Сайт села Верхняя Каменка

Кыямәткә сәяхәт Рамил Юныс

24 января 2014
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 2895
Поделиться:

 “Кыямәткә сәяхәт”. Рамил Юныс.

Сәяхәтнең беренче баскычы итеп без аның хакында мәгълүмат алуны хуп күреп, сезләрне Корьәни-и кәримдәге күркәм “Каф” сүрәре белән таныштырудан башларга уйладык.

1 бүлек “КАФ” сүрәсе

Бу “Каф” сүрәсендә Аллаһу Тәгалә хәзрәтләре Үзенең колларын дин-диянәтнең асылы һәм иманның нигезләре белән таныштыра. Шулай ук Аллаһының сыйфатлары, аның бөеклеге вә кодрәте дә зур урын алып тора. Бу сүрәдә дөньяның башы һәм ахыры, адәм баласының яратылуы һәм аның язмышы, адәм балаларының кабердән кубарылып Хисап мәйданына юнәлүләре, җәннәт һәм җәһәннәм вә аларның сыйфатлары да киң урын алган. Бу бөек сүрә безгә кече кыямәт, ягъни үлем һәм Олуг кыямәт — Кыямәт көне хакында да зур бәян бирәдер. “Каф” сүрәсе ике галәм хакындагы күп мәгълүматка да иядер. Аның беренчесе “Дөнья галәме” булса, икенчесе “Ахирәт галәме”дер. Бу бөек аятьләрне тәфсилләгәч, Аллаһу Сөбханәһү вә Тәгалә аның азагында “Дөреслектә, Без әйткән сүзләрдә тере калебле һәм гакылын җәлеп итеп тыңлаган кешеләр өчен бөек вәгазьләр бардыр”, — ди (Каф: 37).

Һәр адәм баласы дөньяда яшәгән дәверендә зур бер күзәтү астында торадыр. Әлбәттә, без бу күзәтүне үзебезнең хисебез белән тоймасак та, Аллаһу Тәгалә биргән җан вә калеб аша хак мөэминнәр бу күзәтүне сизәрләр. Аллаһу Тәгалә безнең һәрбер эшебезне, гамәлебезне, уебызны һәм фикеребезне күзәтеп, карап һәм белеп торадыр. Бу чиксез галәм киңлекләрендә, төпсез диңгез төпләрендә булган бер генә мәгълүмат та Аллаһның гыйлеменә керми кала алмас.

Әмма Аллаһу Тәгалә үзенең колларын хисап кылу өчен күзәтүе вә күрүе һәм чиксез гыйлеме белән генә дә чикләмәде, бәлки адәм балаларының кылган гамәлләрен исбат итү өчен җир йөзендә яшәгән вакытта шаһитларны билгеләп куйды. Кешеләрнең шаһитлары — фәрештәләр, әнбияләр, җир вә Күк, көннәр вә төннәр, еллар һәм фасыллар. Тик бу җисемнәрдән һәм затлардан бөегрәк булган шаһитлар ул адәм баласының үзенең газиз әгъзалары. Безнең куллар һәм аяклар бу дөньяда гамәл вә шөгыль өчен хезмәт итсәләр. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә аларга махсус бер тел бирер һәм алар Хисап мәйданында Аллаһ биргән тел белән хуҗасының кылмыш гамәлләре хакында бәян салырлар. Бу хакыйкатькә инанган һәр адәм баласы үзенең һәр сүзен әйтер һәм гамәлен кылыр алдыннан, Аллаһ каршында хисап кылачагын уйлап, сүзләрен һ,әм гамәлләрен төзәтер.

“Каф” сүрәсе белән танышуны дәвам итсәк, Аллаһу Тәгалә безләрне кече кыямәт, ягъни үлем хакында бәян итүче аятьләр белән таныштыра. 19 аятьтә Ул әйтте: “Һәм үлем авырлыгының килүе хак, бит син аңардан качып котыла алмассың”. Әгәр дә үлем сәгате җитсә, ул һич соңга калмас һәм алдан да килмәс. Ә адәм баласы каршында үлем фәрештәсен күргәч, шул вакытта аның күңелендә һичбер шик калмас ки, аның каршында үлеме басып торуында һәм ул аңардан, әлбәттә, һичкая кача алмас. Менә шушы вакытта гомерен заяга һәм имансызлыкта үткәргән адәмнәр әйтерләр: “Я Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәң иде, сәдакаларымны үтәр идем, һәм изге кешеләрдән булыр идем!” Тик үлем сәгате җиткәч, Аллаһу Тәгалә беркемнең дә әҗәлен кичектермәс” (Монафыйкун :10). Әмма тормышын хәерле юлда һәм иман юлында үткәргән адәм балаларына үлем фәрештәләре рәхмәтле йөз илә килеп: “Курыкмагыз һәм кайгырмагыз, үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт илә шатланыгыз”,—дип әйтерләр” (Фуссыләт: 30).

Үлемнең һичкемне дә әйләнеп үтмәве хак, тик нинди гамәл белән без бу үлемне каршы алабыз, моның хакында һәрберебез дә тирән бер фикер йөртсәк иде, һәм тормышыбыз өчен кыямәт хисабына кадәр бер хисап кыла белсәк иде.

Ошбу дөнья фанидыр, ягъни юкка чыгучандыр. Бу галәмнең кануны нигезендә һәрнәрсәнең башы вә азагы бар, һәрбер юлның башы вә азагы булган кебек, һәр эшнең башы вә азагы бар. Хәтта дәүләтләрнең дә, өммәтләрнең башы вә азагы булган кебек, бу дөньяның да башы вә азагы булуы шиксез.

Фәрештәләр арасында Исрафил исемлесе дә бар. Риваятьләргә караганда, көннәрдән бер көнне, Аллаһ

Исрафил фәрештәгә Сурга өрергә әмер бирер. Беренче мәртәбә Сурга өрелгәч, бу галәм фәна кылыныр, ягъни юкка чыгар, һәм икенче мәртәбә Сурга өрелгәч, һәрбер мәет терелер. Менә бу Олуг кыямәт, ягъни Кыямәт көне дип аталыр. Бу көндә һәр адәм баласына дөньяда кылган гамәлләре язылмыш китаплар тапшырылыр. Кемгә уң кулына, ә кемгә җилкәсе аркылы сул кулына бирелер. Шуның илә пәйгамбәребезнең (с.г.с.) үзенә инанган бәндәләренә Шәфәгате булганнан соң, ошбу мәйданга адәм балаларын хөкем итәр өчен Аллаһу Тәгалә Үзе килер. Шул вакытта фәрештәләр кешеләрнең исемнәрен атап, берәм-берәм Аллаһ каршына дәшеп чыгарырлар, һәм һәр кеше белән үзе янында гомере буе булган ике фәрештәсе дә чыгар. Аларның берсе Шәфәгатьне булса, икенчесе юл күрсәтүче, өндәүчедер. Аллаһ каршына чыкканнан соң, бу фәрештәләрнең берсе әйтер: “Йә Раббым, Син мине бу кешене сакларга һәм гамәлләрен язарга вәкаләтле иткән идең, менә ул кеше хәзер хөкем ителергә әзер. Синең каршыңда басып тора” (Каф: 23).

Корьәни Кәримдә Мәхшәр мәйданында Аллаһ белән бәндә арасында булган әңгәмә тәфсилләнмәгән, әмма хисап кылуның бик тиз икәнлеген дәлилләүче аятьләр күп. “Каф” сүрәсен дәвам итеп, Аллаһу Тәгалә бу Мәхшәр мәйданында басып торган адәм балаларына түбәндәге сыйфатларны биреп китте: беренчедән, адәм балалары ике төркемгә бүленер. Аларның берсе җәннәткә керергә өметләре булганнары, икенчеләре — җәһәннәм әһелләредер. Җәһәннәм әһелләре хакында бәян итеп, Аллаһу Тәгалә аларның алты сыйфатын әйтеп узды: 1) “кәффар” — ягъни күп көферлек кылучы, Аллаһны, аның исемнәрен, сыйфатларын фәрештәләрен һәм пәйгамбәрләре илә китапларын инкяр итүче; 2) “ганид” — ягъни карышучы, хакны аңламаганнан, яки аңлатучы булмаганнан түгел, бәлки аңлап та, хакыйкатьне инкяр итүчеләрдер; 3) “мәннагун лил-хайр” — ягъни хәерле гамәлдән тыелучы һәм башка кешеләргә да аны эшләмәүче. Белгәнебезчә, иң хәерле гамәл ул пәйгамбәребез (с.г.с.) кылган гамәлдер. Димәк, кем аның Сөннәтен үтәми, ошбу сыйфатка ия буладыр; 4) “могьтәд” — бу бәндә хәерле гамәлне башкалар өчен кылудан гына түгел, бәлки икенче кешеләрне хәерле гамәл кылуларыннан да тыеп калучыдыр; 5) “муриб” — һәрвакыт шик вә шөбһәдә яшәүче, дөреслекнең дә, амәнәтнең вә иманның да хакыйкатенә ирешмәгән кешедер; 6) “мәшрик” — Аллаһ белән янәшәдә икенче илаһка табынучылар.

Әмма җәннәт әһелләре хакында бәян биреп, Аллаһу Тәгалә аларны дүрт сыйфат илә сыйфатлады: 1) “әүүәб” — ягъни Аллаһу Тәгаләгә күп тәүбә вә истигфар кылучы; 2) “хафиз” — Аллаһының тыйган чигеннән узмыйча, үзен тугры юлда саклаучы; 3) “мән хашийәр-Рахмана бил-гайб” — Аллаһтан куркуы аны ваҗиб вә фарыз гамәлләргә этәрәдер вә хәрам гамәлләрдән тыядыр; 4) “җәә'ә бикальбин муниб” — ягъни сәламәт калебле мөэминдер.

Безнең тормышыбызда үлемнең килүен белгертүче галәмәт-билгеләр юк. Әлбәттә, озак авыру да һәм олы яшьтә булуны да үлемнең галәмәтләре дип әйтеп булмый, чөнки күп вакытта яшь балалар, үсмер егетләр һәлак була һәм үлә. Шуңа күрә, кече кыямәтнең галәмәтләре юк. Әмма Олуг кыямәтнең, ягъни Кыямәт көнен белгертүче галәмәтләр күп. Аллаһу Тәгалә әйтте: “Алар кинәттән килә торган Кыямәт көнен көтәләрме? Бәлки аны исбатлаучы галәмәтләр бардыр” (Мөхәммәд:18). Ә нинди галәмәтләр ул? Без алар хакында тирәнрәк киләсе бүлекләрдә сөйләрбез.

2 бүлек Кыямәт көненең кече галәмәтләре

Кыямәт көне якынаюын белгертүче галәмәтләр бар дидек. Алар төрле төркемгә бүленәләр. Беренчеләренә галимнәр “кече галәмәтләр” дип исем кушсалар, икенчеләренә исә “уртанчы галәмәтләр” диләр, ә өченче төр галәмәтләргә “зур галәмәтләр” дип исем бирелгән. Бу бүлектә сезнең белән беренче һәм икенче галәмәтләр хакында әңгәмә корырбыз.

Кешелек дөньясын борынгыдан ук Кыямәт көненең кайчан киләчәге кызыксындырган, һәр пәйгамбәр бу хакта сөйләп, үз кавемен ошбу дәһшәтле көннән сакланырга өндәгән. Бу хакта Ибраһим да, Давыт һәм Муса да, Гайсә галәйһис-сәлам белән Мөхәммәт галәйһис-сәлам дә әйтеп калдырган. Шуның өчен булып үткән Кыямәт көненең галәмәтләренә “кече галәмәт ләр” дип әйтәләр. Пәйгамбәребезнең(с.г.с.) бу дөньяга килүе вә һәм дә аның вафаты да Кыямәт көненең кече галәмәтләре булып санала. Көннәрдән бер көнне аңардан сорадылар : “Йә, Расүлүллаһ! Кыямәт көне кайчан килер?” — дип. Һәм ул әйтте: “Минем бу дөньяга килүем һәм кыямәт кубуы ике бармак кебек якындыр”, — диде һәм ике бармагын аерып күрсәтте” (Бохари, 6503). Гауф ибн Мәлик риваять итә ки: “Табук сугышында Аллаһының рәсүле (с.г.с.) янына килдем, ул тиредән эшләнгән чатыр эчендә иде. Һәм ул миңа Кыямәт алдыннан булачак кайбер галәмәтләр хакында әйтеп, алар арасында үзенең вафаты вә Фәләс— тыйндагы Акса мәчетенең мөселманнар кулына төшәчәген хәбәр итте” (Бохари 124/4).

Кече галәмәтләрдән янә дә пәйгамбәребезнең (с.г.с.) әйтеп үткән ике зур мөселман фиркалары арасында булачак сугыш. Бу сугыш пәйгамбәребезнең (с.г.с.) вафатыннан соң утыз еллар чамасы үткәч купты, һәм күпләребезгә таныш булган Гали ибн Абу Талиб илә Мөгавия ибн Абу Суфьян арасында булган зур үтерештер. Көннәрдән бер көнне бер яһүд

Таифәсе килеп пәйгамбәребездән (с.г.с) сорады: “Йә, Мөхәммәд! Кыямәт көненең беренче галәмәте нидер? — дип, гәрчә аларның дини китапларында бу галәмәт турында: “үзен пәйгамбәр дигән кеше бу сорауга түбәндәгечә җавап бирсә, ул хакыйкатьтә Аллаһның рәсүле булыр”, — диелгән, һәм шул вакыт пәйгамбәребез (с.г.с.) аларга җавап йөзеннән әйтте: “Мәшрикътан бер ут чыгар һәм ул ут Шам сарайларын яктыртыр”, — дигән. Бу җавап яһүд— ләрнең Мөхәммәдиең (с.г.с.) пәйгамбәр булуында шик калдырмый, әлбәттә, чөнки бу җавапны без Тәүрат битләреннән дә укый алабыз. Әмма укый һәм яза белмәгән Мөхәммәд галәйһис-сәламнең бу сорауга төгәл җавап бирүе галәмнәр өчен бик зур могъҗизадыр.

Ул вафат булып алты йөз ел үткәннән соң Мәдинә шәһәре янындагы бер таудан ут бәреп чыга, ягъни янартау уяна, һәм аннан аккан кып-кызыл сыек таш елгасы йөзләрчә чакрымга сузылып Мәдинә-и Мөнәввәрәгә таба ага башлый һәм шәһәр халкын дәһшәтле куркуга сала. Әмма бу изге шәһәргә ирешергә берничә чакрым калгач, Аллаһу Тәгалә аның юнәлешен үзгәртә һәм елга читкә агып китә, ә мөселман халкы бу һәлакәттән котылып кала. Хәтта бүгенге көндә дә Мәдинә шәһәрен зиярәт иткән һәрбер хаҗи аның мәшрикъ ягында таралып яткан җансыз кара таш даласын күреп хәйран калыр, йөрәкләре еш-еш тибәр, чөнки ул бу дөньяда Кыямәт көненең котылгысызлыгын исбатлаучы беренче галәмәттер.

Икенче төр галәмәтләр уртанчы галәмәтләр дидек, ягъни алар башланган һәм бүгенге көндә дә дәвам итәләрдер. Шуларның берсе, пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләреннән күренгәнчә, “кол хатын үзенә патша тудырыр”. Ягъни туган балалар ата-аналарына хуҗа булыр дигән мәгънәдәдер, әти-әниләрнең балаларының колларына әйләнүләредер. Бүгенге көндә без бу күренешне, кызганыч ки, бик еш күрәбез. Икенче риваятькә килсәк, Аллаһының рәсүле (с.г.с.) безләргә, гаҗәп ки, ундүрт гасыр әүвәл бәян итте: “Ялан аяклы шәрә сарык көтүчеләре үзләренә йортлар төзүдә бере илә бере узышырлар”, — дип. Әлбәттә, бу юлларны укыгач, безнең күз алдыбызга туган авылыбыз яки шәһәребез генә килер. Безнең илдә генә мәллә бу галәмәт дип уйлаулар һич тә дөрес булмас, ни гаҗәп ки, бу күренеш соңгы арада бөтен галәмне биләп алды. Мәшрикъта вә Мәгърибтә, хәтта ком чүлләрендә дә күкъертыр биниһая биналар калкып, чыкты. Әлбәттә, без боларга шәригать тарафыннан тыелган дигән бәя бирмибез, тик бу пәйгамбәребез сүзләренең хаклыгын исбатлаучы дәлилләр дип кабул итәбез.

Мөслим риваять иткән хәдистән күргәнебезчә, пәйгамбәребез (с.г.с) әйтте: “Ирләрнең саны азаер вә хатыннарның саны артыр, бер иргә илле хатын туры килер”, — диде. Бүгенге статистик мәгълүматларга караганда, әлегә чагыштыру бу халәттә түгел, әмма сугыш-орышларның еш булуы һәм бигрәк тә яшь егетләрнең бу сугышта һәлак булулары бу хәдисне раслыйдыр. һәм бигрәк тә, табибларның сүзләренә күрә, соңгы вакытта кыз балаларның тууы ир балаларга караганда күпкә артыктыр. Тирмизи хәзрәтләреннән килмеш бер хәдистә, тагын бер хәбәрдә “Кыямәт көненең галәмәте — вакытның тизләшүедер, — диде рәсүлебез (с.г.с.).— Бер ел бер ай, бер ай бер атна, бер атна бер көн, бер көн бер сәгать кеби тоелыр”, — диде. Бу хәдис хәтта шәрехләүне дә таләп итмидер, чөнки һәммәбез дә бу күренешне үз тормышыбызда тоябыз.

Кыямәт көненең “уртанчы галәмәтләреннән” шәригать гыйлеменең азаюы вә җаһилиятнең таралуы, зинаның артып, хәмер эчүнең киңәюедер. Күргәнебезчә, күпчелек халык дөньяви гыйлемнәр белән мәшгуль, икътисад, сәясәт һәм башка төрле гыйлемнәрдән мәгълүматлы булган чорда Аллаһ кәлимәләренә һәм дә пәйгамбәребезнең сөннәтләренә дөрес шәрех бирүче галимнәрне табу бик авыр булган чордыр. Пәйгамбәребезнең хәдисләренә караганда, зина таралган халык үзен-үзе һәлакәткә илтүче халыктыр, һәм бу Аллаһ тыйган хәрам гамәлдән халык тыелмаса, җәмгыятьнең һәлак булуы шиксездер.

Әмма хәмерне Аллаһның рәсүле (с.г.с.) “үмм әл-хәбаис” — дип атады, ягъни "ул һәрбер бозыклыкның чыганагыдыр". Хәмер гаиләләрнең таркалуына, балаларның ятим калуларына, караклык вә кеше үтерү һәм дә җәмгыятьнең тотрыксызлыгына да сәбәпче булган шайтанның бер аздыргыч коралыдыр.

Кыямәт көненең уртанчы галәмәтләреннән сугышларның күбәюедер. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) Мөслим риваять кылган хәдисләреннән күргәнебезчә, “Кыямәт көне алдыннан сугышлар күбәер, үтергән кеше ник үтергәнен, үлгәне нинди максат белән үлгәнен һич тә белмәс”. Күргәнебезчә, бу галәмәт тә тирә-як мохитне биләп алды, Мәгърибтә вә Мәшрикта көн саен диярлек кеше каны коела һәм сугыш кырында кулларына корал тоткан сугышчылар да үзләренең бу яу кырына ни сәбәптән килүләрен тәгаен гына әйтә алмыйлар.

3 бүлек

Кыямәт көненең олы галәмәтләре. Мәһди.

Көннәрдән бер көнне Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребездән (с.г.с.) сорады: “Кыямәт көне кайчан килер?” Һәм рәсүлуллаһ (с.г.с.) җавап йөзеннән:

“Соралучы сораучы кебек Кыямәт көненең кайчан киләчәген белмәс”, — диде. Ошбу гыйлем фәкать Аллаһу Тәгалә тарафындадыр. Әгәр дә бер адәм баласы: “Мин Кыямәт көненең кайчан киләчәген беләм!” — дисә, аң булыгыз ки, бу кеше Аллаһка һәм аның рәсүленә көферлек кылган кеше буладыр. Бу галәмнең кануныдыр, адәм балаларына ошбу гыйлем ачылмады, тик хак мөэминнәрне аның кайчан булуы кызыксындырмаса да алар һәркөнне үзләрен Гарасат мәйданында Аллаһ каршында хисап тотарга әзерләргә тиешләр”.

Үткән бүлекләрдә без Кыямәт көненең кече һәм уртанчы галәмәтләре хакында сөйләштек. Бу бүлектә исә без зур галәмәтләргә тукталырбыз. Алар унаудыр. Әгәр дә беренчесе дөньяга килсә, алар Исрафил сурга өреп галәм фәна кылынганчы бер-бер артлы унысы да хасил булырлар, һәм Аллаһу Тәгалә дөньяны яратканчыга кадәр булган рәвештә бер ялгызы терек калыр. Ошбу ун галәмәтләрнең беренчесе Мәһди исемле кешенең дөньяга чыгуыдыр. Абу Давытның сахих хәдисләр җыентыгында без Мәһдигә кагылган хәдис— ләрне бихисап күрәбез, хәтта галимнәрнең сүзләренә караганда, бу хәдисләр мөтаватыйр дәрәҗәсендәдер. Белгәнебезчә, әгәр дә хәдис мөтаватыйр икән, аңа иман китерү фарыздыр. Бу риваятьләрдән күргәнебезчә, Мәһди Фатыйманың углы Хәсән нәселеннән-булып, исеме дә Рәсүлебезнең исеменә туры килеп, вә һәм дә атасының исеме Пәйгамбәребез атасының исеме белән бердер, ягъни ул Мөхәммәд ибн Габдулладыр. Зөлкарнайн вә Давыт углы Сөләйман кебек барлык дөньяга мәлик булып килер. Аның заманында җир йөзендә гаделлек һәм тугрылык хөкем итәр. һәм ул дөньяга чыккач җиде ел хөкем итәр. Мәһдинең туган урыны Мәдинә шәһәредер. Мәдинә шәһәрендә кырык яшькә җиткәч, ул үзен Мәһди итеп таныр. Әмма бу сәбәпле ошбу шәһәрдә фетнә купканнан соң, ул Мәккәгә юл тотар. Шул вакыт дөньяның барлык читләреннән иң зур җиде галим үзләре белән өч йөз дә унҗидешәр кешене ияртеп, Мәһдине күрергә Мәккәгә юнәлерләр. Мәккәдә аны озак эзли торгач, аны качып яткан урыныннан тапканнан соң Мәһди кире Мәдинәгә йөгерер. Әмма бу халык аны Мәдинәдә дә куып тоткач, ул янә Мәккәгә качар. Шул рәвешле ул Мәдинә илә Мәккә арасындагы сәфәрне өч мәртәбә кабатлаганнан соң, Кәгъбә— туллаһның Караташ янындагы бер урынында бу халык аны Мәһди итеп таныр һәм аңарга бәйгать биреп үзләренә имам итеп таныр. Мәһди дөньяга чыккач, аның илә пәйгамбәрнең (с.г.с.) киеме һәм дә кылычы да дөнья күрер. Аның башында һәр мөэмин “әл-бәйгату лиллаһи”1 дигән кәлимәне, гарәпчәне белсә дә, белмәсә дә, укыр. Әгәр дә кулына кипкән агач ботагын алып коры җиргә утыртса, бу агач ботагы терелер, яшәрер һәм яфрак ярыр. Кешеләр аның Мәһди икәнлеген исбатлый торган могъҗизалар таләп иткән чакта, аның кулына күктә очкан кошлар утырып, ошбу кошлар телгә килеп, аның бу өммәтнең хак имамы икәнлеген исбатларлар. Имам Мөслим риваять кылган хәдистә Рәсүлебез (с.г.с.) әйтәдер: “әл-Фурат2 елгасы уртасында бер алтын тау пәйдә булыр.

1. Аллаһка ант итү

2. Гыйрактагы Евфрат елгасы.

Моны ишеткән һәр адәм баласы шунда юнәлеп, шул алтынны алыр өчен бер-берсенең канын кояр. Йөз кеше китсә ки, аның туксан тугызы һәлак : булыр һәм беркемгә дә бу алтын насыйп булмас”. Ошбу вакыйгадан соң Мәһдинең чыгуын көтегез!” — диде Аллануның рәсүле (с.г.с.).

Мәһди үз гомерендә пәйгамбәрнең (сгс) сөннәте илә хөкем итәр, бидгать гамәлләрдән ерак булып, җир йөзендә берсенә каршы берсе һөҗүм иткән бер гаскәри көч калмас. Сарыклар бүреләр белән бергә йөреп, сабый балалар еланнар һәм чаяннар илә уйнап, берсенә-берсе һич зыян китермәсләр.

Шуннан соң Мәһди Мәккә шәһәреннән Бәйт әл-Мөкаддәскә, ягъни Фәләстыйн җирендәге Изге мәчеткә һиҗрәт кылыр. Шул вакыт җир йөзендә Дәҗҗал барлыкка килеп, аның фетнәсе кубарылып, күктән Гайсә (г.с.) иңәр. Киләсе бүлекләрдә без бу вакыйгалар хакында сүзебезне тирәнрәк йөртербез.

4 бүлек Дәҗҗал

Ахырзаман алдыннан Дәҗҗал чыгар дигән бәетләрне безнең борынгы бабаларыбыз күптәннән улларына һәм оныкларына сөйләп килгәннәр. Алар— ның әйткән сүзләре нигезсез түгел, чөнки Аллаһның рәсүле үзенең күп хәдис Шәрифләрендә Дәҗҗалның килүе, аның адәм балаларын аздыруы һәм җир йөзендә фетнә чыгаруы хакында бәян итте. Шуларның берсендә: “Әгәр дә берәрегез намазны тәмам кылып соңгы тәшәһһүдне әйтте исә дүрт нәрсәдән Аллаһка сыенсын: кабер газабыннан, вә җәһәннәм газабыннан, вә Дәҗҗалның фетнәсе илә тереклек вә үлем фетнәсеннән”, — диде (Мөслим). Пәйгамбәрдән ирешкән риваятьләргә карап, без Дәҗҗалны түбәндәгечә сыйфатлый алабыз: ул яшь кеше булыр, йөзе кызгылт, башындагы чәчләре тырпаеп торыр, бер күзледер, уң күзе шома, ягъни аның һичбер күз нуры булмыйча, фәкать сул күзе генә күрер. Буе кыска булыр. Дәҗҗал Хорасан ягыннан чыгар. Аның артыннан җитмеш мең яһүд гаскәре иярер һәм алар җәмгысы бергә җир йөзен бик зур тизлек илә әйләнерләр. Пәйгамбәрдән (с.г.с.) сорадылар: “Нинди тизлек илә йөрерләр?” — дип. Ул: “Яңгыр болытын көчле җил йөрткән кебек тизлек белән”, — дигән. Бүгенге көнебезгә нисбәттә баксак, аңларбыз ки, бу хәрәкәт тизлеге фәкать очкыч илә тәэмин ителә алыр. Дәҗҗал дөньяга чыкканнан соң кырык көн генә яшәр. Әлбәттә, бу бик аз вакыт, әмма кырык көн эчендә ул бөтен җир йөзен әйләнеп чыгарга өлгерер, фәкать Мәккә илә Мәдинәдә генә була алмас, чөнки рәсүлебезнең (с.г.с.) хәдисләренә караганда, бу шәһәрләргә Дәҗҗал вә тиз йогышлы авырулар кермәс. Кайберәүләр Дәҗҗалны телевизор дип әйтәләр, чөнки ул да бер күзле вә бөтен дөньяны аздыра, әмма бу хәдис моңа каршы дәлил булып тора, чөнки телевизор җиһазының гомере кырык кына көн түгел, вә бу җиһаз Мәккә илә Мәдинәдә дә киң кулланыла. Моннан тыш рәсүлебез (с.г.с.) икенче хәдисендә әйтәдер: “Дәҗҗалның җир йөзендә булуы кырык көн. Беренче көне бер ел кебек булыр, икенче көне — бер ай кебек, өченче көне — бер атна, калган көннәре — гади көннәр кебек булыр”, — дип. Сорадылар: “Йә рәсүлүллаһ (с.г.с.), бер ел кебек булган көндә биш вакыт намаз җитәрме?” — дип. Әйтте:

“Юк! Тәкъдир кылып укырсыз”, — диде. Белгәнебезчә, Дәҗҗал Коръәнгә кадәр килгән китапларда да бәян кылынды. Библиядә аны Антихрист диләр, ә Дәҗҗал дип әйтелүнең мәгънәсе шунда ки, “дәҗҗал” сүзе асылда “дҗл” дигән тамырдан алынып, аның мәгънәсе “томалау”, “каплаудыр”. һәм хакыйкатьне батыйль-ялган илә томалаганы өчен аңа Дәҗҗал дип исем кушылган.

Дәҗҗалның фетнәсе Газыймәлыдыр. Аның бер кулында ут, бер кулында су, кем су эчәргә килсә, ул утта янар, кем ут күрсә, ул су булыр. Пәйгамбәребез (с.г.с.) Дәҗҗалның фетнәсеннән саклану йөзеннән, хәтта кызыксынып та карарга чыкмагыз, дип кисәтте, чөнки кызыксынган вакытта да аңа иман китерүе мөмкин икән. Ул: “Мин сезнең Раббыгыз!” — дип кешеләрдән иман китертер. уз гомерендә Раббысын танымаган һәм Аллаһка итагать итмәгән бәндәләр төркем-төркем булып Дәҗҗалны илаһ дип танырлар. Әмма күңелләрендә иман булган хак мөэминнәр “Аллаһны бу дөньяда күрергә мөмкин түгел”, дигән дәлилләр илә һәм “Раббыбыз бер күзле түгел”, дип, аның дәгъватына карышырлар. Чөнки Гайшәнең (р.а) риваятеннән күргәнебезчә, пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: “Кем өч нәрсә хакында сөйләсә, ялганчы булыр: беренчесе — кем әйтсә: “Мөхәммәд мигъраҗ кичәсендә Раббысын күрде”, — дип, — ул алдакчы; кем әйтсә: “Мөхәммәд яшерен гыйлемне белә”, — дип, — ул алдакчы; кем әйтсә: “Мөхәммәд аңа иңдерелгән бер нәрсәне яшереп калдырды”, — дип, — ул да алдакчы” (Мөслим). Әмма Кыямәт көнендә Раббысына тугрылыклы булган бәндә— ләр Аллаһның йөзен күрерләр. Аллаһ— ны ничек күрерләр дип сораганда, Рәсүлебез (с.г.с.) җавап бирде: “Төнге күктә тулы ай кебек”, — дип.

Шул рәвешле дөньяны әйләнгәннән соң. Дәҗҗал Мәдинә шәһәренең тарафына килер. Мәдинә шәһәре янында бер тауга менеп әйтер: “Карагыз, бу ак сарайга! Дөреслектә ул Мөхәммәдиең мәчетедер!” Бу урында гаҗәпләнмичә калырга мөмкин түгел, әлбәттә! Унбиш гасыр элек әйтелгән ошбу риваятьтә бүгенге халәтнең исбатлануы күз алдындадыр. Чөнки ни гаҗәп, бүгенге көндә пәйгамбәрнең мәчете ак мәрмәр илә тышланган һәм ерактан, ә бигрәк тә Дәҗҗал менәсе таудан ул нәкъ менә ак сарай кеби күренеп торадыр1. Димәк, Дәҗҗал килүенә күп калганмы, и-и фикер ияләре, уйлап кына карагыз!

Шуннан соң Дәҗҗал Фәләстыйн ягына борылыр һәм Бәйт әл-Мөкад— дәскә юл тотар. Әйткәнебезчә, ул вакытта Мәһди бу урында Дәҗҗалның фетнәсеннән качып торган булыр. Дәҗҗал бу тарафка юнәлгән вакытта күктән Аллаһының рәхмәте илә Мәрьям улы Гайса янәдән бу дөньяга иңәр. Рәсүлебезнең (с.г.с.) хәдисләренә караганда, Гайсә (г.с) бүгенге Сүрия мәмләкәтенең башкаласы Димәшекъ шәһәренең көнчыгыш тарафында урнашкан Ак манара янына төшәр.

1.        Ак сарай — Мәдинәдәге Нәби Мәчете.

Белгәнебезчә, бу ак манара тарихи Өмәвиләр мәчете янындадыр. Аннары ул Бәйт ал-Мөкаддәскә юл тотар. Бу вакытта намаз укырга камәт төшерелгән булып, Гайса (г.с.) ошбу җәмәгатькә кереп, Мәһдигә оеп, алар белән намаз укыр. Намаздан соң әл-Акъса мәчетеннән чыккач бу тарафка якынаеп килүче Дәҗҗалны күрер. Дәҗҗал исә суга төшкән тоз кеби эреп бетәр. Бу — мәгънәви яктан билгедер, һәм шул вакытта Дәҗҗал Гайсә (г.с.) кулындагы кылычтан һәлак булыр? Ошбу урында Дәҗҗалның тарихы тәмам булыр. Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтә: “Кем дә кем “Кәһеф” сүрәсен һәр җомга көнне укыса, аның фетнәсеннән котылыр”. Ошбу бүлекнең азагында без Дәҗҗалны түбәндәге рәвештә тәфсилли алабыз. Ул адәм баласы, ашый вә эчә, йоклый, никяхланыр, әмма баласы булмас, уң күзе юк, сул күзе илә генә карар, маңгаенда кяфер дип язылган. Аны мөэмин мөселман гына укый алыр, гарәпчә укый белсә дә, белмәсә дә.

Дәҗҗал темасын төгәлләп, без “вилаят” (вәлилек) вә “кәрамәт” дигән төшенчәләргә тукталырбыз. “Вәли” - дус димәктер. “Вәлилек” ике төрле булып аның берсе Аллаһка, икенчесе - Шайтангадыр. “Кәрамәт” — гайре табигый булган күренештер. Яки могъҗиза дип тә әйтергә булыр. Аллаһу Тәгалә үзенә вәли булган хак мөэминнәр кулына Кәрамәтны бирүе хактыр. Моның турыдан-туры дәлиле “Әл-Гыймран” сүрәсенең 37-нче аятедер. Мәрьям кыйссасын тәфсилләп Аллаһу әйтә: “һәрвакытта михрабка аның янына Зәкәрия кергәндә Мәрьям каршында ризык күрә иде (белгәнебезчә, Мәрьям тарафына керергә һичкемгә рөхсәт булмыйча, аның өстеннән Зәкәрия һәрчак ишекне бикләп китә торган булды). Ул әйтте: “Йә, Мәрьям! Каян килә сиңа бу?” Әйтте Мәрьям: “Болар һәммәсе дә Аллаһы тарафыннандыр, дөреслектә Аллаһ теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр”, — дип”. Бу аяткә нигезләнеп без әйтә алабыз, хак мөэмин вә мөттәкыйннарга Аллаһ төрле могъҗизалар бирер, әмма бу могҗизаны мөэминнәр яшерерләр, аның илә мактанып, бигрәк тә кәсеп кылып йөрүдән алар баш тартырлар. Моның хакында Аллаһьц Тәгалә безне тыеп әйтте: “Үзләрегезгә бирелмеш нигъмәт илә мактанмагыз. Ул тәкъва бәндәләрне белгүчедер!” (ән-Нәҗем: 32).

Әмма Аллаһка карышкан, фарыз вә сөннәтләрне үтәмичә хәрам гамәлләр илә дөнья күргән бәндәләрнең дә кулларында төрле могьҗизави хәлләр булыр. Әлбәттә, болар Иблискә вәлилек кылган бәндәләрдер һәм моның ачык дәлиле Дәҗҗал. Күргәнегезчә, аның кулында нинди генә могьҗизави көчләр вә күренешләр булмый, ә үзе хакыйкатьтә Аллаһның ачык дошманыдыр.

Бүгенге көндә дә үзләренең гадәттән тыш сәләтләре илә халыкларны таң калдырган адәм затлары бихисаптыр. Алар барлык илләрдә дә бар. Халыкларның күбесе шуларга ышана, табына, әмма Ислам шәригате: “Бу очракта ошбу кешенең иманына карагыз” диде. Әгәр дә ул бер Аллаһка инанучы булмаса, һәм хәрам гамәлләр әһле икән, бу вакытта белегез, моның барча Кәрамәты вә могъҗизасы Иблискә дус-вәли булуы сәбәптәндер”. Бигрәк тә халыкларга бу сәләтен күрсәтеп, мактанып һәм кәсеп итүче булса, бу ачык дәлилдер ки, хакыйкатьтә бу кешенең Аллаһның вәлие булмавына. Рәсүлебезнең (с.г.с.) якын сәхабә— ләреннән булган Ләйс ибн Сәгьд әйтте:

“Әгәр дә гөнаһлы бер бәндәнең су өстеннән җәяүләп барганын күрсәң, бу күренеш илә алданма!” һәм имам Шәфигый әйтте: “Бу урында Ләйс бик кыска әйтте. Бәлки гөнаһ әһеленең хәтта һавада очканын күрсәң дә, хәйран калып алданма!” - диде.

Ошбу урында без үзебезнең Кыямәткә сәяхәт исемле китапның беренче өлешен тәмам кылдык. Икенче өлешендә сезләр Мәрьямның тууы, һәм дә Гайсанең (г.с.) дөньяга килүе, аның Күккә ашуы һәм яңадан җиргә иңүе вә Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗ хакында мавыктыргыч кыйссалар укырсыз.

 

“Кыямәткә сәяхәт”.Рамил Юныс.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Алдагы китапта без сезне Кыямәт көненең беренче вә икенче зур галәмәтләре белән таныштырган идек. Ул галәмәтләр Мәһдинең иңүе вә Дәҗҗалның чыгуы. Болар дан соң, без Гайсә галәйһис-сәламның дөньяга икенче мәртәбә иңүе хакында сүз кузгаттык. Бу китапта без Гайсә галәйһис-саламның кыйссасын киңрәк бәян итәрбез һәм шул нисбәттән бу китабыбызны Гайсанең (г.с.) анасы Мәрьям тормышыннан башларга булдык.

Мәрьямнең тууы

Җир йөзендә яшәүче изге бәндәләрдән саналган Гыймран хәзрәтләренең гомере буе балалары булмаган. Көннәрдән бер көнне Гыймранның хатыны бер кошның үз балаларын ашатуын күргән вә шуннан күңелендә бик нечкә ана хисләре уянган. Ул саф, ихлас калебеннән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, дога кылган һәм Аллаһтан үзенә бер бала бүләк итүен сорап: “Әгәр дә, Раббым, миңа бер бала бирсәң, мин ул баланы Синең хезмәтеңә тапшырыр идем”, — дип нәзер әйткән. Күп тә үтми, Гыймранның хатыны балага уза. һәм шул вакыт ул ханым Гыймранга үзенең нәзере хакында әйтә. Гыймран моңа риза булмыйча: “Әгәр дә кыз бала туса, без аны дини кануннар илә Аллаһы Тәгаләгә хезмәткә бирә алмыйбыз”, — ди. Әмма Гыймранга баланы күрергә насыйп булмый, ул тиздән вафат була. Чыннан да, кыз бала туа. Гыймранның хатыны бик нык кайгыга төшә, чөнки Раббысы каршында үзенең нәзерен үти алмаячагы мәгълүм була. Әмма Аллаһ Үзенең ихлас колларының догаларын һичкайчан да кире какмый.

Туган балага Мәрьям дип исем кушыла. Мөслим (р.а.) риваять кылган хәдистән күренгәнчә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: “Бала туган вакытта аңа шайтан кулы белән орына һәм шул кагылудан һәрбер бала кычкырып елап җибәрә, фәкать Мәрьям һәм аның улы Гайсагә шайтан кулы белән кагылмас”. Бу хәдисне риваять кылган сәхабә Абу Һөрайра әйтә: “Әгәр да теләсәгез, түбәндәге аятьне укыгыз: “Дөреслектә, Мин Мәрьямны һәм аның улын ләгънәт кылынган шайтаннан саклармын” (Әль-Гыймран: 36). Әлбәттә, бу кыз бала изге балалардан булып, Аллаһы Тәгалә аны иң, хәерле мөнәсәбәт илә кабул кыла. Аның әнисе Мәрьям өчен кайгырса да, ул барыбер күп ирләргә караганда хәерлерәк хатын булды. Рәсүлебезнең (с.г.с.) Мөслим (р.а.) риваять кылган башка бер хәдисендә болай диелә: “Ирләрдән кямил булганнары күп булыр, әмма хатыннардан иң хәерлеләре икәү генәдер: Фиргавен хатыны Асия һәм Гыймран кызы Мәрьямдыр”. Анасы кечкенә Мәрьямны күтәреп Бәйт әл-Мөкаддәскә (Дарус-Сәламга, ягъни Иерусалимга) алып килә. Ул вакытта бу Изге йортта унтугыз аксакал галим китап язу белән мәшгуль булалар. Гыймран хатыны бәләкәй Мәрьямны алып килеп: “Баламны Аллаһка хезмәткә бирәм”, — дигәннән соң, бу аксакаллар арасында низаг чыга. һәммәсе дә Мәрьямны үзенә тәрбиягә алырга тели, чөнки аның атасы Гыймран изге бәндәләрдән булып, Иерусалим каласының хакиме булган. Низаг илә мәсьәләне чишә алмагач, алар мондый фикергә киләләр: “һәрберебез дә каләмнәребезне Урдун (Иордан) елгасына атыйк. Каләме суга батмаган галим Мәрьямне үз тәр— биясенә алыр”, — дип. Суга атылган унтугыз каләмнең унсигезе төпкә китеп, Мәрьямның атасы илә бертуган агасы Зәкәрия (Захария) хәзрәтләренең каләме генә су өстендә көймә кеби йөзә тора икән. Шулай итеп, Зәкәрия хәзрәтләре Мәрьямны үзенең тәрбиясенә алды. Бәйт әл-Мөкаддәснең “Михраб” дип аталган калку бер өлешендә Мәрьямга урын әзерләнде. Ул урын бүлмә сыман булып, аның ачкычы фәкать Зәкәриянең кулында иде. Шулай итеп, Мәрьям изгеләр вә салихиннар, галимнәр вә Заһидлар арасында тәрбия күрде.

Көннәрдән бер көнне Зәкәрия кечкенә Мәрьям янына керде һәм ни күзе илә күрсен — Мәрьям каршында бер табын ризыктыр. Сорады: “Йә, Мәрьям, сиңа бу ризыклар кайдан килде?” — дип. Мәрьям әйтте: “Болар барысы да Аллаһы тарафыннан, Аллаһ теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландырыр”. Зәкәрия хәзрәтләре бу могъҗизави хәлне күреп, үзе дә Раббысына дога илә мөрәҗәгать итте: “Йә, Раббым, миңа да бер хәерле бала бирсәң иде, дөреслектә. Син догаларны ишетүчесең”. Хакыйкатьтә, Зәкәрия хәзрәтләре олыгайган иде инде, ә балалары булмады. Һәм шул ук вакытта Аллаһ тарафыннан фәрештә— ләр килеп, аңа шатлыклы хәбәр ирештерделәр: “Аллаһу Тәгалә сиңа бер бала бирер. Ул баланың исеме Яхъя булыр (Госелләндерүче Иоанн). Һәм дә ул изге әнбияләрдән булыр”, — дип. Бу шатлыклы хәбәргә Зәкәрия ышанмыйча, Раббысыннан бер галәмәт-билге ирештерүен үтенеп сорады. Аллаһы аңа: “Өч көн дәвамында һичкем илә сөйләшә алмассың, телең багланыр, әмма Миңа тәсбих әйткәндә телең ачылыр”, — диде. һәм Аллаһның бу билгесе үтәлде: Зәкәрия хәзрәтләре өч көн дәвамында һичкемгә дә бер сүз дәшә алмады, әмма Раббысын тәсбих әйтеп олылаганда, теле элеккечә иркен хәрәкәт итәр иде.

Мәрьям углы Гайсә галәйһис-сәламның дөньяга килүе

Шул рәвешле Мәрьям изге Бәйт әл-Мөкаддәстә тәрбияләнде. Ул Аллаһка гыйбадәт кылучылардан булып. Аның рәхмәтле бәндәләреннән иде. Көннәрдән бер көнне Мәрьям мәчеттән чыгып, үзенең бер хаҗәте илә шәһәрнең көнчыгыш тарафына юнәлде. Мәгълүм ки, Аллаһы Тәгалә Мәрьям белән халык арасында бер илаһи пәрдә корган иде. Хәтта иң якты көннәрдә дә аны һичкем күрмәс булды. һәм шуңа күрә ул тыныч күңел илә урам буйлап йөрде, аңа һичбер ят ир вә хатын карашын юнәлтмәде. Әмма, ни хикмәттер, ул көнне каршында кинәттән бер ир пөйда булды. Мәрьям сискәнеп-куркып китте. Күңеленә шик вә шөбһә керде: “Кем бу? Кайдан килгән? Нәрсә кирәк бу иргә һәм ул мине ничек күрә?” — дигән сорауларга җавап таба алмыйча, Мәрьям бер мәлгә тирән уй вә кайгыга чумды. Һәм шул вакытта Аллаһны искә төшерде һәм Аңа дога кылды: “Әгәр дә ул Аллаһның дошманы булса, мине аңардан ерагайтсын һәм зарарлы затлардан булса. Синең Үзеңә сыенамын!” — диде. Мәрьям кылмыш бу гамәл һәрбер мөселманның гадәти гамәледер, ягъни куркыныч вә кайгы килгәндә иң беренче эш — Аллаһны искә төшерүдер. Мәрьям дога кылып төгәлләгәннән соң, аңа хакыйкать ачыла. Бу ир кеше әйтә: “Мин синең Раббың тарафыннан килмеш илчедер. Син мине адәм сурәтендә күрсәң дә, мин адәм баласы түгел, бәлки фәрештәдер, һәм минем килүемнең сәбәбе: сиңа бер изге бала бүләк итүдер”. Бу вакытта Мәрьямның шик вә шөбһәсе көчәйгәннән-көчәя барды. Каушавыннан йөрәге тагын да катырак типте, чөнки балаларның нинди юл белән барлыкка килүе аңа мәгълүм иде, һәм ул борчылып ошбу фәрештәгә әйтте: “Ничек минем балам булсын, минем янымда бит бер ир кешенең дә булганы юк һәм мин зиначы да түгелмен?!” Бу вакыйгага кадәр галәмдә һичкемнең дә атасыз дөньяга килгәне булмады, шуңа күрә дә без Мәрьямның борчылу сәбәбен аңлыйбыз. Әмма бу фәрештә Җәбраил (г.с.) иде. Аңа җавап йөзеннән Җәбраил (г.с.) болай диде: “Синең Раббың әйтте: “Бу гамәлне башкару Минем өчен бик җиңелдер!” Хакыйкатьтә, Аллаһ бер нәрсәне кылыр булса, аңа: “Бул!” — дип әйтер һәм Ул теләгән нәрсә шул мизгелдә үк барлыкка килер. Аллаһның кодрәте һәрнәрсәгә дә җитүчедер. Күрегез: Ул Адәмне (г.с.) яратты атасыз вә анасыз. һаваны да яратты анасыз. Бу кодрәте илә Аның өченче могъҗизалы халык кылуы — Гайсәне атасыз яратуы булды. Һәм шул вакытта Җәбраил (г.с.) Мәрьям күлмәгенең кесәсенә өрде. Бу өрелгән Көч үз юлын табып Мәрьямның карынына үтте һәм ул балага узды.

Бу вакыйгадан соң көннәр-айлар үтте. Мәрьямның балага узганлыгы күзгә күренә башлады. Бәйт әл-Мөкаддәстә Мәрьямга анасының бертуган энесенең улы Йосыф (Иосиф) хезмәтчелек итә иде. Көннәрдән бер көнне аның күзе Мәрьямның корсагына төште. Ул бик гаҗәпләнде, күңелендә төрле уйлар пәйда булды, йөрәген шик вә шөбһәләр биләп алды. Әмма ул ихлас күңеленнән Мәрьямның пакьлегенә, аның заһидлыгына һәм тәкъвалылыгына ышана иде. Ул үзенең башыннан бу килешсез фикерләрне куарга тырышты. Әмма көче җитмәде һәм, ниһаять, бу хакта Мәрьямның үзеннән сорарга булды. Әмма ничек сорасын? Мәрьямны кайгыга салмаска һәм күңелен төшермәскә иде аның нияте. Шуңа күрә Йосыф мәсьәләгә уратып-уратып, ерактан килеп: “Йә, Мәрьям. Орлыксыз агач, төшсез җимеш булырмы? Һәм атасыз бала туармы?” "— дип сорады. Әлбәттә, Мәрьям Йосыфның тел төбен аңлады һәм: “Әй, Йосыф! Агач вә җимешләр дә орлыксыз вә төшсез булыр, чөнки Аллаһ беренче агач вә җимешне төшсез вә орлыксыз бар итте, һәм бала да атасыз дөньяга килә алыр. Бак, бит Адәм дә атасыз халык кылынды!” - дип җавап бирде. Шул вакытта Йосыф Мәрьямның хәл-вәзгыятенең никадәр бөеклегенә төшенде һәм башка аңа мондый сораулар бирмәс булды. Ниһаять, тугыз ай вакыт узып китте. Мәрьямның бала табар вакыты җитте һәм ул мәчеттән чыгып китте. Йөреп арыгач, шәһәр читендәге бер корыган хөрмә агачы кәүсәсенә барып сөялде. Мәрьямның тулгак тотулары шул кадәр авыр була ки, агач төбендә ул хәтта: “Мин бу хәлләрне күргәнче, үлгән булсам, хәерле булыр иде, мин оныткан һәм онытылган булыр идем!” — дип куя. Күңелендә дә аның олы бер авырлык бар иде — туган баласын ничек күрсәтсен дә халкына, ничек үзенең пакь булуын исбатласын? Шул вакытта әле тумаган Гайса (г.с.) анасына эндәшә: “Кайгырма, Аллаһы Тәгалә сиңа шатлык әзерләгән, селкетсәнә син бу агачны һәм аннан сиңа өлгергән җимешләр коелып төшәр. Аларны аша, суын эч, күзләреңне чылат, күңелең шатлансын. Әгәр дә юлыңда бер кеше очратсаң, аңа эндәшмә, әгәр сораша башласа әйт: “Мин бүген Аллаһка нәзер кылган идем: һичкем белән сөйләшмәскә”, — диген!” Күргәнебезчә, Исламга кадәр булган шәригатьтә сүз-кәламнан тыелып тору яки каламнан тыелырга нәзер әйтү рөхсәт кылынмыш иде, әмма Ислам шәригатендә бу гамәл тыелган.

Вакыты җиткәч, кечкенә Гайсане куенына сыендырып, Мәрьям туганнары янына кайтып керә. Әмма аның кавеме бу хәлне күреп, ана бик авыр сүзләр илә ябырыла: “Йә, Мәрьям, нинди яман гамәл кылдың син! Синең атаң да бозык юлда йөрмәде, анаң да зиначы булмады! Син бит изге гаиләдә тудың, тәкъва һәм изге кешеләр арасында тәрбияләндең?!” — дип. Әмма Мәрьям һичнәрсә дә эндәшмәде. Ул бишектә яткан Гайсәгә ишарә кылды, ягъни: “Аның үзеннән сорагыз!” Моңа каршы Мәрьямның кавемдәшләре ачуланып әйттеләр:

“Ничек без бу бишектә яткан сабыйдан сорыйк ди әле?!” Әмма Аллаһы Тәгалә бу сабыйга нотык бирде һәм ул телгә килеп җавап бирде: “Дөреслектә, мин Аллаһның колымын. Аллаһы Тәгалә миңа Инҗил бирер һәм мине Нәбиләрдән кылыр. Кая гына булсам да, мин бәрәкәт иясе булырмын. Миңа васыять кылды намаз укырга һәм зәкят түләргә вә анама итагатьле булырга. Тик җәберләүче вә каты күңелле булырга әмер кылмады, һәм Аллаһның сәламе булыр минем туган көнемдә һәм үлгән көнемдә вә минем кабат терелеп, бу дөньяга янә килгән көнемдә!”

Бу аят-и Кәримәләрдән мәгълүм булганча (Коръәндәге “Мәрьям” сүрәсен карагыз), Гайсә галәйһис-сәлам илаһ яки Аллаһның углы булмаган. Ул Аллаһның тугры колы вә рәсүледер. Изге Коръәндә ул “Кәламуллаһ” (Аллаһның Сүзе) һәм “Рухуллаһ” (Аллаһның Рухы) дип тә атала. Ул барлык гади кешеләр кебек туды, үлде һәм дә гыйбадәт әһле булды.

Бу урында без Гайсә пәйгамбернең (г.с.) дөньяга килү кыйссасын төгәлләрбез. Гайсә галәйһис-сәламның дөньяга килүе галәмнәр өчен олуг бер галәмәт булса, аның әле Күккә ашуы үзе бер могъҗизадыр. Киләсе язмада без Гайсәнең (г.с.) күккә ашу вакыйгасына тирәнрәк тукталырбыз.

Гайсә галәйһис-сәламның Күктән иңүе

Үткән бүлектә без Гайсә галәйһис-сәламның туу кыйссасы белән таныштык. Бу бүлектә без сүзебезне Мәрьям улы Гайсә галәйһис-сәламның Күктән иңүе хакында алып барырбыз. Бу вакыйга Ахыр заманда булып, Кыямәт көнененең өченче зур галәмәте булып саналадыр. Гайсә галәйһис-сәламның иңүе хакында сүз алып барганда табигый сорау туа: “Ә ничек итеп ул Күккә ашкан? Тере адәм баласы исән килеш Күккә аша аламы? Анда меңнәрчә еллар яши аламы? Шуннан соң җиргә төшеп, гади кешеләр кебек ашап вә эчеп, өйләнеп вә балалар тәрбияләп яши аламы?”

Әйе, Аллаһу Тәгаләнең бер исеме әл-Кадир, ягъни һәрнәрсәгә-Кодрәте-Җитүчедер. Аллаһның бер хикмәте бар, бу дөньяда Ул мәхлукаларга истифа кыладыр, ягъни араларыннан берәрсен бөек кылып, аңа “Мостафа” дип исем бирәдер. Көннәрнең иң хәерлесе җомгадыр. Төннәрнең иң хәерлесе Кадер кичәседер. Айларның иң хәерлесе — Рамазан, адәмнәрнең иң хәерлеләре — әнбия-пәйгамбәрләрдер. Гади кешләрдән аермалы буларак, әнбияләргә Аллаһу Тәгалә тарафыннан могъҗизалар кылу сәләте бирелеп, алар гадәти булмаган гамәлләр кылуга да ирешерләр. Бу үзенчәлекне һәрбер кешегә аңлау мөһим. Әнбияләрдә мондый сәләтләрнең булуы — аларның илаһи сыйфатлары түгел, бәлки бөек Аллаһның аларга кылган рәхмәте генәдер. Гайсә галәйһис-сәламга утыз яшь тулгач, аңа пәйгамбәрлек иңә. Ул үзеннән алда килеп киткән йөз егерме дүрт мең пәйгамбәр сыман үз халкын тәүхидкә, ягъни бер илаһлыкка өнди һәм үзе дә бер Аллаһка инанучылардан була. Әмма өч ел да өч ай дәгъват кылу чорында Гайсә галәйһис-сәламга бик аз кешеләр иярә. Гайсә галәйһис-сәлам үз юлында кешеләрне төрле могъҗизалар илә өндәп карады: ул сукырларны күзле итте, телсезләрнең телен ачты һәм хәзерге көндә дә дәвасы табылмаган махау чирен (проказа) дә дәвалый алды. Аның иң зур могъҗизасы — мәетләрне терелтү иде. Көннәрдән бер көнне Гайсә галәйһис-сәлам янына килеп: “Син күптән түгел үлгән мәетләрне терелттең, ә меңнәрчә еллар элек вафат булган әрвахларны торгызып кара әле!” — диделәр. Гайсә галәйһис-сәлам: “Кемне терелтим?” — дигәч: “Нух утлы Симне!” — атадылар. Аның каберен дә күрсәттеләр. Гайсө (г.с.) Симнең кабере янына килеп: “Аллаһ исеме илә тор!” — дип дәште. Шул мизгелдә кабер өсте хәрәкәткә килде вә туфрак астыннан Сим пәйдә булды. Симнең чәче чал иде. Әмма Гайсә (г.с.) Аллаһның рәхмәте илә белә иде: үлгән чагында Симнең чәче кара булган. Ул эндәште Симга: “Чәчең ник агарды?” Сим җавап бирде: “Аллаһ исеме белән тор!” — дигән әмерне ишеткәч: “Кыямәт купкан икән”, — дип уйладым, чәчем шуңа агарды!” Гайсә (г.с.): “Сим! Яшисең киләме?” — дип сорады. Сим аңа:

“Юк! Чөнки бер мәртәбә үлемне татып карадым, икенче мәртәбә аның аша узудан куркамын!” — дип җавап бирде. Гайсанең (г.с.) кавеме бу могъҗиза белән дә канәгать булмыйча, аңардан Раббысы тарафыннан аш табыны иңдерелүне сорады. Бу хакта Коръәннең “Майдә” сүрәсендә 112 аятьтән 115 аятькә кадәр язылган. Гайсә (г.с.) Раббысыннан аш табыны иңдерелүен сорады, Аллаһ аңа җавап йөзеннән: “Мин сезгә аны төшерәчәкмен, тик кем шуннан соң да көферлек итсә, аңа Галәмдә булмаган иң авыр газапны бирермен!” — диде. Шул вакыт Күктән акрын гына аш табыны тешә башлады. Аңарда бер мең дә ике йөз кешегә җитәрлек итеп Җәннәтнең иң татлы ризыклары куелган иде. Тик калебе каралган адәм баласына теләсә нинди нигъмәт иңдерсәң дә, ул Аллаһка ышанмас. Араларыннан берсе: “Карагыз! Карагыз Гайсанең сихеренә!” — диде. Бу кадәр көферлекләре сәбәпле Аллаһ ул кавемгә җәһәннәмнең иң көчле газабын әзерләде.

Шул рәвешле Гайсә (г.с.) үзенең могъҗизави вә хикмәтле өндәү-дөгъвөтен дәвам итте. Әмма кавеме һичничек тә аңа иярмәде һәм дәгъвәтен кабул итмәде, бәлки аңа каршы чыгып, үзләренең Мәликләренә шикаять кылдылар. Берәүләр: “Сихерче һәм аздыручы Гайсәдән арыну ләзим, безне аннан арындыр!”, икенчеләре:.“Җитмәсә, ул зинадан туган, кешеләрне аздыра вә бозык юлга өнди!” — диделәр. Шикаятьләре шул кадәр күп булды ки, азакта мәлик Гайсане (г.с.) тотарга һәм үтерергә әмер бирде, аны эзләп табар өчен чараларның һәммәсен дә күрде. Гайсанең (г.с.) унике сәхабәсенең Иуда Искариот исемле берсе Мәликнең бу басымына чыдамыйча, аның тарафдарларына утыз алтын тәңкәгә сатыла һәм мәлик нөкөрләренә Гайсәнең (г.с.) бу кичәдә кайда булуын күрсәтә. Әмма Гайсә (г.с.) яһүдиләрнең бу мәкер вә хыянәтләрен сизеп Бәйт әл-Мөкад— дәскә керә. Аның сәхабәләре ул вакытта тирән йокыга талган була. Шул мизгелдә Гайсә (г.с.) Аллаһның рәхмәте илә йокыга тала, ә әл-Акса мәчетенең гөмбәзе ачыла вә илаһи куәт илә ул Күккә алына. Бу вакыйга белән Гайсәнең (г.с.) җирдәге беренче тормышы төгәлләнә.

Күп тә үтми, Бәйт әл-Мөкад— дәскә Мәликнең кораллы нөкәрләре илә Иуда Искариот атылып керә. һәм, ни хикмәттер, Аллаһу Тәгалә Иуданы Гайсә кыяфәтенә китерә. Бу шау-шудан уянып киткән сәхабәләр һичнәрсә аңламыйлар — Гайсә үзен-үзе эзләп йөри! Ул да түгел, алардан: “Сез Гайсане күрмәдегезме?” — дип сорый. Сәхабәләр аңа: “Син үзең Гайсә, ләбаса!” — дип гаҗәпләнеп җавап бирәләр. Бу вакытта Мәликнең кораллы гаскәриләре Бәйт әл-Мөкаддәснең бусагасын атлап эчкә керәләр һәм Иуданы Гайсә дип белеп кулга алалар. Бу вакытта Иуда бигрәк тә гаҗәп хәлдә кала. “Сез мине ник тоттыгыз? Мин Гайсә түгел ич!” — дип күпме бәргәләнсә дә, нөкәрләр аны тыңла— мады, хөкем мәйданына сөрә бирделәр. Бу вакыйганың ни белән төгәлләнгәнен беләбез. Иуданы зур агач баганага кулларыннан кадаклап, җәзалап үтерәләр. Әлбәттә, гади халык каян белсен ди бу хәлнең асылын: баганада Гайсә кыяфәтендәге кеше асылынып тора! Шул җитә калган. Һәм бүгенге көнгә кадәр “Гайсане җәзалап үтергәннәр”, — дип ялган сөйлиләр. Гайсә (г.с.) күккә ашканда аңа утыз өч яшь булган. Рәсүлебез әйтә:

“Җәннәт әһелләре һәммәсе дә Гайсә (г.с.) яшендә, ягъни утыз өч яшьтә, буйлары Адәм галәйһис-Сәламның буе, ягъни алтмыш терсәк (30 метр), йөзләре Йосыфныкы, тавышлары Давыт галәйһис-сәламныкы кебек булыр” — диде. Бу хакта махсус бер риваять тә бар әле. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.с.) катына бер әби килеп: “Йә, Расүлүллаһ! Миңа җәннәткә керергә дога кылсана!” — ди. Пәйгамбәр (с.г.с.) аңа: “Әбиләр җәннәткә керми!” — дип җавап бирә. Бу җаваптан әбекәй сискәнеп китә, күзләре мөлдерәмә яшь илә тулы сурәттә кире борыла. Чыгып барганда, аңа Әбү Бәкер (р.а.) очрый һәм әбекәйнең ни сәбәпле кәефсез булуын ачыклагач, рәсүлебез (г.с.) мәзәгенең хакыйкатен ачып бирә: “Иа, әби! Чыннан да, җәннәткә керүчеләрнең яше Гайса (г.с.) яше, ягъни утыз өч яшь булыр! Рәсүлебезнең (г.с.) сиңа шул хакта әйтүедер”, — дип әбине тынычландыра.

Дәҗҗал Мәдинә читеннән Бәйт әл-Мөкаддәскә юнәлгән вакытта, Димәшекъ шәһәренең Ак манарасына Гайсә галәйһис-сәлам төшәр. Һәм ул әл-Акса мәчетенә юл тотар. Гайсәнең (г.с.) иңүе нәкъ тәһәҗҗүд намазы вакытына туры килеп, ул мәчеткә кергәндә, иртәнге намазга камәт төшерелгән булыр. Ягъни Гайсә Димәшекътән Бәйт әл-Мөкаддәстәге әл-Аксага барып җиткәнче байтак вакыт узар. Мәһди Гайсәне (г.с.) күреп, аңа имам булырга ишарә кылганда, Гайсә (г.с.): “Юк! Бу өммәтне Аллаһу Тәгалә бөек кылды һәм синдер бу өммәтнең имамы!” — дип, Мәһди имамга оер. Намазны төгәлләп сәлам биргәч, кинәттән мәчетнең ишеге ачылыр һәм анда... Дәҗҗалның нурсыз йөзе пайда булыр. Артыннан җитмеш мең яһүди ияргән булыр. Шул вакытта Дәҗҗалның күзе Гайсагә төшәр. Ул, әлбәттә, хәлнең бодайга борылуын белмәгән булыр һәм тетрәнеп китәр. Бер мәлгә югалып калыр, коелып төшәр һәм мәчет ишеге яныннан качып читкә чаба башлар. Аның артыннан Гайсә (г.с.) куа китәр һәм әл-Кудс (Иерусалим) шәһәренең Лүддә исемле капкасы янында аны кылыч белән чабып үтерер.

Җиргә төшкәч, Гайсә (г.с.) кырык биш ел яшәр. Рәсүлебез (с.г.с.) үзенең хәдисендә әйтә: “Ахыр заманда сезгә Мәрьям улы Гайса иңәр. Ул никяхланыр һәм аның баласы булыр. Җир йөзендә кырык биш ел яшәр, соңыннан вафат булыр, минем каберем янында күмелер, һәм мин вә Мәрьям улы Гайса бер зиратта булырбыз, аның урыны Әбү Бәкер илә Гомәр арасындадыр”. Ни гаҗәптер, бүгенге көндә бу өч каберлек арасында Гайсәгә дип махсус калдырылган урын саклана!

Гайсә (г.с.) яшәгән дәвердә кешеләрнең калебләрендә дошманлык, көнчелек вә явызлык хисләре калмас. Җир йөзендә мал бик күбәер, әмма кешеләр малга караганда ике рикәгать сәҗдә укуны хәерлерәк күрерләр. Кешеләр күбрәк Ахирәткә омтылып, дөньяви тормышта зиһидлыкны өстен күрерләр. Бу чорда Аллаһ бер агу әсәре калдырмас. Сабый балалар еланнар белән уйнар, сарыклар бүреләр белән бергә йөрер. Җир йөзендә тынычлык хөкем сөрер, үтереш вә сугышлар булмас. Кешеләр өчен гүзәл вә имин вакыт җитәр.

Шуннан соң җир йөзенә Йәэҗүҗ-Мәэҗүҗ исемле кавем дөньяга чыгар. Аллаһу Тәгалә Гайсәгә (г.с.) вәхи кылып әйтер: “Мин җир йөзенә бер кавем чыгардым, аларга һичберегезнең дә кодрәте җитмәс. Минем колларым-мөэминнәрне алып, Тур тавына менеп качыгыз”. Алар Тур тавына менгән вакытта җир йөзен ошбу кавем биләп алыр. Алар кайдан килә? һәм хәзер алар кайда? Менә бу мавыктыргыч сорауларга без киләсе бүлектә сүз йөртербез.

Иәәҗүҗ-Мәэҗүҗ Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.с.) Мәккә шәһәрендә үзен Аллаһкың рәсүле дип танытканнан соң, бу хәбәргә ышанмыйча. Мәккә әһле бер төркем кешене Мәдинәгә юллаган иде. Болар Мәдинә шәһәрендә яһүд фәкыйһлары белән күрешеп, алардан Мөхәммөднең (с.г.с.) хакыйкатьтә кем икәнлеген белергә тиеш иде. Мәдинәгә килеп ирешкәч, ошбу яһүдләрдән сорадылар: “Мөхәммәд нәби булырга мөмкинме?” Яһүдиләр әйттеләр:.“Мәккәгә кайтып, Мөхәммәдтән өч нәрсә хакында сорагыз. Аларга дөрес җавап бирсә — ул нәби, әгәр дә җавап бирә алмаса — үзлегеннән сөйләп йөрүче кеше булыр”. “Сорагыз аннан рух турында. Аннан соң, гаҗәеп вакыйгага дучар булган берничә яшь кеше үзләрененең кавеменнән еракка китеп, озак еллар тау куышында тормыш кичергәннәр. Бу хәл нинди хәл? Шул хакта сорагыз. Өченче соравыгыз Мәшрикъ вә Мәгърибкә хөкемдар булган бер ир хакында булсын. Шул ир турында хәбәр бирсен”.

Корәеш кабиләсе кире Мәккәгә кайтып, Аллаһның рәсүленнән (с.г.с.) боларның һәммәсе хакында да сорагач, пәйгамбәребез (с.г.с.) аларга: “Иртәгә җавап бирермен”,— дип әйтте, “Аллаһ теләсә”, — димәде. Шул сәбәпле вәхи тоткарланды, бу хәлгә рәсүлебез (с.г.с.) дә бик нык борчылды. Аллаһтан әмер, ягъни иртәгә бер эш эшлисең булса әйт: “Аллаһ теләсә” — дигән аять килгәннән соң, аңа түбәндәге аять иңде: “Синнән сорыйлар рух хакында. Әйт: “Рух ул минем Раббымның әмере һәм сезләргә аның хакында гыйлем бик аз бирелде” (Исра: 85). Шуннан соң Кораеш кабиләсенең соңгы ике соравына җавап рәвешендә “Кәһәф” сүрәсен иңдерде: “Синнән сорыйлардыр Зөлкарнәйн хакында. Әйт: “Мин сезгә аның хакында сөйләрмен”.

Зөлкарнайн “ике мөгезле” дип тәрҗемә ителәдер. Дөрес, бу аның тик кушаматы гына булып, бу кешенең шәхсияте тарихта ачыкланмаган. “Гарәпчә-урысча сүзлек”тә Х.Барановның Зөлкарнайн — Искәндәр (Александр) Македонский дип аңлатуы хакыйкатькә туры килми, чөнки бу ике шәхеснең тарихта риваять кылыну вакыты һәм кыйссалары төрле. Дөрес, Аллаһ Зөлкарнайнгә зур хикмәтләр бирә. Аңа һәрбер вакый— ганың сәбәпләрен ача һәм җир йөзендә зур мөлкәт насыйп итә. Көннәрнең берендә, Зөлкарнайн Көнчыгышка сәяхәт кылган вакытта, ике тау арасында урнашкан бер кавемгә юлыга. Бу кавем бик артта калган, гыйлемсез вә фәнсез һәм үсешсез бер халык булып гомер кичерә икән. Болар хәтта чит халыкларның сүзләрен аңламыйлар, “мәдәният” дигән төшенчәнең ни икәнлеген белмиләр икән. Зөлкарнайнны күргәч, аның көченә һәм кодрәтенә инанып, аңа үзләренең тәкъдимнәрен әйтәләр: “Йә, Зөлкарнайн! Чынлыкта, яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеме чыгып, безләргә бозыклык кылмыштыр, безнең малларыбызны талыйлар һәм тормышыбызга зур зыян салалар инде. Яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеме илә безнең арада бер киртә корып, безне бу вәхшиләрдән коткарсана!” — дип ялваралар. “Бу гамәлең өчен үзебезнең малыбыз илә түләр идек, хәтта байлыгыбызның берсен дә кызганмастан, сиңа тапшырыр идек!” — дип вәгъдә итәләр. Зөлкарнәйн аларга: “Миңа Раббым барлык мөлкәтне бирде, мин сезнең малларыгызга мохтаҗ түгелмен, һәм мин сезне бу вәхшиләрдән коткарырмын”, — ди. Шуннан соң, Зөлкарнәйн бик зур бер тимер кисәге табып бирүләрен сорады. Зур тимер кисәге табылганнан соң, аны Зөлкарнәйн кушканча, яэҗүҗ-мәэҗүҗ кереп-чыгып йөри торган тау тишегенә куйдылар. Ошбу гамәлдән соң, ул тимер өстенә җиз тамызырга куша. Химия фәненнән белгәнбезезчә, тимергә җиз кушылу нәтиҗәсендә һич тә җимерелмәс вә ватылмас бербөтен матдә барлыкка килә. Галимнәрнең сүзләренә караганда, Зөлкарнәйн үткән бу җирләр тимер рудасына бай икән. Бу химик реакция бер урында гына булмыйча, таудагы барлык тимер рудасына күчте. Бу вакытта яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеме тау эчендә калган була. Кинәттән аларның көннәре караңгыланып китә һәм алар чыгу юлына ыргыла. Әмма соң була. Болар тимерне ачмакчы, ватмакчы була, тик гаҗизләнеп, максатларына ирешә алмыйлар. Расүлүллаһ (с.г.с.) Мөслим (р.а.) риваятендә әйтәдер: “Алар чыгу юлын һәр көнне таң атканнан башлап төнгә кадәр ару-талуны белмичә казыйлар. Чыгарга аз гына калгач, төн җитә икән. Шунда әйтерләр имеш: “Кайтыйк инде, иртәгә казып бетерербез!” Әмма икенче көнне иртән килүләренә, аларның кичәге эшләре юкка чыгып, чыгар юл тагын томаланган булуын күрерләр. Аллаһ аларга чыгу вакытын билгеләгәч, берәрсенең зиһененә иңдерер, имеш: “Кайтыгыз! Иртәгә, иншаллаһ (Аллаһ теләсә), без казып чыгарбыз”, — дип әйтергә һәм шул кәлимәне әйтү сәбәпле икенче көнне чыгу юлы капланмаганын күрерләр, шул таңда алар җир өстенә чыгарлар. Җир өстенә чыккач, Аллаһ Гайсагә (г.с.) вәхи иңдерер: “Минем колларымны Тур тавына алып менеп коткар, дөреслектә, мин җир йөзенә шундый бәндәләр чыгардым, аларны җиңәргә берәүнең дә көче җитмәс!” (Мөслим, 2937).

Әлбәттә, безләргә бу тауның кайсы тарафта икәнлеге мәгълүм түгелдер. Әмма аларның әүвәлге Шам (Сүрия) җирендә барлыкка киләчәкләре мәгълүм. Бу кавемнең саны шул кадәр күп булыр ки, аларның беренчесе Шамга аяк баскан булса, соңгысы әле Гыйрак тузанын туздырып барган булыр. Алар елга-күлләрне кичкәндә, беренчесе су эчә башласа, ахыргысы узганда: “Монда күл булганмыни?” — дип сорар икән.

Гайсә (г.с.) белән булмаган халыклар бу вәхши кавемнән котылу өчен төрле тау куышларына, тауларга, дала вә Сәхраларга, урманнарга качарлар. Җир йөзендә үзләреннән кала кеше тапмагач: “Без җир халкын җиңдек, инде Күк халкын да тар-мар итик”, — дип, күккә төбәп, укларын ата башларлар. Аллаһу Тәгалә аларга укларын канга батырган кыяфәттә кире кайтарыр. Шуннан алар әйтерләр: “Без күк халкын да җиңдек!” Шул вакытта Аллаһ бу кавемгә “ән-Нагыф” атлы бер микроб-вирус җибәрер. Бу нәрсә аларны бугазларыннан һәлак итә башлап, таң атканчы һәммәсен дә кырып бетерер. Безнең фикеребезчә, Аллаһ аларның иң беренчел табигый хаҗәтенә киртә куяр, — сулыш алуларына.

Тур тавында утырган Гайсә (г.с.) һәм аңа ияргән мөэминнәр бу явызлыктан котылып калырлар. Гайсә (г.с.) әйтер: “Арада берегез үзенең җанын Аллаһ юлында фида кылмаемы? Чыгып яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеме ни кылганын безгә хәбәр бирмәсме?” — дигәндә, араларыннан берсе чыгып, таудан төшәр һәм бу кавемнең һәлак булуын күреп, Гайсагә (г.с.) хәбәр бирер. Бу хәбәрне ишеткәч, барлык халыклар качкан урыннарыннан чыгар, тик җир өсте яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеменең үләксә исе белән тулган булыр. Аллаһ кырык көн буе тоташтан яңгыр яудырыр, бу үләксәләрне үзенә генә мәгълүм бер урынга агызыр һәм җир йөзен пакьләр.

Бу вакыйгалардан соң, Гайсә (г.с.) Мәккә-и Мөкаррама шәһәрендәге әл-Хәрам мәчетенә хаҗ вә гөмрө кылу нияте белән юнәлер. Аның хәтта ихрам киячәк урыны да, ягни “микаты” да мәгълүмдер — ул Мәккә илә Мәдинә арасындагы булган “ар-Рауха” исемле урындыр. Шунда ул ихрамланып, госел алып, ике рикагать намаз укыганнан соң: “Ләббәйкә!” догада— рын әйтеп, хаҗ гамәлен үтәр вә Мәдина-и Мөнаууара шәһәренә кире кайтып, шунда вафат булыр һәм расүлүллаһ (г.с.) кабере янында Абу Бәкер илә Гомәр (ра) каберләре арасында дәфен кылыныр.

Бу урында без яэҗүҗ-мәэҗүҗ кыйссасын төгәллибез.

Инде бу вакыйгалар булып узганнан соң. Кыямәт көненә бик аз вакыт калган булыр. Кайбер кешеләр бу кыйссаны әкият кебек кабул итәләр: “Бу гасырда җир йөзендә булган нәрсәләр тикшерелгән, фәнни бәяләмә алган, хәтта үтеп керә алмаслык фиргавен пирамидаларының эчләрен дә лазер илә тикшерделәр һәм спутниклар ярдәмендә җирнең өстен-астын вә диңгез төпләрен күзәтеп чыктылар. Әгәр дә бу кавем бүгенге көндә тере булса һәм ул кайсыдыр бер тау эчендә яшәсә, алар һичшиксез табылган булырлар иде”. Без бу сорауга түбәндәге рәвештә җавап бирербез: “Җир йөзендә һәм күктә булган һәрнәрсә күренүчән түгелдер. Мисал өчен, ике ягыбызда булган фәрештәләргә күпләребез инанса да, бер җиһазның да әле аларга анализ ясаганы юк. Шулай ук янәшә-параллель галәмнәрдә яшәгән җен вә шайтаннар дип әйтелә торган затларны да гади күз вә иң катлаулы җиһазлар ярдәме белән дә бу көнгә кадәр күргәнебез юк. Галимнәрнең сүзләренә караганда, бу кавем үзенчәлекле бер сыйфатка ия булган матдәдән яралмыш булуы мөмкин. Алар безнең гакыл илә уйлап тапкан җиһазлар, лазер һәм башка ысуллар ярдәмендә табылмый һәм күрелмидер. Икенчедән, әгәр дә алар гади кеше сыйфатында булсалар, тау куышында меңнәрчә ел кояшсыз, ризыксыз тора алыр идеме? Һәм өченчедән, аларның исемнәре дә бит адәми затлар дип түгел, ә “яэҗүҗ-мәэҗүҗ” дип атала”.

Духан- Төтен чыгуы

Кыямәтнең бишенче галәмәте “Духан” дип аталыр. “Духан” (газ, радиация,төтен) димәктер. Аллаһ Тәгалә “Духан” (Төтен) сүрәсенең 10-11 аятьләрендә болай дип әйтә: “Кыямәт көнен көтүче имансызлар өчен ул көндә күк төтен илә тулган булыр. Ул төтен кешеләрне каплап алыр вә алар әйтерләр: “Бу төтен рәнҗетүче газаптыр” Рәсүлебезнең (с.г.с.) сәхабәләреннән булган Ибн Гомер (р.а.) әйттедер: “Духан чыгу Кыямәтнең якынаюын белгертүче галәмәттер. Ул күкне һәм җир илә күк арасын тутырыр, Аллаһка иман китергән бәндәләр өчен аның зыяны томау рәвешендә генә булып, имансыз бәндәләрне исә тәмам газаплар”. Бу хакта рәсүлебезнең (с.г.с.) дә күп хәдисләре бар. Шуларның берсе: “Кыямәт килмәс, аның ун галәмәте булганчы. Алар арасында ул Духанны да искә алды” (Мөслим, 2901).

Безләргә, әлбәттә, бу төтеннең сыйфаты вә чыганагы әлеге билгесез. Ул радиация булырмы, әллә ул хәзерге көндә озон катламындагы тишекләр аша Космостан үтеп керә торган үтергеч нурмы, исә экология бозылып, җир йөзенә таралган ягулыктан чыккан төтенме. Боларны төгәл әйтүе бик авыр. Әмма, вакыты җиткәч, ул төтеннең сәбәпләре мәгълүм булыр, тик бездән бүген Аллаһның Коръәненә вә расүлүллаһның (с.г.с.) хәдисләренә инану сораладыр.

Җирдә Гайса (г.с.) дәвере һәм аннан соңгы хәлләр

Үткән бүлекләрдә без Гайсә (г.с.) җиргә иңгәч, гаделлек, тугрылык вә иман арта дип сөйләгән идек. Тормышы азагында ул хаҗ кылыр, хаҗдан соң Мәдинәдә вафат булыр вә рәсүлебез (с.г.с.) янына күмелер дигән идек. Аның чорындагы кырык биш ел дәвамында халыклар пәйгамбәребез заманындагы иман биеклегенә ирешерләр, Исламият җир йөзендә бердән-бер хак вә гадел дин булуын исбатлар һәм бүген яшәп килгән башка бер дин дә ул чорда калмас. Бохари риваять кылган хәдисләрдә әйтелә: “Гайсә килгәч дуңгызны үтерер һәм тәрене сындырыр”. Ошбу хәдискә таянып. Исламият галимнәре әйтәләрдер: “Гайсә иңгәнче беркемнең дә дуңгызны үтерергә һәм чиркәүләрдәге тәреләрне сындырырга хакы юк”.

Тик Гайсә (г.с.) вафат булгач, халыклар тагын имансызлыка кайталар. Җир йөзендә әхлаксызлык, әдәпсезлек, гөнаһ вә фәсөд таралыр, көннән-көн тирәнрәк тамыр җәер һәм, ниһаять, кешеләр гамәл вә гыйбадәт һәм исламиятнең бөек йолаларын да онытырлар. Алар өчен намазның да, Рузаның да, зәкят илә хаҗның да әһәмияте калмас. Менә шул чор хакында рәсүлебез (с.г.с.): “Хәрам мәчетендә хаҗ кылу тукталмыйча кыямәт көне килмәс”, — дигән (Сахих әл-Хаким, 453/4). Хаҗ кылуның тукталуы шуннан гыйбарәт булыр ки, Хабәшә, ягъни бүгенге Эфиопия мәмләкәтеннән, кара тәнле, зәңгәр күзле, зур корсаклы, пеләш башлы бер адәм, үзе белән хабәши халкыннан булганнарны ияртеп килеп, Кәгьбәтулланы ишәрләр. Аның ташын ташка аерып, андагы хәзинәләрне алган вакытта, Җир йөзендә аларга каршы чыгарлык бер тәкъва, иманлы зат табылмас. Ошбу гамәл белән Кәрамдагы хаҗ гамәле вә гөмрә кылу, таваф вә корбан чалулар тәмам булыр.

Кыямәт якынаюын белгертүче җиденче галәмәт — ул Корән Кәримнең күккә күтәрелүедер.

Белгәнебезчә, Аллаһ ошбу Китапны рәсүлебезгә (с.г.с.) халыкларны һидаяткө күндерү өчен Җәбраил (г.с.) фәрештә аркылы иңдергән иде. Ошбу Коръән илә вәхши гарәп кабиләләре берләште. Хәтта бөек цивилизация дәрәҗәсенә күтәрелде. Коръән күп төрле халыкларны берләштереп, зур бер хәлифәт төзүгә сәбәп булды. Коръән халыкларга бөек мәдәният фән вә гыйлем, әдәп вә әхлак, шифа һәм гыйбадәт бүләк итте. Коръән битләреннән халыклар борынгы халыкларның тарихлары, гасырларның һәм милләтләрнең югалуы һәм дә кешелек дөньясының киләчәге, хәтта икенче дөнья — ахирәт турында да мәгълүмат алды. Коръән Кәрим бүгенге көндә дә иң актуаль китап булып санала. Аның исеме дә “укылган һәм укыла торган китап” дип тәрҗемә ителә. Хәзерге көндә иң күп укылган китап — ул Коръәндер, чөнки җир йөзендәге бер миллиард 386 миллион мөселман Корьәни көрим битләреннән аятьләрне көнгә биш мәртәбә укыйлардыр. Коръән халыкларның калебләрен йомшартучы, нәфесләрен дәвалаучы һәм тормышларын яктыртучы, гаиләләренә бәхет өстәп, дәүләтләр һәм җәмгыятьләрне төзекләндерүче китаптыр. Әмма Аллаһ Тәгалә ошбу Китабында безләргә әйтте: “Мин сезләрдә булган халәтләрне үзгәртмәмен, үзегез аны үзгәртә башламыйча”. Ягъни кеше иң әүвәл хакыйкатьне зиһене вә калбе илә аңлап, шуңа омтылса гына Аллаһ аңа һидаят бирер. Әмма хакыйкатьтән качкан вә ерагайган бәндәләрдән Аллаһ һидаятне алыр.

Кыямәт якынаю белән халыкларда иман зәгыйфьләнер дидек. Алар намазларын, Рузаларын, зәкят вә хаҗларын онытырлар дидек. Шуңа күрә җир йөзендәге халыкларда Коръәнгә ихтыяҗ калмас һәм шул вакыт Аллаһ Коръәнне күтәрер. Ягъни Мөсхаф Шәрифләребез буш кәгазь сурәтендә калыр һәм аларның сәхифәләрендә һичбер хәреф таба алмаслар. Берничә көннән соң Аллаһу Тәгалә Коръәнне кешеләрнең күңеллөренннән дә алыр һәм алар хәтта “өлхәмдү лиллаһи” дигән кәлимәне дә әйтә алмаслар. Менә шундый заман җитәр. Бүген безнең кулларыбызда Коръән бар һәм без аны укый алабыз, ул өйрәткәнчә яши алабыз. Гафил булмыйк, җәмәгать, укыйк без бу бөек Китапны. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: “Кыямәт көнендә Мәхшәр мәйданына баскач, Аллаһ әйтер: “Укы ятлаган Коръән аятьләреңне! һәр укыган аятең илә сиңа дәрәҗә бирермен һәм синең соңгы дәрәҗәң — соңгы аятең иләдер!” Шуңа күрә, Коръәнне уку һәм ятлау белән генә чикләнмичә, ул өйрәткәнчә яшәү — тормышның мәгънәседер һәм безнең зур бурычыбыздыр.

“Кыямәткә сәяхәт” китабының икенче бүлеге тәмам булды. Өченче бүлектә без сезне кояшның Мәгъриб тарафьюнан чыгуы, Мәккәдәге Сафа тавы астыннан кеше башлы хайван — “Дәббә”нең чыгуы; һәм дә мөэминнәрне вафат кылучы “Рих”, ягъни җил хакында сүз алып барырбыз. Бу Кыямәт көненең соңгы галәмәтләре булыр. Әмма китабыбыз аның белән генә төгәлләнмәс, сезләрне тәүбә кылу рәвешләре. Сурга өрелү, кабердән кубарылу. Мәхшәргә сөрелү, Шәфәгать кылыну. Хисап мәйданындагы хәл-әхвәлләр һәм Җәннәт илә Җәһәннәм турында тирән вә мавыктыргыч хикәяләр белән таныштырырбыз.

 

“Кыямәткә сәяхәт”. Рамил Юныс.

Кояшның Мәгъриб — Көнбатыш тарафыннан калкуы

Үткән бүлектә без Кыямәт көненең бишенче, алтынчы һәм җиденче галәмәтләре белән танышкан идек. Алар Төтен-Духан, Кәгъбәтуллаһның ишелүе һәм Коръәннең күтәрелүе. Аңлавыбызча, бу галәмәтләр Исламиятнең ишелүе вә халыклар арасында диннең мәгыйшәттән чыгуы һәм әдәп-әхлакның зәгыйфьләнүедер. Белгәнебезчә, дөньяда бернәрсә дә тик тормый, һәр нәрсә хәрәкәттәдер.

Соңгы хаҗ гамәлен үтәгән вакытта Рәсүлебезгә (с.г.с.) “Майдә” сүрәсенең, өченче аяте иңә. Анда Аллаһу Тәгалә: “Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә Ислам дине белән бергә биреп бетердем һәм риза булып Ислам динен сезгә ихтыяр кылдым!” — дип әйтә. Шул вакыт барлык хаҗилар шатлана, куана башлый, чөнки Ислам дине төгәлләнде, аның хөкемнәре дә тәмам ачылды. Тик бер Әбү Бәкер (р.а.) читкә китеп елый иде. Гаҗәпләнеп аңардан сорадылар: “Ник егълыйсың, йә, Әбү Бәкер? Динебез кямилләнде, төгәлләнде!” Аларга җавап итеп Әбү Бөкер (р.а.): “Һәрнәрсә төгәлләнгәч, кими башлый!” — диде.

Аның бу сүзләре хакыйкатькә туры килде. Рәсүлебез (с.г.с.) вафачының икенче көнендә үк Ислам динендә бүленү, низаг һәм зәгыйфьләнү башланды. Һәм гасырлар үтү белән Ислам рәсүлебез (с.г.с.) чорындагы хәленнән зәгыйфьләнә барды, төрле фирка-мәзһәбләр пөйда булды. Бер Ислам хәлифәлегенә төрле милләтләр, төрле дәүләтләр берләште һәм шуның нигезендә ике мөселман фиркасы арасында чиксез бәхәс һәм кан коюлар булды.

Бу түбәнгә төшү күпме дәвам итте соң? Бүгенге бөек мөселман голәмәсенең сүзләренә караганда, гомум галәм масштабында Ислам диненең зәгыйфьләнүенең соңгы иң түбән ноктасы булып 1940-1960 еллар тора. 1914 елда ук: “Киләчәктә һәр милләт үз теләге илә Исламиятне ихтыяр кылачак!” ~ дип әйтеп куйган бөек милләттәшебез, галим Муса Җаруллаһ Бигиев. Бу сүзләрне китаплары аша халык арасында таратканы өчен Патша Русиясенең христиан хөкүмәте Муса Бигиевны эзәрлекләми. Ә менә 1966 елда Мисыр хәтле Мисырда, ягъни мөселман дөньясының гүзәл вә иң кыйммәтле җәүһәрләреннән берсе булган илдә: “Ислам дине — киләчәк дине!” — дип бәян кылган Сәет Котыбны хөкүмәт үлем җәзасына тарта! Исламиятнең моннан да түбән бер хурлыклы халәтен күз алдына китерү мөмкин түгел.

Нәкъ менә шушы корбаннан соң Аллаһ, тугры колларын шатландырып, Ислам хәрәкәтенә куәт биреп, аны үстереп җибәрә. Ислам үсешенең графигы, күргәнегезчә, пәйгамбәребез (с.г.с.) заманындагы югары ноктадан түбәнгә төшә, һәм Аллаһның рәхмәте илә, адәм балаларының тырышлыгы, галимнәр һәм калебта сакланган иман куәте илә XX гасырның урталарыннан бу график кире югарыга омтыла. Ниһаять, 1979 елда дөньяны Ирандагы Ислам инкыйлабы тетрәтә.

Бүгенге көндә Ислам диненең дөнья буйлап күтәрелеп килүен күрү кыен түгел... Моның дәлилләре дә бар. “Сәҗдә” сүрәсенең 5 аятендә Аллаһу Тәгалә: “Аллаһ күктән башлап җиргә кадәр булган эшләр (әмер) илә идарә итәр, соңра ул әмер яки тәдбир Аллаһ янына менәр, сез саный торган дөнья еллары белән мең ел озынлыктагы бер көндә”, — ди. Биредә “әмер” (эшләр) сүзе Ислам эшен белдерә, ә бу эш белән күктән алып җиргә кадәр идарә итү — аның күктән иңеп, җирдә ныгып калачагына ишарәли. Моннан соң билгеле бер вакыт җиткәч, ул әмер кире Аллаһ янына ашар. Ул вакытның дәвамы адәм исәбе белән бер мең елдыр. Аның ныгу вакытының күпме булачагын уйласак, хәдисләрнең берсендә өч йөз ел хакында хәбәр ителә: “Буыннарның иң хәерлесе — минем буындыр, аннан соң — аңа иярүчеләр, аннары боларга иярүчеләр вә моннан соң малларының күплеге илә масаючы вә һәртөрле байлыкны сөюче кешеләр килерләр” (Тирмизи 31:39). Шулай итеп, без Исламиятнең киләчәгенә кагылышлы бер хәбәр күрәбез. Мәккә чорының урталарында, Ислам диненең бик зәгыйфь булуына да карамастан, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) бу диннең җирдә ныклап тамыр җәячәге турында вәхи иңә. Исламның бу тамырлануы өч йөз ел дәвам итәчәк. Моннан соң Ислам үсеше акрынаячак һәм ул мең ел дәвамында зәгыйфьлек чорын кичерәчәк. Шуннан соң Исламиятнең үсеше яңадан башланачак вә рәсүлүллаһ (с.г.с.) заманындагы тизлек илә барачак. Бу, әлбәттә, үзенчәлекле процесс. Дөньяга караш һәм халыкларның күзаллаулары, фәннең алга китүе Исламның үсешенә йогынты ясамыйча калмый. Шуңа күрә дә, бүген исләми хәрәкәтне әйдәүче галимнәр өчен дөнья, фән вә гыйлем белән беррәттән, Ислам шәригатен дә тирән аңлау вә бүгенге дөньяны дөрес күзаллау гаять мөһимдер.

Бу үсеш, алда әйтеп киткән китапларыбызга караганда, Мәһди һәм Гайсанең (г.с.) иңүенә кадәр дәвам итәчәк. Әмма Гайса (г.с.) вафат булганнан соң, бу график тагын аска юнәлә. Пәйгамбәребезгә кадәр дә дин аскы тарафтан өскә күтәрелгән кебек, Гайсадән (г.с.) соң да бу аска тәгәрәү Кыямәт купканчы дәвам итәр.

Җир йөзендә һәм, гомумән, Галәмдә табигать күренешләре күбесенчә адәм балаларының гамәлләре белән тыгыз бәйләнештәдер. Әлбәттә, бу канунны илаһият илә дуслыкта булган иманлы бәндәләр генә белерләр. Рухияттән ерак торган вә үзләрен галимнәрдән санаган кешеләр табигать күренешләрен бары тик физик законнар белән генә аңлатырлар. Ягъни, әгәр җир тетрәсә, аның сәбәбен жир катламнарының, яки астагы су, яки башка матдәләрнең күченүләреннән санап фаразлыклар. Җил-давыл купса, төрле җылылыктагы һава катламнарының, хәрәкәте нәтиҗәсендә атмосфера басымының үзгәрүе белән аңлаталар. Әлбәттә, фәнни яктан караганда, бу дөрес, әмма алар дөньядагы һәр хәрәкәтнең илаһи канунга нигезләнүен оныталар. “Ганкәбут” сүрәсенең 40 аятенә баксак, Аллаһу Тәгалә: “Без аларның һәрберсен гөнаһлары илә газапладык. Кайберләреңә таш яудырдык, кайберләрең җир йотты һәм кайберләре суда батып үлде”, — ди. Әлбәттә, бу аять кайбер тарихи вакыйгаларны бәян итсә дә, әлеге канун барлык табигать күренешләренә дә кагыла. Аллаһу Тәгалә әйтә: “Әгәр дә сиңа бер игелек килсә, ул Аллаһтандыр, әгәр дә бер кайгы-хөсрәт килсә, бу синең үзеңнәндер!” Ягъни, үзең кылган гөнаһың сәбәпледер. Шуңа күрә, үзебезнең иманнарыбызны арттырып, гамәл вә гыйбадәтләребезне дөресләп, без җәмгыятьне генә түгел, бәлки Җир йөзендә вә Галәмдә булган табигать күренешләренә дә зур тәэсир ясый алабыз икән.

Ислам диненең түбәнгә тәгәрәгән бер чорында, адәм балаларының гөнаһлары гаять күбәйгән һәм игелеклелек нык азайган бер чорда, Галәмнең хәтта яшәеш кануны үзгәрер. Әлбәттә, бу үзгәрешкә фәнни яктан да аңлатма бирергә мөмкин булыр, чөнки Аллаһның хикмәте шулдыр ки, Ул Үзенең кодрәтен гыйлем илә чолгады. Мәсәлән, һәр адәм баласының үлемен фән яки медицина күзлегеннән исбатларга мөмкин, әмма кешенең үлеме шул сәбәпкә генә бәйлеме, әллә Алла-һының башка бер хөкеме бармы? Уйлап кына карагыз, и-и, фикер ияләре!

Кояшның көнбатыш — мәгъриб тарафыннан чыгуы да табигатьнең үзгәрүеннән туган дәһшәтле бер вакыйгадыр. Бу гайре табигый һәм коточкыч күренештер. Мәгърибтөн чыкканчы, Кояш һәр көнне Аллаһтан калку өчен рөхсәт сорыйдыр, һәм Аллаһу Тәгалә аңа һәр көнне рөхсәт бирә. Әмма бу Көн алдыннан Аллаһтан рөхсәт булмас һәм Кояш өч тәүлек буе калыкмас. Адәм балалары гаҗизләнеп җир йөзенең мәгърибендә вә мәшригында Кояшның калкуын көтәрләр, әмма алар өч тәүлек дәвамында караңгылыкта яшәрләр. Уйлап карагыз әле: физиканың кайсы законнарына таянып. Кояш өч көн буе дөнья күгендә балкымыйча торыр икән? Ә бит болай булачагын инде галимнәр дә раслады! Шул өч көн үтеп киткәннән соң, Кояш, ниһаять, Галәмне биләп алган төн караңгысын ертып күтәрелер, әмма адәм балалары көткән Көнчыгыш тарафыннан түгел, Мәгъриб тарафыннан! Шул вакытта, Көнчыгыш офыгына күзләрен төбәп торган кешеләр арасыннан берәүләр: “Карагыз! Карагыз! Көнбатышта шәфәкъ җәелә!” — дип кычкырырлар. Бу аваз Җирнең төрле урыннарында яңгырап, Күкләргә бәрелер һәм, алар аша уза алмыйча кире Җиргә атылып, һәр кешенең калебенә яшен кеби бәреп керер вә һәр адәм баласы тетрәнеп, коелып төшәр. Әсселе-суыклы булып, маңгаена салкын тир бәреп чыкканын сизмичә, кешеләр Көнбатышка таба борылырлар вә бу дәһшәтле манзараны күрерләр. Шул чакта бөтен Җир халкы, бу күренешнең фәкать Аллаһның кодрәте илә генә булуына инанып, тәүбәгә килерләр, тик беркемнең дә тәүбәсе кабул кылынмас. Рәсүлебез (с.г.с.) әйтә: “Тәүбә ишекләре җаныгыз бугазыгызга терәлгәнче һәм Кояш мәгърибтән чыкканчыга кадәр ачыктыр” (Мөслим: 2703).

Бу хәлнең фәнни аңлатмасы да бар. Белгәнебезчә, моннан биниһая күп миллиард еллар элек “Вig Ваng”, ягъни “Зур шартлау” нәтиҗәсендә Галәм вә дөньябыз барлыкка килгән. Һәм бүгенге көнгә кадәр Галәм киңәя бара. Моның хакында Аллаһу Тәгалә әйтә: “Без Күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык һәм Без аны киңәйтәбез” (Зөрият: 47). Галәмнең киңәюен фән егерме ел элек кенә исбатлады. Галимнәр ерак галактикалар спектыры кырының кызыл төскә таба күчүен ачыклап, бу күренешнең Галәм киңәюе аркасында гына була алуын исбатладылар. Коръән Кәримдә унбиш гасыр элек бу өлкәдәге олуг мәгълүматның бәян ителүе — барча гыйлем ияләренә һәм фикерләүче кешеләргә гыйбрәттер. Галәмнең киңәюе аның тыгызлыгына (плотность) бәйле. Бу тыгызлык бер соңгы-критик ноктасына җиткәч, Галәм кире җыела башлый. Моның хакында Аллаһу Тәгалә безләргә бәян кылып: “Без әүвәл башлап халык кылганыбыз кебек, һәрнәрсәне әүвәлге сурәтенә кайтарырбыз, бу Безнең өстебезгә алган хак вәгъдәбездер, тәхкыйк, Без вәгъдәбезне үтәүчеләрдер” (Әнбия: 104).

Аңлашыла ки. Галәм кире үзенең халәтенә кайта башлагач, аның күп кануннары үзгәрәчәк, һәрнәрсә кирегә китәчәк, һәм шул нисбәттән Кояшның да мәгърибтән чыгуы Галәмдә барган гомуми процессларның бер чагылышы гынадыр. Чөнки Галәмдә булган һәрбер матдә, йолдызлар, галактика вә метагалактикалар һәммәсе дә тыгыз бәйләнештә тора.

Кояшның Мәгърибтән чыгуын тәфсилләгән аять Кәримә дә бар. Аллаһу Тәгалә “Әнгам” сүрәсенең 158 аятендә: “...яки Раббыңның бөгъзы галәмәтләре килгән көндә һичкемнең иман китерүе файда бирмәс, һәм әүвәлрәк иман китергән, ләкин Кәрамнардан тәүбә итмәгән вә фарызларын үтәмәгән хәлдә яшәве файда бирмәс. Әйт: “Көтегез Аллаһ газабын!” — дип”. Рәсүлебез (г.с.) бу аятьне тәфсирләп, безләргә хәбәр бирде: “Бу аять нәкъ ошбу вакыйганы тәфсилли, — диде. — Кыямәт көне килмәс, Мәгъриб тарафыннан Кояш чыкканчы, Кояш күк гөмбәзендә барлыкка килгәч, һәрбер кеше иманга кайтыр, тик аңа бернәрсә дә ярдәм итмәс” (Бохари: 4636; Мөслим:157).

Җир йөзенә кешеләр белән сөйләшүче хайванның чыгуы

Кешелек дөньясы борынгыдан ук җан ияләренең фәкать тел белән генә аралышуына гадәтләнгән. Әмма тел бердәнбер ысулмы яисә дөньяда башка төрле аралашу ысуллары да бармы? Белгәнебезчә, тавыш — ул һавада барлыкка килгән дулкындыр. Әмма ул дулкыннарны тавыш кына түгел, ә башка төрле көчләр: энергия, җылылык, хәтта күңелләрдә булган хисләр дә тибрәтә ала. Шуңа күрә, бер ноктада барлыкка килгән дулкын икенче ноктага җитә ала һәм, шулай итеп, ул ике нокта арасында элемтә барлыкка килә.

Бер ананың ерактагы баласы хәлен күңеле илә сизүен, яки һәрберебезнең дә берәр хәл булыр алдыннан күңел шомлануын яки шатлануын ничек аңлатырсыз? Болар, әлбәттә, һәммәсе дә әлеге фән тарафыннан ачыкланмаган, ләкин киләчәктә бу күренешләр гыйльми аңлатма табар дигән ышануда калабыз. Ошбу сүзләребезне бәян итеп, рәсүлебездән (с.г.с.) унбиш гасыр элек иңгән хәдискә карыйк әле. Җир йөзендә хайваннарның, кошларның сөйләшүләре әле һичнинди гаҗәпсенү уятмас икән, бит ул әйтте: “Кыямәт көне килмәс, кыргый хайваннар кешеләр белән аралашмыйча, чыбыркының чугы хуҗасы белән сөйләшмичә һәм аяк киеменең бавы иясенә дәшмичә һәм аяклары Сәхибына ни кылганнарын әйтеп бирмичә” (Әхмәд: 84/3). Болар барысы да Ахирәттә түгел, ә бу дөньяда буласы хәлләрдер.

Алда әйткәнебезчә, дөньяның яшәеш кануннары үзгәрәчәк, һәм аларга бүгенге дөнья күзлегеннән аңлатма бирүе бик авыр.

Кояш Мәгърибтән чыгып, берничә сәгатьтән соң дөньяга Дәббә исемле хайванның барлыкка киләчәге диндә мәгълүмдер. Ул шундый бер сыйфатка ия булыр, аны сыйпаган кешенең маңгаена “мөэмин” яки “кяфер” дип язылыр икән. һәм бу кешеләр хәтта үзләренең көнкүреш аралашуларында да “йә, мөэмин!” яки “йә, кяфер!” дип эндәшерләр икән, чөнки бу сүзләр аларның маңгайларына язылган булыр.

Бу вакыйга хакында Аллаһу Тәгалә “Кырмыска” сүрәсенең 82 аятендә болай диде: “Вәгъдә ителгән Кыямәт килсә, алар белән сөйләшә торган бер җан иясен җирдән чыгарырбыз. Кешеләрнең кылган эшләрен сөйләр, әмма алар, әлбәттә, Безнең аятьләребезгә иман китермәс булдылар!”

Бу хайванның кайсы җирдән һәм нинди кыяфәттә булуы сахих хәдисләрдә бәян кылынмады. Без үзебезнең китабыбызда фәкать сахих, ягъни дөрес хәдисләргә генә таянуны нигез итеп куйдык. Һәм шуның белән күп хорафатларга ишек яптык.

Җил, ягъни җиңел һава илә мөэминнәрнең вафат булуы

Кыямәт көнен белгертүче олуг галәмәтләрнең соңгысы, ягъни унынчысы ул “Рих”, ягъни җиңелче бер җил килүедер. Бу җилнең максаты — мөэминнәрне йоклаган вакытта җиңел үлем илә вафат кылудыр. Иртән уянганнан соң, күп кешеләрнең сәбәпсез вафат булуларын күрерләр, әмма бу Аллаһның бер олуг хикмәте илә кылыныр, ул да булса дәһшәтле һәм дөньяда иң куркыныч көн — Кыямәт көненә фәкать бер тәүлек калган булыр.

Белгәнебезчә, Аллаһу Тәгалә бу җирне, күкләрне анда яшәгән бәндәләрне бер Аллаһка хезмәт вә итагать итүләре өчен яратты. Бу дөньяның яратылу максаты — йорт салу, гаилә кору, байлык җыю, хәтта иген чәчеп, иген җыю гына да түгелдер, и, җәмәгать. Болар безнең өчен кирәк-ярак булган йомышыбыз гына. Галәм яратылды Галәмнең Хуҗасына гыйбадәт кылу өчендер. Бит аятьләрдә әйтелә: Аллаһка тәсбих әйтәдер җирдә вә күкләрдә булган һәрнәрсә, дип. Ягъни, Аллаһка тәсбих әйтә кошлар, хайваннар, җансыз матдәләр, үсемлекләр, ташлар, кыялар, таулар, йолдызлар һәм планеталар. Бу Галәм кануныдыр. Тик Аллап әйтте: сез аларның тәсбихләрен аңламассыз, дип. “Тәсбих” дигән сүз — ул зикер әйтү генә түгел, ә бәлки үзенең яшәеше белән Аллаһ куйган кануннан тайпылмавы зур тәсбих булып саналыр. Тик адәми затлар белән кайбер җеннәр тәсбихтән, ягъни Бөек Хуҗага итагать итүдән баш тарталар. Шуның белән галәмдәге төзелеш тәртибен бозалар. Сәламәт организмга кергән микроб-бактерия-вирус кебек бу системаны какшаталардыр. Ни гаҗәп, дөньяның ошбу гүзәл сыйфатта саклануы — җир йөзендә әле бер Аллаһка табынучы бәндәләрнең булуыдыр. Әйе, нәкъ әнә шулай һәм бу хактыр.

Кыямәт көненең соңгы галәмәте Рих булганнан соң, җир йөзендә һичбер мөэмин калмас, ягъни “Лә илаһә илләл-лаһи” дип әйтә торган кеше калмаганда, бу дөньяның дәвам итүендә мәгънә калмый. Күрегез әле: кыямәтнең кубуы, әлбәттә, Аллаһның тәкъдире илә булса да, сәбәбе үзебезнең нәфесебезне тыя алмыйча, гөнаһ юлында булып, Аллаһка итәгать итмәвебездәдер.

Ошбу вакыйгадан соң җир йөзендә иң азгын-тузгын һәм имансыз бәндәләр калыр. Алар үзләренең тормышларын гадәти рәвештә дәвам итәрләр, базар кылырлар, эшләренә барырлар, күнегелгәнчә яшәрләр, әмма бу дөньяның соңгы минутлары җитеп килүен белмәсләр, чөнки бу хәл бер тәүлек буе дәвам итәр. Һәм, ниһаять, Җомга көне туар. Кояш баеганчыга кадәр, ягъни безнеңчә ахшам намазына кадәр, көн тын булыр. Әмма ахшам вакыты керү белән, тынлыкны ертып, күктән дөньяда булмаган бер тавыш ишетелер. Бу тавыш колакларны гына түгел, хәтта күңел-йөрәкләрне урыныннан кубаручы булыр. Бу хакта без дүртенче бүлектә сөйләшербез.

Беренче мәртәбә Сурга өрелү

Алда әйткәнебезчә, Аллаһу Тәгалә Кыямәт купканны Үзенең сөекле бәндәләренә күрсәтмәс. Һәм бу олуг бер дәлил булып торадыр. Бүгенге көндә кайбер адәми затларның кыямәт көне шушы елда, шул вакытта вә көндә дип әйтүләре буш сүз. Чөнки әле җир йөзендә миллиардтан артык мөэмин-мөселман яшидер һәм динебез көннән-көн үсә. Әлхәмдү лиллаһ, Кәгъбөтуллаһ исән, Коръән кулыбызда, бу безнең зур дәлилебез һәм, ошбу китапларыбыз да кешеләргә бу мәсьәләдә дөрес фикер йөртеп, нигезле нәтиҗә ясарга ярдәм итәр.

Аллаһу Тәгалә “Хаҗ” сүрәсенең 2 аятендә Сурга өрелгән көнне тәфсилләп әйтте: “Ул көнне күргән һәр имезүче хатын имезә торган баласын онытыр, вә һәр йөкле хатын йөген вакытсыз төшерер, вә ул көндә кешеләрне исерекләр хәлендә күрерсең, тик алар хәмер эчеп исермәгән, ләкин Аллаһ газабы катыдыр, куркудан гакыллары томаланган чактыр”.

Сур дигәнебез Аллаһу Тәгалә халык иткән бер мөгезсыман әйбер булыр. Аңа өрүче зат Исрафил исемле фәрештәдер. Ул фәрештәнең вазифасы ошбу Сур мөгезенә ике мәртәбә өрүдер. Беренче мәртәбә өрүе аның һәлак итү вә барча җан ияләрен вафат кылудыр. Бу дәһшәтле көндә, Сурга өрелгәч, Җир, Кояш, Ай һәм барча йолдызлар күчәрләреннән ычкынырлар, таулар каз мамыгы кебек очарлар, Күк ярылыр, һәм җир өстендә булган атмосфера кыска вакыт эчендә юкка чыгар. Җеннәр, адәмнәр, хайваннар бергә чуалып, качар урын тапмаслар, уңга чабарлар, сулга атылырлар. Бу вакытта җеннәр, ниһаять, кеше күзенә күренер булырлар, әмма коты очкан кешенең хәсрәте инде җен күзәтүдә булмас. Моннан тыш, ни гаҗәптер, Аллаһу Тәгалә әйтә: “Су өстен ут биләп алыр”, ди, ягъни су янар. Галимнәрнең бу вакыйгага да аңлатмалары бар. Су ике атом водород һәм бер атом кислородтан торадыр. Һәм кислород ярдәмендә водород бик нык ялкынланып, биниһая көчле куәт илә утка әверелер.

Бу вакыйгалар хакында Аллаһу Тәгалә Коръәндә дә безгә күп мәгълүматлар бирә. Шуларның берсе: “Әгәр Сурга беренче мәртәбә өрелсә. Җирдә вә күкләрдә булган һәр җан иясе үләр. Мәгәр Аллаһ теләгән затлар үлмәсләр. Соңрак, икенче мәртәбә өрелгәч, һәммә кешеләр каберләреннән чыгып:

“Безгә хәзер ни була инде?” — дип басып торырлар” (Зүмара: 68).

Икенче бер аятьтә Аллаһу Тәгалә әйтә: “Кыямәт җитеп, Сурга өрелсә, ул көндә кешеләр арасында файда итә торган нәсел-нәсәб булмас. Һәм бер-берсенең хәлләрен сорашмаслар” (Мөэминнәр: 101). Өченче бер аятьтә Аллаһу Сөбханәһү вә Тәгалә әйтә: “Кыямәт көнендә таулар ничек булыр? — дип синнән сорыйлар. Әйт:

“Ул көндә тауларны Раббым урыннарыннан кубарып, көл кебек очырыр. Соңрак Ул җирне тигез кылыр, үлән үсмәслек итеп. Ул җирдә чокыр вә калкулыкны күрмәссең” (Таһа: 105-107). “Һәм бу Көндә кеше әйтер: “Бу куркынычтан кая гына качарга?” — дип. Бүген качып котыла торган урын юк” (Кыямәт: 11-12).

Исрафилнең Сурга өрүе дәвам итәр һәм ул аны барлык җан ияләре һәлак булганчыга кадәр яңгыратып торыр. Бу вакытта җир йөзендә һәммә җан ияләре вафат булыр, барлык адәм балалары, җеннәр, шайтаннар, кошлар һәм хайваннар, хәтта фәрештәләр дә һәлак булыр. Олуг фәрештәләр: Җәбраил, Микаил, Исрафил һәм үлем фәрештәсе генә исән калыр. Шуннан соң Аллаһу Тәгалә үлем фәрештәсенә бу олуг фәрештәләрнең дә җанын алырга әмер кылыр. Һәм соңра әмер кылыр үлем фәрештәсенә үз җанын үзе алырга. Шулай итеп, Аллаһу Тәгалә Үзе генә калыр. Бу хакта “Касас” сүрәсенең 88 аяте сөйли: “Аллаһудан башка һәрнәрсә һәлак булучыдыр”. Әмма “Зүмара” сүрәсенең 68 аятенә таянып: “Әгәр Сурга беренче мәртәбә өрелсә, Җирдә вә күкләрдә булган һәр җан иясе үләр. Мәгәр Аллаһ теләгән затлар үлмәсләр...” — бер төркем галимнәр кайбер затларның исән калачагын дәлиллиләр. Бу бигрәк тә рух хакындадыр. Мәсәлән, Ибн әл-Кайим әл-Җәүзия хәзрәтләре үзенең “Рух” китабының 71 битендә әйтәдер: “Рух бер халык кылынгач, һичкайчан үлмәс, үлем безнең тән өчен генә, әмма рух яки газапта, яки нигъмәттә булыр, һәм шул халәтендә сакланып, Аллаһу Тәгалә аны Кыямәт көнендә кире хуҗасына кайтарыр”. Моның тагын бер дәлиле бар. Аллаһу Тәгалә “Бәкарә” сүрәсенең 28 аятендә: “Ничек сез Аллаһка көферлек кыласыз, сез мәет идегез һәм Без сезне терелттек. Шуннан соң вафат булырсыз һәм янә терек булырсыз, һәм Аның хозурына кайтырсыз”. Күргәнебезчә, адәм баласы ике үлем вә ике тереклек кичерер. Аның берсе — аналар карынында җан кергәнче мәет булабыз, һәм рух өрелгәч тереләбез. Бу беренче үлем вә беренче тереклек булды. Гомеребезнең азагында без янә бер үлем кичерербез һәм Кыямәт көнендә янә терек булырбыз. Бу икенче үлем һәм икенче терелү бүген патшамын! Кайда җәберләүче патшалар һәм кайда тәкәбберләр?” — дип әйтер. Шуннан соң җирне китап япкан кебек каплап, сул кулына алып әйтә: “Мин патшамын! Кайда җәберләүче патшалар һәм кайда тәкәбберләр?” (Мөслим: 2788). Бу хәдистән күргәнебезчә, Аллаһның иң бөек Зат икәнлеге һәм Кыямәт көненең олуг падишаһы булуы исбатлана, әмма “кул” дигәндә, без аның нинди икәнлеген әйтә алмыйбыз. Кайбер тел галимнәре, гарәп телендә “кул”, ягъни “йөд(үн)” сүзе “әййәдә” дигән фигыльдән алынганлыгын күрсәтеп, мәгънәсе “куәт” вә “кодрәт” икәнлеген фараз кылдылар. Ә мөэмин-мөселманнарга рәсүлебездән калган хак хәдисләргә иман китерү фарыз, Аллаһ сыйфатларының асылда нинди булуын, ягъни кәйфиятен үзебезнең тар акылыбыз илә аңлый алмасак та.

Икенче мәртәбә Сурга өрелү

Җирләр һәм күкләр тамам булды. Аллаһу Сөбханәһү вә Тәгалә вә Ул халык кылган җаннар гына исән калды. Моннан соң нәрсә булыр? Әлбәттә, бу бик кызык сораудыр. Аллаһ ошбу халәттә Галәмне кырык ел тотар. Һәм шуннан соң Аллаһ иң әүвәл Исрафил фәрештәне янә терелтер һәм аңа икенче мәртәбә Сурга өрергә әмер кылыр. Исрафил Сурга өрү белән, тере калган рухлар каберләрдә икенче терелүдә барлыкка килгән тәннәре илә янә кавышырлар. Бу хакта Аллаһу Тәгалә “Исра” сүрәсенең 52 аятендә әйтә: “Ул көндә Исрафилнең Сурга өрүен Аллаһка хәмед әйтеп кабул итәрсез. Кубарылу юк! — дип каршы тора алмассыз, вә кубарылганнан соң “кабердә аз гына тордык”, дип белерсез”. Шулай итеп, тип-тигез җир өсте кинәт хәрәкәткә килер, вә күз карашы җиткән кадәр сузылган офык илә офык арасы җир астыннан аптырап вә тетрәнеп чыгып килүче миллионлаган, миллиардлаган кешеләр илә тулыр.

Шулардай җир йөзендә иң беренче пәйда булган кеше Мөхәммәд ибн Габдулла (с.г.с.), соңгы пәйгамбәребез булыр. Үзенең хәдисләрендә ул: “Мин өстендә җире ярылган беренче кеше булырмын!” — дип әйтте (Мөслим: 2278). Бу вакыйганы тәфсилләп, Аллаһу Тәгалә “Мәгариҗ” сүрәсенең 43-44 аятьләрендә: “Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, һәм аларның күзләре куркудан томаланган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер”. “Йасин” сүрәсендә дә Аллаһу Тәгалә бу вакыйганы тәфсилләп болай диде: “Аллаһка инанмаган кешеләр каберләреннән кубарылгач: “Безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды?” — диярләр. Аларга әйтерләр: “Бу көн Раббыгыз вәгъдә иткән һәм пәйгамбәрләр хак сүз илә сөйләгән көндер”. Менә шул рәвешле Кыямәт көне туар.

Бу көннең озынлыгы илле мең елдыр. Әлбәттә, бу Аллаһ тарафындагы бер көн генә, ә илле мең ел ул кеше хисабы белендер. Бу хакта Аллаһ “Мәгариҗ” сүрәсенең 4 аятендә хәбәр бирә: “... ул көннең микъдары илле мең елдыр”. Әгәр дә Альберт Эйнштейнга Коръәннең ошбу аятен күрсәтүче булса, ул кайбер бөек гыйлем ияләре кебек иманга килеп үлгән булыр иде. Аллаһу Тәгалә бу аятендә безләргә Эйнштейн ачкан Нисбилелек теориясен (теория относительности) бәян итә түгелме? Күп кешеләр сорыйлар: “Җир йөзендәге бөтен халыкка Аллаһ ничек хисап кылып бетерер икән?” — дип. Һич тә борчыласы юк, илле мең ел һәрнәрсәгә дә җитәр. Әмма рәсүлебез (с.г.с.) әйтә: “Минем өммәт дөньяда азаккы булса, Кыямәт хисабында беренче булыр!” Әлбәттә, Хисап, Мизан һәм Мәхшәр мәйданының халәтләре хакында без киләсе китапларыбызда тирәнрәк тукталырбыз. Бу урында без бу көннең кайбер мәгълүматлары белән генә чикләнербез.

“Бу көндә Җәһәннәмне алып килерләр. Җәһәннәмнең җитмеш мең тоткычы бар. Һәр тоткычны җитмеш мең фәрештә тоткандыр” (Мөслим: 2842). Бу көндә аяк басар урын юк, кая карасаң да кешедер. Бер аяк басар урынга ун кеше туры килер. Бу көндә Кояш якынаер һәм ул нәкъ баш өстендә эленеп торган кеби тоелыр. Шуның кадәр кызулыктан кеше качар урын таба алмас. Тик бик бәхетлеләр өчен Аллаһның рәхмәт күләгәсе булыр, әмма бу турыда сүз алда, иншаллаһ.

Кешеләрнең өсләрендә һичбер кием әсәре булмас. Бу халәткә гаҗәпләнеп, Гайшә (р.а.) Аллаһның рәсүленнән (с.г.с.) сорады: “Ирләр вә хатыннар кабердән кубарылган көндә бер-берсенә карарлармы?” — дип.

Рәсүлебез (с.г.с.): “Йә, Гайшә! Бер берсенә караудан аларның эшләре күпкә авырдыр һәм андый хаҗәт вә теләкләре тумас” (Мөслим: 2859). Бу бәндәләрнең халәтләрен вә кичерешләрен күз алдына китерергә була: хаким каршында торган җинаятьче хәле кебек. Хакимнең кулында ике генә хөкемдер: йә җәннәт, йә җәһәннәм. Кеше, ниһаять, аңына килә башлар, дөньядагы вәгъдә кылынган илаһи китапларның вә рәсүлләрнең, вә мөгаллим илә имамнарның сүзләре хак булганлыгына инаныр. Тик аларның күзләрен дөнья пәрдәсе каплаган иде шул, дөнья мәшәкатен кайгырту иде бит аларның тормыш-көнкүрешләренең асылы. Бу көннең булачагын алар уйламадылар, көтмәделәр: “Анда кем барган да, кем әйләнеп кайткан соң?!” — дип кенә сорыйлар иде. Менә хәзер алар үз күзләре илә бу Мәхшәрне күрделәр, бәргәләнә-бәргәләнә кайгыралар. Шул вакыт кайберәүләренең башларына бер уй килер: “Аллаһтан сорасак, безне кире дөньяга кайтармасмы икән?” — дип. Сорарлар: “Йә, Раббыбыз! Безләрне кайтарсаң иде дөньяга, без изге бәндәләрдән булып, изге гамәл кылучылардан булыр идек!” — дип. Тик Аллаһу Тәгалә бу хакта: “Әгәр дә Мин аларны дөньяга кире кайтарсам, алар яңадан үзләренең гөнаһлы гамәлләренә кире кайтачаклар!” — ди. Аллаһның шундый сыйфаты бар ки, Аның гыйлеме шул кадәр киң, Ул булганны һәм булачакны гына түгел, бәлки булмас вакыйганы булса ничек булачагын да белүче заттыр, и-й, фикер ияләре! Бу хәлгә гаҗәпләнмәгез, җәмәгать! Күп адәми затлар илә мондый вакыйга еш булып тора, тик без аңа игътибар итмибез. Авыру килгән бер чорда күпмебез: “Савыктыр, йә, Раббым!” дип ялварабыз, тик сәламәтлек кайту белән без Аллаһны онытабыз! Шулай ук бер кайгы-хәсрәт, югалту-сагыш, хәвеф-хәтәр килгән чакта без ихлас күңелдән Аллаһны искә төшерәбез, ә хәлләр җиңеләйгәч, без Аны онытабыз. Шундый ук халәт Кыямәт көнендә дә кабатланыр. Безнең эчке кичерешләребез, психика вә хиссиятемез рухыбыз илә бәйләнгән булуына күрә, кыямәт көнендә дә шундый тәртибебез сакланыр, гәрчә тәнебез икенче төрле форма алса да.

Бу урында без “Кыямәткә сәяхәт” исемле китабыбызның өченче өлешен тәмам кылдык.