда авыруына зарар килүдән куркыр. 2) Сәфәрдә булганда, янында су булмас, суны таба да алмас. 3) Сәфәрдә су да булыр, ләкин аны ала алмас. Мәсәлән: су яны куркынычлы булыр. Яисә әйберләрен ташлап китәргә куркыр. Яисә су тирәсе бик сазлык булып, бату куркынычы булыр. Яисә кое тирән булып, алырга чиләге булмас. 4) Сәфәрдә янында суы да булыр, ләкин үзенә яисә хайванына эчәр өчен кирәк булыр. 5) Өйдә булып та, тәһарәт алып торса, гает вә җеназа намазларына өлгерә алмаслык булыр. Менә шул вакытларда тәяммем сугып, намаз укыладыр.
Җир заты дип туфрак, балчык, тузан, ком, таш кебек эреми вә янмый торган нәрсәләргә әйтәләр. Мондый нәрсәләр җир дә булмаса да да ярыйдыр. Мәсәлән, аерым ташка, киемгә кунган тузанга да тәяммем сугу дөрестер. Тимер, кургаш, агач, үлән кебек нәрсәләр җир затыннан саналмыйлар. Тәяммем сугу өчен пакь җир заты булырга тиештер.
Тәяммем тәһарәтне боза торган нәрсәләр белән, һәм дә су белән тәһарәт алырга көч җитү белән бозыладыр.

7. Нәҗес нәрсәләр.
Намаз укый торган кешенең тәне, киеме, намаз укый торган урыны нәҗесләрдән пакь булырга тиештер. Нәҗес дип җирәнелә вә чирканыла торган пычрак нәрсәләргә әйтәләр. Мәсәлән: тизәк, бәвел, сары су, эрен, кан, үләксә кебек нәрсәләр нәҗес нәрсәләрдер. Шәригать каршында нәҗес ике төрледер: җиңел нәҗес, авыр нәҗес. Җиңел нәҗес тәнгә, яисә намаз укый торган киемгә, яисә намаз укый торган урынга тиеп тә буйга вә аркылыга бер карыштан ким булса, аның белән намаз уку дөрестер. Әгәр дә аңардан артык булса, намаз уку дөрес түгел, аны пакьләргә тиештер. Авыр нәҗес каты булса, бер мыскал чамасыннан артык булмаганда, сыек булса, уч төбе кадәрдән артык булмаганда, аның белән намаз уку дөрес. Моңардан артык булса, намаз уку дөрес түгел, пакьләү тиеш буладыр.
Карчыга, карга, козгын кебек итләре ашалмый торган хайваннарның тизәкләре, ат, сыер, сарык кебек итләре ашала торган хайваннарның бәвелләре җиңел нәҗесләрдер. Моннан башка бәвел вә тизәкләр барысы да авыр нәҗесләрдер. Мәсәлән, адәмнең тизәге дә, бәвеле дә, ат, сыер, сарык кебек итләре ашала торган хайваннарның тизәкләре, эт, бүре кебек итләре ашалмый торган хайваннарның тизәк вә бәвелләре, каз, үрдәк, тавык кебек итләре ашала торган кошларның тизәкләре авыр нәҗесләрдер. Косык, җәрәхәттән чыккан кан, сары су, эрен, хайванның бугазыннан аккан кан, үләксә ите, дуңгыз ите авыр нәҗесләрдер. Күгәрчен, чыпчык, тургай кебек ерткыч булмаган кошларның тизәкләре нәҗес саналмыйдыр.
Нәҗес тигән нәрсәләр пакь су белән юып пакьләнәдер. Келәм, киез кебек юып сыгу мөмкин булмаган нәрсәләр өч мәртәбә юып, тамчысы беткәнче элеп кую белән пакьләнәдер. Читек кебек күн нәрсәләргә каты нәҗес тисә, уып төшерү, яисә туфракка ышку белән пакьләнәдер. Сыек нәҗес тисә, шул урынны өч мәртәбә юмыйча пакьләнмидер.

8. Тәһарәт алырга ярый торган сулар.
Тәһарәт ала торган су пакь су булырга тиештер. Нәҗес сулар белән тәһарәт алу дөрес түгелдер. Пакь су, елга, чишмә, күл, кое, диңгез сулары булса да, яңгыр, кар вә боз сулары булса да ярыйдыр. Агач вә җимешләрдән сыгылган сулар тәһарәт алырга ярамыйдыр. Шулай ук квас, лимонад кебек икенче бер нәрсә катышып сулыктан чыккан вә су исемен югалткан эчемлекләр белән дә тәһарәт алу ярамыйдыр.
Агым суга нәҗәсәт төшү белән нәҗесләнмидер. Шунлыктан, аңа нәҗес төшсә дә тәһарәт алу дөрестер. Мәгәр нәҗес күренеп, беленеп торса гына шул җирдән тәһарәт алу ярамыйдыр. Әйләнәсе кырык аршин, тирәнлеге ярты карыш кадәр булган акмый торган зур суга нәҗес төшсә дә, икенче ягыннан тәһарәт алу дөрестер. Моннан башка суларга аз гына нәҗес кушылса да нәҗесләнәдер. Бер мәртәбә тәһарәт алынган су, таза савытка алынса да, аның белән икенче мәртәбә тәһарәт алу дөрес түгелдер. Адәм эчкәннән калган сулар, һәм дә ите ашала торган хайваннар эчкәннән калган сулар нәҗес саналмыйлар. Шунлыктан, андый сулар белән тәһарәт алу дөрестер. Эт, дуңгыз вә ерткыч хайваннарның авызлары тигән сулар нәҗес булып, аның белән тәһарәт алу дөрес түгелдер.

9. Намаз укыр алдыннан дикъкатькә алынырга тиеш нәрсәләр.
Намаз укыячак кешегә тәһарәт алу өстенә тагын да дикъкатькә алырга тиеш нәрсәләр бар: аның тәне, намаз укый торган киеме, намаз укый торган урыны шәргый нәҗесләрдән пакь булырга кирәк. Гаурәт җирләре өртүле булырга кирәк. Укылачак намазның вакыты керергә кирәк. Намаз укыганда кыйбла тарафына юнәлергә кирәк. Нинди намазга керешәчәгең күңелеңдә булырга кирәк.
Менә шушы күрсәтелгән нәрсәләрнең ригая кылынуы намаз өчен шарттыр. Болар ригая кылынмаганда, намаз намаздан китмидер. Мәсәлән: намазга керешүеңне бер дә уйламыйча, күңелеңнән ният итмичә, ике рәкәгать намаз укып ташласаң, ул намаз намаз булмыйдыр. Аның намаз булуы өчен Аллаһ ризалыгы вә Аллаһ кушуы буенча укуың күңелеңдә булырга кирәк. Шулай ук намазны вакыты кермәс борын укысаң, ул намаздан китми. Аны яңадан кайтарып уку тиеш буладыр. Шулай ук, намазны кыйбла ягына карамыйча, башка тарафка карап укысаң да, намаздан хисапланмыйдыр. Әгәр дә кыйбланың кай якта икәнлеген белмәсәң, яисә белеп тә ул тарафка карап уку мөмкин булмаса, ул вакыт кайда карап укысаң да ярыйдыр. Тик кыйбланың кайда икәнлеген белмәгәндә күңеле белән эзләргә кирәк була. Күңел кай якта дип тапса, шул якка карап укырга тиеш була. Мондый вакытлар шәригатьтә “зарурат вакыты” дип атала. Зарурат вакытларында башка вакытларда ярамаган эшләр дә ярыйдыр. Мәсәлән, зарурат вакытында, таза кием табылмаганда, ялангач уку да ярыйдыр.

13. Җәмәгать намазы.
Биш вакыт фарыз намазны өеңдә укысаң да, мәчеткә барып укысаң да, ялгыз гына укысаң да, берничә кеше җыелып бергәләшеп укысаң да ярыйдыр. Берничә кеше җыелышып уку ялгыз гына укуга караганда саваплырактыр. Берничә кеше бергәләшеп укыганда, бер кеше алда торып тәкбирләрне, сүрәләрне кычкырып укырга, калган кешеләр аның артында тезелеп (сафланып), сүрәләрне укымыйча, аның укыганын тыңлап кына торырга тиештер. Болай җыелып укылган намазга “җәмәгать намазы” диләр. Җәмәгать намазында алда торган кешегә “имам” диләр. Артта тезелеп укыган кешеләргә “оючылар” диләр. Җәмәгать намазында имам “Сәмигәллааһү лимән хәмидәһ” дигәндә оючылар “Раббәнә ләкәл хәмд” дияргә тиештер. Бу безнеңчә “Әй Раббыбыз, барлык мактау Сиңа кайтадыр” дигән сүз була.
Намазны мәчеткә барып, җәмәгать белән уку бигрәк тә саваплыдыр. Пәйгамбәребез вә сәхабәләр һәр намазны шулай мәчеттә җәмәгать булып укый торган булганнар. Пәйгамбәребез имам тора, сәхабәләр оеп укый торган булганнар. Шулай булгач, безгә дә Пәйгамбәребез вә сәхабәләрдән үрнәк алып, форсат булды исә, мәчеткә барып, фарыз намазларны җәмәгать булып укырга тырышырга кирәк. Шулай итеп, зур савап алырга омтылырга.

 

Видеоролики по теме

Г.Тукай шигыре буенча "Ак Бабай" мультфильмы

Г.Тукай шигыре буенча "Ак Бабай"...

21 сентября 2012
Ак Бабай" мультфильмы
Хәтер җепләре фильм

Хәтер җепләре...

27 июля 2015
2015 нче елның 23 нче маенда Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында Шәмсетдинов Ясәви Гафурҗан улының “Хәтер җепләре” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә китапны нәшер итүче...
Югалту (Татарча фильм)

Югалту (Татарча фильм)

26 октября 2014
"Югалту" - короткометражный игровой татарский фильм. Фильм "Югалту" рассказывает о взаимоотношениях людей, рассматривает вопросы родственных связей, сохранения языка, культуры в эпоху глобализации, показывает проблему разобщенности людей одной нации. Это важная тема, затрагивающая народы всего...
Кәҗә белән Сарык

Кәҗә...

10 апреля 2013
Мультфильм Объединения "Татармультфильм"
Смотр 2013 первый тур видео

Смотр 2013 первый тур видео

28 февраля 2013
Первый тур районного фестиваля "Туган як җәүһәрләре" начался выступлениями самодеятельных артистов в Доме культуры села Черный Ключ 19 февраля 2013 года. В зональном туре смотра художественной самодеятельности участвовали коллективы из пяти сел, в том числе и...