Сайт села Верхняя Каменка

Хаҗ

24 января 2014
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 1548
Поделиться:

 

Хаҗ китабы.

Россия Ислам университеты

Басма өчен җаваплы:

Россия Ислам университетының

ректоры, мөфти

Госман хәзрәт Исхакый

Китапны әзерләде:

Нурислам Ибраһим

Бу китап Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте

каршындагы «Галимнәр шурасы» карары

нигезендә бастырыла.

Казан – 2003 ел.

 

Бисмилләһиррахмәнир-рахим

Зур һәм кече хаҗ

Хаҗ дип Мәккәи Мөкәррәмәгә барып билгеле гамәлләрне кылу белән бергә Кәгъбәтуллаһны зиярат кылуга әйтәләр.

Хаҗ – Ислам диненең нигезе һәм Ислам динендә булган мөэмин бәндәләргә, әгәр көчләреннән килсә, гомерләрендә бер мәртәбә кылу фарыз булган олы гыйбадәтләрнең берседер.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Көче җиткән кешеләргә, Аллаһ ризалыгы өчен, хаҗ кылу фарыз кылынды». Әли Гыймран – 97.

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:

«Ике кече хаҗ кылу арасында кеше барлык гөнаһларыннан котыла, ә зур хаҗ өчен бүләк булып оҗмах тора».

«Кем хаҗ кылганда сүгенми, гөнаһ кылмый, шул кеше хаҗдан анасы тудыргандагы кебек, гөнаһсыз булып кайта».

Хаҗның төрләре

Хаҗ өч төрле була: кыйран, тәмәттугъ һәм ифрад.

Кыйран хаҗы барыннан да артыграк. Кыйран – ихрам баглый торган урыннарның берсендә хаҗ белән гомрәнең һәр икесен бергә ният кылып ихрам баглаудыр.

Кыйран хаҗын ният кылган кеше Мәккәи Мөкәррәмәгә баргач та гомрәсен кылыр да ихрамнан чыкмыйча шул ихрамы белән фарыз хаҗны да кылыр.

Тәмәттугъ хаҗы ифрадтан, ягъни, ялгыз хаҗдан артыграк. Тәмәттугъ хаҗын ният кылган кеше микатларның берсендә гомрәне ният кылып ихрамын баглар да Мәккәи Мөкәррәмәгә баргач гомрәсен тәмам итеп чәч алдырганнан яки кыскартканнан соң Тәрвия көненә кадәр ихрамнан чыгып торыр. Тәрвия көнендә, яисә әүвәлрәк хаҗ өчен Мәсҗид Хәрамда гына ихрам баглар да ялгыз хаҗ кебек хаҗ кылыр.

Ифрад, ягъни ялгыз хаҗ – фәкать хаҗны гына ният кылып хаҗ кылудыр.

Кыйран һәм тәмәттугь хаҗын ният кылып хаҗ кылган кешеләргә хаҗларын кылып, чәчләрен алганнан соң корбан чалулары вәҗеп була. Әгәр корбан чала алмасалар, гает көненнән әүвәл өч көн, хаҗ гамәлләреннән соң өйгә кайткач җиде көн, барысы ун көн ураза тоту тиеш була. Әгәр гает көненә кадәр өч көнне тота алмый калса, корбан чалу вәҗеп була.

Хаҗ айлары

Хаҗ кылына торган айлар шәүвәл һәм зөлкагъдә айлары, дәхи зөлхиҗҗәнең әүвәлге ун көнедер. Хаҗ кылучыларның шул айлардан әүвәл ихрам баглаулары мәкруһ була.

Микатлар

Микат дип хаҗ кылучыларның ихрам баглый торган урыннарына әйтәләр. Бу микат бер генә урында булмыйча, төрле як халыкларына төрле урындадыр.

Хаҗга баручы бәндәләр Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кергәнче шул урыннарның берсендә туктап, мыекларын, тырнакларын кисәләр һәм алына торган йоннарны бетерәләр. Һәм тәһарәт алып, әмма госел коену артыграк, ихрамнарын баглыйлар.

Ихрам баглау

Ихрам – ике кисәк ак тукымадан торучы махсус кием: берсен янбаш тирәли урыйлар (изар), икенчесен иңсәләргә каплыйлар (рида). Бу вакытта күңелең изге ният белән тулган булырга тиеш. Хатын-кыз үз киемендә кала.

Инде хәзер бу кеше ихрам халәтенә кергән һәм хаҗ гамәленә тәмам керешкән кеше булып санала. Бу кеше Корбан гаете көннәрендә ихрамнан чыкканга кадәр мөхрим һәм ихрамлы кеше дип йөртелә.

Мөселман туганым!

Ике як юлга акчаң булу белән хаҗ кылырга ашык, чөнки хаҗ кылу Ислам диненең төп терәкләреннән берседер.

Хатын-кыз хаҗ кылырга яки башка сәфәргә бары тик ир туганы озата барганда гына китәргә мөмкин, чөнки Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:

«Хатын-кыз ир туганы озата барганда гына хаҗ кыла».

Кече хаҗны теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин, ләкин Рамазан аенда кылу яхшырак, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:

«Рамазан аенда кылынган кече хаҗ зур хаҗга тиң».

Мөхәммәд галәйһиссәләм янә әйткән:

«Минем мәчетендәге гыйбадәт башка мәчетләрдә кылынганнан күрә мең мәртәбә өстенрәк. Мәккәнең баш мәчетендәге гыйбадәт исә, минем мәчетемдәге гыйбадәттән йөз мәртәбә яхшырак».

Димәк, Мәккәнең баш мәчетендәге гыйбадәт башка мәчетләрдәге гыйбадәттән йөз мең мәртәбә өстен дигән сүз.

Гомрә – кече хаҗ

«Мөхәммәд галәйһиссәләм хаҗны гомрәдән башлаган».

Кече хаҗ гамәлләре:

1. Ихрам кию.
2. Таваф кылу.
3. Сәгый кылу.
4. Чәч кыру.
5. Ихрам халәтеннән чыгу.

Ихрам: билгеләнгән урыннарга барып җиткәч ихрам дип аталучы махсус киемнәрне ки һәм әйт:

«Әллааһүммә ләббәйкә гумратән»

Мәгънәсе: Раббым, менә мин кече хаҗ белән синең алда.

Шуннан соң тавышыңны күтәреп әйт:

«Ләббәйкәллааһүммә ләббәйик. Ләббәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйик.

Иннәл-хәмдә вән-нигъмәтә ләкә вәл-мүлк. Ләә шәриикә ләк».

Таваф кудум: Мәккәгә кергәч Мәсҗид Хәрамга кер һәм Кәгъбә тирәли, «Кара таштан» башлап,

«Әллааһү әкбәр, вә лилләәһил-хәмде», дип әйткәч, җиде тапкыр әйләнеп чык. Мөмкин булса, «Кара таш»ны үп, яки аңа уң кулыңны суз. Әйләнеп чыккан саен уң кулың белән, әгәр мөмкин булса, үпмичә һәм кулны сузмыйча мәчетнең «Йәмән» почмагына кагыл. Ике почмак арасын үткәндә «Раббәнә» догасын укы:

«Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә гәзәәбән-нәәр».

Мәгънәсе: Әй, Раббыбыз, безгә ике дөньяның да изгелекләрен ирештер һәм ут газабыннан да безне Үзең сакла.

Таваф беткәч «Ибраһим мәкаме» артында, яки башка урында ике рәкәгать намаз укы. Беренче рәкәгатьтә «Фатиха» сүрәсеннән соң «Кәфирун» сүрәсен, икенчесендә «Ихлас» сүрәсен укы.

Аннан соң Зәмзәм коесына барып зәмзәм суын эч. Зәмзәм суын аяк үрә басып, кыйблага каршы торып эч һәм эчкәннән соң бу доганы укы:

«Әллааһүммә иннии әсьәлүкә ризкан вәәсигән вә гыйльмән нәә-фиган вә шифәә-ән мин күлли дәә-ин».

Мәгънәсе: Ий, Аллаһ! Мин Синнән киң ризык, файдалы гыйлем һәм һәрбер авырудан дәва сорыйм.

Сәгый: Сафа калкулыгына күтәрелгәндә әйт:

«Иннәс-сафәә вәл-мәрвәтә миң шәгәәә-ирилләәһ».

Мәгънәсе: Хак, Сафә белән Мәрвә Аллаһ билгеләреннән.

Шуннан соң:

«Мин Аллаһ башлаганнан башлыйм», – дип әйт.

Сафа калкулыгына күтәрелгәч Кәгъбә тарафына борыл да:

«Лә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр»,

– дип өч мәртәбә әйт һәм ошбу доганы өч мәртәбә укы:

«Лә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү

вә һүә гәләә күлли шәй-иң кадиир, ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү, әнҗәзә вәгъдәһүү,

вә нәсара гәбдәһүү, вә һәзәмәл-әхзәәбә вәхдәһүү»

Мәгънәсе: Бер Аллаһыдан башка илаһ юк, һәм Аның иптәшләре дә юк! Аңа хакимлек һәм Аңа дан! Ул чиктән тыш куәтле! Бер Аллаһыдан башка илаһ юк! Ул үзенең вәгъдәсен үтәде һәм Ул үзенең колына ярдәм итте! Ул берүзе барлык мөртәтләрне җиңде!

Шуннан соң Мәрвә калкулыгы тарафына кузгал. Бу доганы Сафа белән Мәрвә калкулыкларында һәрвакыт кабатла. Бу калкулыклар арасында бер яшел баганадан икенчесенә кадәр тиз хәрәкәт ит. Сәгый җиде мәртәбә үтәлә. Бер юнәлештә йөгереп үтү бер тапкырга һәм кире юнәлештә йөгерү икенче тапкырга санала.

Чәчләреңне алдыр яки кыскарт. Хатын-кызлар чәчләренең очын аз гына кисәләр.

Шуның белән кече хаҗ тәмам.

Зур хаҗ гамәлләре

1. Ихрам кию.
2. Мина үзәнлегендә төн куну.
3. Гарәфәт тавы янында тору.
4. Мөздәлифә үзәнлегендә төн куну.
5. Таш ату.
6. Корбан чалу.
7. Чәч алдыру яки кыскарту.
8. Таваф кылу.
9. Ихрам халәтеннән чыгу.

! Мәккәдә 8-нче зөлхиҗҗәдә ихрам киемнәрен ки һәм әйт:

«Әллааһүммә ләббәйкә хәҗҗән».

Мәгънәсе: Менә мин Синең алда, Аллаһым, хаҗ кылам.

! Шуннан соң Мина үзәнлегенә кит һәм анда төнгелеккә кал. Тиешле вакытында өйлә, икенде һәм ястү намазларын икешәр рәкәгатьле итеп укы.

!9-нчы зөлхиҗҗәдә кояш чыккач, Гарәфәт үзәнлегенә бар һәм анда өйлә һәм икенде намазларын бергә укы. Нәкъ Гарәфәт үзәнлегендә тор, чөнки Гарәфәт тавы янында тору хаҗ кылуның төп гамәле булып тора. Гарәфәт үзәнлеге Мәккәнең изге өлкәләрен билгеләүче баганаларны үткәч башлана.

! Шуннан соң, кояш баегач, Мөздәлифә үзәнлегенә бар һәм берүк вакытта ахшам белән ястү намазларын, таң аткач иртәнге намазны укы. Сәламәтлекләре начар булганнарга Мөздәлифәдә төнгелеккә калмаска да рөхсәт ителә.

!Кояш чыгар алдыннан Мөздәлифә үзәнлегеннән чыгып, бәйрәм көнне Мина үзәнлегенә бар. Әгәр көчеңнән килсә, бәйрәм намазын укы, шуннан соң һәр ыргыткан саен, «Әллааһү әкбәр», дип Аллаһыны данлап, иң баш баганага җиде таш бәр. Бу йола кояш чыкканнан алып кояш баеганга кадәр башкарылырга мөмкин.

! Бәйрәмдә Мәккәдә яки Мина үзәнлегендә корбан чал. Әгәр корбан чалмасаң, хаҗда вакытта өч көн һәм өйгә кайткач җиде көн ураза тот.

! Кыска итеп яки кырып чәчеңне алдыр, ләкин бөтенләй кырып алу яхшырак санала. Шуннан соң үз киемнәреңне ки, һәм бу вакыттан башлап, сиңа хатының белән ятудан башка бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә.

! Мәккәгә кайт һәм зиярат тавафын башкар, бер якка йөгерүне бергә санап җиде тапкыр Сафа һәм Мәрвә калкулыклары арасындагы йөгерүне башкар. Тавафны бәйрәмнең соңгы көннәренә кадәр калдырып торырга да мөмкин.

! Бәйрәм көннәрне (зөлхиҗҗәнең 10,11,12-нче көннәре) Мина үзәнлегенә кайт һәм анда төнгелеккә кал. Һәр көнне өйләдән соң, һәр бәрүдә «Әл-лааһү әкбәр», дип тәкбир әйтеп, өч баганага җидешәр таш бәр. Һәр таш баганага тияргә тиеш. Әгәр тимәсә ыргытуны кабатларга кирәк. Бәләкәй һәм уртанчы баганаларга таш бәргәннән соң, кулларыңны күтәреп, Аллаһыга дога кылу өчен тукталып тор.

Хатын-кызлар, сырхаулар һәм балалар өчен башка берәү таш бәрергә мөмкин.

Кайбер кагыйдәләр

! Хаҗ кылуыңны: «Раббым. Мин бу хаҗны тәкәбберләнмичә һәм икейөзләнмичә кылдым», – дигән сүзләр белән тәмамла.

! Тугрылыклы кешеләр янында булырга тырыш, аларга ярдәм ит һәм юлдашларың китергән уңайсызлыкларга түз.

! Тәмәке тартмаска тырыш, чөнки тәмәке тарту организм, әйләнә-тирә һәм шәхси бюджет өчен зарарлы. Болардан тыш, тәмәке тарту – Аллаһы Тәгалә каршында ярамаган эш.

! Бүләк сыйфатында теш чистарткычлар, хөрмә һәм Зәмзәм чишмәсеннән су ал. Моның игелекле гамәл икәнлеге турында ышанычлы хәдисләр сөйли.

! Хатын-кызга кагылудан саклан, аларга карама һәм үзеңнең хатын-кызларыңны башка ир-атлардан капла.

! Башкаларга гыйбадәт кылырга комачаулама һәм аларга уңайсызлыклар тудырма, үзеңә урынны каяндыр янәшәдән ал.

! Намаз укучылар алдыннан үтүдән саклан, хәтта Кәгъбәдә булса да, чөнки бу гамәл мөселманга яраклы эш түгел.

! Таваф, сәгый вакытында, Кара ташны үпкәндә һәм таш атканда яныңдагылар белән ихтирамлы һәм әдәпле бул. Бу зарури булган әдәплелек кагыйдәләре.

! Аллаһыдан башкага мөрәҗәгать итеп дога кылудан саклан, чөнки ул мәҗүсилек билгесе. Ул хаҗны һәм башка барлык изге гамәлләрне юкка чыгара.

Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:

«Әгәр сорасаң, Аллаһыдан сора. Әгәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, Аллаһыга ялвар».

Пәйгамбәр галәйһиссәләм мәчете кагыйдәләреннән

Хаҗиларга Мәдинәи Мөнәүвәрәгә барып, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчетен һәм каберен зиярат кылу мактаулы гамәлләрдән санала.

! Мәчеткә кергәндә беренче адымыңны түбәндәге сүзләрне әйтеп, уң аяктан башла:

«Бисмилләәһ, вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүү-лилләәһ, әллааһүммәфтәх

лии әбвәәбә рахмәтик».

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә хакына, Аллаһ Илчесенә иминлек булсын. Раббым, миңа Үзеңнең рәхмәт капкаларыңны ач.

! Мәчеткә кергәч ике рәкәгать намаз укы. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең кабере янында аны түбәндәге сүзләр белән сәламлә:

«Әссәләәмү гәләйкә йәә Расүүләллааһ».

Мәгънәсе: Әй, Аллаһының Рәсүле, иминлек сиңа!

Пәйгамбәр галәйһиссәләм мәчетендә булу һәм аны сәламләү кирәкле гамәл. Монда килүнең вакыты билгеләнмәгән һәм ул хаҗ кылуның бөтенлегенә тәэсир итми.

!Тәрәзәләрне, стеналарны һәм мәчеттәге башка әйберләрне үбүдән яки сыйпаудан саклан, чөнки бу эшләр дөрес түгел.

Мәчеттән артың белән чыгу да дөрес булмаган яңалык. Ул хакта бер урында да дәлилләр юк.

Җиде мәчетнең әл-Бәкыйга һәм Шүһәдә дигәннәренә бару да яхшы гамәл.

Кем хаҗ кылырга тиеш?

Хаҗ кылу түбәндәге шартларга туры килүче кешеләргә әмер ителгән:

! Мөселманга.

! Психик яктан сәламәт булган кешегә.

! Ирекле кешегә, чөнки кол кешегә хаҗ кылу мәҗбүри түгел.

! Балигъ кешегә, берәү кече яшьтә хаҗ кылса, бу аны, балигъ булгач, хаҗ кылудан азат итми.

! Сәламәт кешегә, чөнки авыру кеше сәламәтләнгәч кенә хаҗ кылырга тиеш.

! Мал-мөлкәтле кешегә, чөнки җитәрлек мал-мөлкәте булмаган ярлы кешегә хаҗ кылу йөкләнмәгән.

Гомер буена бер хаҗ кылу җитә. Әгәр кем дә кем берничә мәртәбә хаҗ кыла икән, бу аның өчен нур өстенә нур була.

Хаҗ кылу нигезләре

Түбәндәге кагыйдәләр хаҗның төп нигезен тәшкил итәләр. Шул кагыйдәләрне тулы үтәгәндә генә хаҗ дөрес була:

!Госел, тәһарәт белән пакьлек халәтендә ихрамны кию.

! Гарәфәт тавы янында тору.

! Таваф кылу.

! Сафа һәм Мәрвә калкулыклары арасында сәгый кылу (җиңелчә йөгерү).

Сәгый Сафадан Мәрвә юнәлешендә башлана. Җиде мәртәбә кабатлана.

Хаҗ кылучының бурычлары

Хаҗ кылган вакытта һәр хаҗ кылучының билгеләнгән бурычлары бар. Шул бурычларның берсе үтәлмәгәндә, хаҗ кылучы җәримә йөзеннән корбан чалырга тиеш.

! Ихрам фәкать билгеләнгән урыннарда киелә.

! Гарәфәт тавы янында тору көне буе дәвам итә.

! Мөздәлифә яки Мина үзәнлегендә төн куну.

! Баганаларга таш бәрү.

! Хушлашу тавафын кылу. Күреме булган хатын-кызлар хушлашу тавафыннан азат ителәләр.

Ихрамдагы кешегә тыелган нәрсәләр

Канун буенча ихрамда булучыга түбәндәге нәрсәләр тыелган:

! Хатыныңны үбү, кочаклау һәм якынлык кылу.

! Кешене Аллаһыга буйсынудан чыгаручы, начар һәм гөнаһлы эшләр кылу.

! Иптәшләрең һәм башка кешеләр белән низаг һәм дошманлык кылу. Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Бу айларда хаҗ кылырга ниятләүчеләр исләрендә тотсыннар: хаҗ вакытында бәхәс тә, бозык эшләр дә, сүгенү дә булырга тиеш түгел». Бәкара – 197.

! Тегелгән кием кию: күлмәкләр, халатлар, плащлар, кафтаннар, чалбарлар, пинжәкләр. Монда тегелгән баш киемнәре дә керә (фәсләр, башлыклар һ.б.). Буялган тукымадан тегелгән киемнәрдә, туфлиләрдә һәм ботинкаларда йөрү тыела. Хаҗ кылучыларга ачык сандалилар гына кию рөхсәт ителә.

! Хатын-кыз хушбуй сөртелмәгән теләсә нинди киемендә була ала. Хаҗ кылганда хатын-кыз вуаль яки челтәр, перчатка кияргә тиеш түгел, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Хатын-кызлар ихрам халәтендә япма белән капланмыйлар һәм перчатка кимиләр».

Әгәр ир кеше изар һәм рида таба алмый икән, ул булган киемен кия, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр мөселман изар таба алмаса, аңа гади ыштан кияргә мөмкин. Әгәр сандалие юк икән, көндәлек туфлине кияргә мөмкин».

! Ихрам халәтендә булган кешегә никахка керергә, никах килешүе төзергә яки кодаларга ярамый, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Ихрамда булучы кодаламый да, өйләнми дә».

! Ихрамда булучыга тырнак кисәргә, кырынырга, баштагы һәм тәннең башка урыннарындагы төкләрне кырырга ярамый, чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Корбанлыкларыгыз урынына барып җитмичә башларыгызны кырмагыз». Бәкара – 196.

! Ихрамда ирләргә дә, хатын-кызларга да киемгә һәм тәнгә ислемайлар сөртергә ярамый.

! Ихрамда булучыга кыргый җәнлекләр ауларга, чалырга, чакырып китерергә һәм куып җибәрергә ярамый. Хаҗ кылучыларга балык тоту һәм аны ризык итеп файдалану рөхсәт ителә, чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Суда яшәгән хайваннарны аулау сезгә һәрвакыт, хәтта ихрам баглаган хәлегездә дә хәләл ителде. Кыр-урман хайваннары исә ихрам хәлегездә хәрам ителде».

Мәидә – 96.

Ихрам халәтен бозган очракта аны йолу өчен кирәк булган гамәлләр

Әгәр хаҗ кылучы ихрамны бозса, мәсәлән, кырынырга яки суыктан һәм эсседән сакланып тегелгән кием кияргә мәҗбүр булса, һәм, гомумән, акланырлык сәбәп булганда, аңа йолучы гамәлләр кылырга кирәк. Ул сарык корбан чалырга, яки алты фәкыйрьнең һәрберсенә яртышар сагъ бодайның бәясе микъдарынча ризык (1сагъ – 3,6кг) биреп туйдырырга, яки өч көн ураза тотарга тиеш. Ул күрсәтелгән өч гамәлнең берсен сайлап алырга хаклы. Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Әгәр хаҗ гамәлләрен үтәгәндә сездән берәрегез сырхау булса, яки башы авыртса, аңа фидия лязем була: садака бирү, ураза тоту, яки корбан чалу». Бәкара – 196.

Әгәр хаҗ кылучы онытылып китеп ислемай сөртсә, гөнаһлы булмас.

Гали ибне Өмәййә сөйләгән: «Бервакыт Мөхәммәд галәйһиссәләм янына өстенә җөббә (киң җиңле өске кием) кигән, сакалы сарыга буялган кеше килгән. Башындагы чәче дә шундый төскә буялган булган. Ул әйткән: «Әй, Аллаһ Илчесе, мин кече хаҗ кылу өчен шушы хәлемдә ихрамга кердем». Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Буяуларыңны юып төшер, җөббәңне сал, шуннан соң хаҗ кылырсың».

Әгәр ихрамдагы кеше онытып яки игътибарсызлык аркасында ауда җәнлек үтерсә, йолучы гамәлләрне башкарырга тиеш.

Корбан чалу һәм аның төп өлешләре

! Корбан итеп дөя, сыер, сарык, яки кәҗә чалынырга мөмкин.

Дөя белән сыерны җиде кеше бергә җыелып чалырга мөмкиннәр. Сарык, яки кәҗә бер генә кешегә чалына.

! Корбан чалу кыйран һәм тәмәттугъ хаҗын кылучыларга әмер ителгән. Аларга корбан итен үзләренә куллану дөрес.

! Корбан чалу хаҗ йолаларының берәрсен үтәмәгән кешегә дә мәҗбүри. Алар: таш атмаучылар, ихрамны тиешле урында кимәүчеләр, Гарәфәт тавы янында торганда, Мина һәм Мөздәлифә үзәнлекләрендә булганда төнне һәм көнне берләштерүчеләр, зиярат тавафын билгеле көннәрендә үтәмәүчеләр, корбансызлар өчен билгеләнгән өч көн уразаны корбан чалу көненә кадәр тота алмаучылар.

! Корбан маллары түбәндәге шартларга туры килергә тиеш:

сарыклардан башка маллар ана затыннан булырга тиеш;

сарыклар һәм тәкәләр яхшы көрлектә булсалар, кимендә алты айлык булырга тиеш;

корбанга чалынучы дөяләр биш яшьтә, ә сыерлар ике яшьлек булырга тиеш;

кәҗәләр бер яшьтән дә яшь булмаска тиеш;

корбан маллары физик кимчелексез булырга тиеш.

!Корбан чалу зөлхиҗҗәнең унында, шулай ук унберенче һәм уникенче көннәрендә дә башкарыла.

! Корбан чалу Мина үзәнлегендә яки Мәккәдә башкарыла.

«Ибраһим мәкам»е артында ике рәкәгать намаз уку тәртибе

Кыйбла тарафына юнәлеп намазлык өстенә баскач, күңелеңнән кайсы намазны укыйсыңны ниятлә:

«Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим».

Мәгънәсе: Аллаһының рәхмәтеннән сөрелмеш шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам.

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим».

Мәгънәсе: Дөньяда барча мәхлүкъларга, ахирәттә исә мөэминнәргә генә рәхмәт кылучы Аллаһ исеме белән.

«Илаһи, ният кылдым, ике рә-кәгать намаз укымакка, йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына, хаалисан лилләәһи тәгааләә», – дигәннән соң, кулларыңны (ирләр колаккача, хатын-кызлар күкрәк өстенә) күтәреп: «Әллааһү әкбәр» (Аллаһ Бөек), – дип әйт. Кендек астына (хатын-кызлар күкрәк өстенә) уң кулыңны сулы өстенә куй да «Сәнә» догасын укы:

«Сүбхәәнәкәллааһүммә вә бихәмдикә вә тәбәәракәс-мүкә вә тәгааләә җәддүкә

вә ләә иләәһә гайрук».

Мәгънәсе: Әй, Аллаһ, Синең пакьлегеңне һәм мактаулыгыңны беләм. Синең исемен Мөбарәктер һәм дәрәҗәң Олугдыр. Синнән башка һичбер илаһ юк.

Әгузү-бисмилләһне әйткәч, «Фатиха» сүрәсе белән «Кәфи-рун» сүрәсен укы:

«Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмид-дииин. Ииййәәкә нәгъбүдү вә ииййәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүсьтә-кыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгәмтә гәләйһим, гайрил-мәгъдууби гәләйһим вәләд-дааааллииин». «Әәмиин!»

Мәгънәсе: Мактау, чынлыкта, галәмнәрнең тәрбиячесе булган Аллаһ өчен генәдер. Рахмән сыйфатлы Аллаһ дөньядагы барча җан ияләренә, шул җөмләдән кешеләргә дә, Үзенең нигъмәтләреннән файдаланырга рөхсәт биргән. Аллаһ үзенең Рахим сыйфаты белән ахирәттә мөэминнәргә генә рәхмәт кылучы. Һәм Дин көненең Падишаһы өчендер чын мактау. Фәкать Сиңа гына гыйбадәт кылабыз. Шулай ук, фәкать Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга – Үзең нигъмәтләндергән кешеләрнең, ачуың төшмәгән һәм адашмаганнарның юлына – күндер! Догамны кабул ит!

«Куль йәәә әййүһәл-кәәфирууун. Ләәә әгъбүдү мәә тәгъбүдүүүн. Вә ләәә әңтүм гәәбидүүнә мәәә әгъбүде. Вә ләәә әнә гәәбидүм-мәә гәбәттүм. Вә ләәә әңтүм гәәбидүүнә мәәә әгъбүде. Ләкүм диинүкүм вә лийәдииин».

Мәгънәсе: Әйт: «Әй, сез кяферләр, иман китермәгән кешеләр! Сез табына торган нәрсәләргә мин табынмыйм. Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Затка гыйбадәт кылмыйсыз. Дәхи мин сез табына торган нәрсәләргә табынучы түгел. Сез дә мин гыйбадәт кыла торган Затка гыйбадәт кылучы түгелсез. Сезнең батыл, ялган динегез үзегезгә, ә минем хак динем үземә булсын!»

«Әллааһү әкбәр»,–дип, тезләреңә кулларыңны куеп бөгел һәм иң азы 3 мәртәбә:

«Сүбхәәнә раббийәл-гәзыйиим»

(Олуг Раббымны пакь дип беләм), – дип әйт. Турайганда:

«Сәмигәллааһү лимән хәмидәһ»

(Аллаһы Тәгалә Үзен мактаган кешенең мактавын ишетә), – дип әйт. Турайгач:

«Раббәнәә ләкәл-хәмде»

(Әй, Раббыбыз, барча мактау Си-ңа гынадыр), – дип әйт.

«Әллааһү әкбәр», – дигән сүз белән сәҗдәгә кит: ике учың белән тезләрдән алдарак җиргә таян, шулай ук маңгай, борын һәм аяк бармакларын да җиргә тидер. Терсәкләреңне намазлыктан һәм гәүдәңнән аерып, иң азы 3 мәртәбә:

«Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә»,

– дип әйт. Сәҗдәдән күтәрелеп утырганда: «Әллааһү әкбәр», – дип әйт. Кулларыңны тезләреңә куй. «Әллаа-һү әкбәр», дигән сүз белән икенче сәҗдәгә кит. Сәҗдәдә иң азы өч мәртәбә:

«Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә»,

дип әйт.

Шуның белән беренче рәкәгать тәмам.

Икенче рәкәгатькә баскач Бисмилләһне әйтеп, «Фатиха» сүрәсе белән «Ихлас» сүрәсен укы:

«Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде. Вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүлләһүү күфүән әхәде»

Мәгънәсе: Әйт: «Ул Аллаһ –ялгыз бер генә Аллаһыдыр. Аның һичнәрсәгә ихтыяҗы юк, бәлки Ул Үзе һәр мәхлүкъның хаҗәтен үтәүчедер. Ул һичкемне тудырмады һәм Үзе дә һичкемнән тудырылмады. Дәхи һичкем Аңа тиң булмады.

Алда әйтеп үтелгән юл белән рөкүгъ һәм ике сәҗдә кыл. Шуннан соң утыр һәм «Әттәхиййәт» белән «Салават»ны укы:

«Әттәхиййәәтү лилләәһи вәс-саләвәәтү вәт-таййибәәт. Әссә-ләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү вә рахмәтүллааһи вә бәракәәтүһ. Әссәләәмү гәләйнәә вә гәләә гый-бәәдилләәһис-саалихииин. Әшһә-дү әлләә иләәһә илләллааһү вә әш-һәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү вә расүүлүһ»

Мәгънәсе: Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә, һәркайсы Аллаһы Тагалә өчендер. Әй, Пәйгамбәребез, сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәтләре булсын. Шулай ук, сәлам безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәммә изге бәндәләренә дә булсын. Та-ныклык бирәмен ки, тәхкыйк, Аллаһы Тәгаләдән башка һичбер илаһ юк һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчеседер.

«Әллааһүммә салли гәләә Мү-хәммәдиүв-вә гәләә әәли Мүхәм-мәд, кәмәә салләйтә гәләә Иб-рааһиимә вә гәләә әәли Ибраа-һиим. Иннәкә Хәмиидүм Мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мү-хәммәдиүв-вә гәләә әәли Мүхәм-мәд, кәмәә бәәрактә гәләә Иб-рааһиимә вә гәләә әәли Ибраа-һиим. Иннәкә Хәмиидүм Мәҗид»

Мәгънәсе: Әй, Раббым, Ибра-һим галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәт кылганың кебек, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәт кыл! Тәхкыйк, Син Мактаулы һәм Олугсың. Әй, Раббым, Ибраһим галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә бәрәкәт биргәнең кебек, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәт бир! Тәхкыйк, Син Мактаулы һәм Олугсың.

«Салават»тан соң «Раббәнә» догасын укы:

«Раббәнәә әәтинә фид-дүнь-йәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйра-ти хәсәнәтәүв-вә кыйнәә гәзәә-бән-нәәр»

Мәгънәсе: Әй, Раббыбыз, безгә дөньяда да, ахирәттә дә изгелекне бир! Һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла!

Башыңны уңга һәм сулга борып:

«Әссәләәмү гәләйкүм вә рахмәтүллааһ!»

– дип ике якка сәлам биргәннән соң «Сәлам» догасын укы:

«Әллааһүммә әнтәс-сәләәмү вә минкәс-сәләәм! Тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли вәл-икраам!»

Мәгънәсе: Әй, Раббым, Син һәрбер бәлаләрдән саклаучысың. Һәрбер сәламәтлек Синнән генәдер. Мөбарәк булучысың Син, ий, Олуглык һәм Хөрмәт Иясе булган Зат – Аллаһы Тәгалә.

* * *

Бердәнбер һәм бар нәрсәне дә Үзенә буйсындыручы Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга кирәклеген аңлау бик мөһим нәрсә. Мөселманның бөек максаты булып Хак Тәгаләне олылау, Аның әмерләрен тормышка ашыру һәм үтәү тора. Шул рәвешле Аллаһының ризалыгы табыла.

Бу китапка мәгълүматлар Габделхәмид Мәхмүд Таһмәзнең «Әл-фикъһүл-хәнәфи фи сәүбиһил-җәдид» исемле китабының «Фикъһүл-гыйбәдәт» бүлегеннән алынды.

Видеоролики по теме

Хәтер җепләре фильм

Хәтер җепләре...

27 июля 2015
2015 нче елның 23 нче маенда Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында Шәмсетдинов Ясәви Гафурҗан улының “Хәтер җепләре” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә китапны нәшер итүче...
Кәҗә белән Сарык

Кәҗә...

10 апреля 2013
Мультфильм Объединения "Татармультфильм"
Смотр 2013 первый тур видео

Смотр 2013 первый тур видео

28 февраля 2013
Первый тур районного фестиваля "Туган як җәүһәрләре" начался выступлениями самодеятельных артистов в Доме культуры села Черный Ключ 19 февраля 2013 года. В зональном туре смотра художественной самодеятельности участвовали коллективы из пяти сел, в том числе и...
Гүзәл Уразова Син җитмисең җанга

Гүзәл Уразова Син...

16 декабря 2012
Гүзәл Уразова Син җитмисең җанга