Сайт села Верхняя Каменка

Мәкалә

27 января 2014
Рейтинг: 0
Голосов: 0

Просмотров: 724
Поделиться:

Иртәнге һава бүген салкын һәм болытлы иде. Көзнең урталары булганга, төннәрен суытып, көндезен эретеп-юешләтә барды. Кичә генә ап-ак кар явып үтте, ә бүген иртән иртүк еламсырап яңгыр ява. Кичәге матурлыкны эретеп, каралтып яңа көн туа. Авыллар өстендә азаннар яңгыратып иртәнге намазлар укылды. Авылыбызга бәрәкәт, иминлек-байлык иңсен диеп, Аллаһы Тәгаләдән сорап догалар кылынды.


Авылыбыз мулласы да, фарызларын башкарып гаиләсе янына кайтып китте. Бүгенгә, барасы юллары ерак иде аның. Мәркәзебез Казанга барырга кичен үк ниятләнгән иде инде. Иртәнге чәйләрне эчеп, тәһарәтен яңартып, җиңел машинасына утырып чыгып та китте. Олы юлга чыкканчы «Аятел Көрсине» авызыннан өзмәде, догада булды. Ходай Тәгаләдән хәерле юллар сорый-сорый егерме чакрым юлны артта калганын сизмәде дә.
Хыяллар алда, өметләр зур иде мулла абзыйның башында. Авылыбызның данын, дәрәҗәсен алга чыгарасы юллар белән, баш катырып барды юлларны. Ничек итеп балаларга, яшьләргә тәрбия бирү, Аллаһы Тәгаләнең туры юлына халыкны әйдәүләре белән, мәркәзебезгә килеп җиткәнен сизмичә дә калды.
Посттан, ГИБДД хезмәткәренең ничек итеп чабып чыгып, туктатуына хәйран калды. Документларын алып, постка керүен таләп итте. Мулла абзый, уйлана-уйлана 25 яшьлек малай артыннан башын аска салып атлады.
Протокол язабыз, каешың бәйләмәгән, кызу килдең, — диеп каныкты бу моңа. Хәтта каешена бәйләнгән булса да.
Кайдан кайларга барасың, ни өчен, кайда эшлисең, — дигән сораулар белән протоколын язарга да тотынды.
— Тукта әле, иптәш командир, — диеп тә карады. Татар егете дә булып чыкты тагын үзе (татар булуына булмавы хәерлерәк иде аның). Мулла абзый:
- Авылдан Казанга киләм, эшләрем белән, мулла булып эшлим дә, - диеп карады. Ләкин татар булганы белән мөселман булмады бу бәндә.
- Мулланың машинасы да буламы аның? Тап-таза, яшь башлары белән мулла диеп, берни эшләми, халык өстендә йөреп байыйсыз да, яхшы машиналарда йөрисез. Садака аласыз, язык түгелме ул сезгә? Ничек инде ул була яшәп ике-өч мең сум зарплат алып, - дия-дия мыек астыннан, башка милләттәге хезмәткәрләре алдында көлгән булды. - Кем соң ул мулла? — әллә кемнәр кебек горурланасыз, — дигән сүзләре эчен пошырды мулланың. «Эт оясында яман»лыгын аңлап, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорап, документлары арасына протоколын кыстырып чыгып китте.
Йә Раббем, бир сабырлык. Татар дигән егетнең мөселман дигән нәрсәсе бер дә калмаган бугай. Күрше диндәгеләрнең поплары туктый калса (үзләре туктатмыйлар, таныйлар каян да) кулларын әп итәләр, честь биреп калалар. «Гөнаһларын кичертүен» сорыйлар. Ә безнекеләр инде бер гөнаһсыз фәрештәләрмени, зәңгәр формаларын кигәч, дөньяларын оныталар. Җәннәт сакчыларымени, сине кем икәнеңне белмиләр, диннәрен оныталар. Шул форма, таяк өчен диннәрен дә сатырга ризадыр. Әстәгъфируллаһ.
Мулла ул кунакта түрдә утырып, тәмле ашап, садака җыеп утыручы гына түгел (ансы да кирәк вакытында). Әй егеткәем, мулла ул нәкъ синең кебек наданнарны туры юлга, Аллаһы Тәгаләнең юлын күрсәтеп, аңлатып, чәйнәп бирүче акыл ияседер. Авыр вакытларда синең өчен, Ходай Тәгаләдән өзелеп дога кылып сораучы (үзеңнең хәлеңнән килмәгәч).
Аллаһы Тәгаләнең Коръән Кәрименнән сүрә-аятьләр укып, син наданның теләген сорап ялваручы.
Вакытың җитеп җаның бугазыңа килеп терәлгәч, Коръән укып, шаһәдәт кәлимәне әйтеп китсен диеп, кабатлаучы ул — МУЛЛА (Җәһәннәмнән котылсын диеп). Җаның чыккач, сабынлап, арт юлларыңнан чыккан нәҗесеңне юучы ул. Ахирәт госеле коендыручы, соңгы җеназа намазыңны укытычы. Җиргә илтеп тыккач, «Тәбәрәк» укып, Аллаһы Тәгаләдән кабер газабыңны җиңеләйтүеңне сораучы — шул була инде ул МУЛЛА, энекәем.
Җәмәгатьнең татулыгын саклаучы, үзенә, бичарага, әллә нинди авыр сүзләр әйтеп күңелен калдырсалар да.
Һәрвакыт, иртәнме, кич булсынмы, төрле хаҗәтләре белән мөрәҗәгать итүчеләрнең хәлләрен уртаклашучы, шөкер иттереп, сабырлыкка өндәүче — шул ул МУЛЛА. Мулланың эше күп инде аның зур авылда, җәмәгать. Мөэмин мөселман кеше генә аны аңлый аладыр. Халык телендә бер мәкаль бар: «Ишәктән егылып төшкән кешенең хәлен, тагын бер ишәктән егылып төшүче генә аңлый ала». Әйе, бар да мулла була алмый. Күпме теләсә дә, Аллаһы Тәгаләдән язылмаган булса синең тәкъдир дәфтәреңә, муллалык вазыйфасын алып бара алмас. Бул син дә, хәлеңнән килсә. Мулла булып та, атка печән салып була аны.
Бар шундый бәндәләр, үзләрен мин мөселман диеп йөрүчеләр. Ә мөселман булыр өчен синең телең белән генә әйтүең бер хәл әле ул. Попугайны әйтергә өйрәтсәң: мин мөселман дия ул да. Мөселманлыкның үз кагыйдәләре бар, аны үтәргә кирәк. Мәсәлән: биш вакыт намаз фарыз; бай кешеләрдән зәкят малы чыгару фарыз; ураза тоту (әлхәмдүлилләһи шөкер, безнең якларда аңарга яхшы карашта); хәлеңнән килсә, малың, саулыгың булса, хаҗ фарыз (андыйлар да бездә җитәрлек, ләкин тагы да маллары артканын көтәләрме, олы юлга бармыйча). Менә шуларны үтәсәң генә, мин мөселман диеп әйтергә тулы хакың бар. Аллаһы Тәгалә иман байлыгы бирсен, күңелләребезгә иман нуры салып һәммәбезне дә туры, Үзе күрсәткән юлга күндерсен иде. Әмин.
Мөселман булдың исә, андый кешенең күңеле гүзәл холыклы була әлбәттә. Яхшылыклар эшләргә күңеле ярсынып тора аның. Түгел, бераз яхшылык эшләп, мин булыштым бит, әлегә җитеп тора әле, — диеп. Кайдан белдең җиткәнен. Яхшылык эшләүнең - динне, әхлакны күтәрү, садака бирү, эшең белән булышу, яхшы мөгамәләдә, уй-фикердә булу, - очы-кырые юк аның, күпме күп яхшылык эшлисең, әҗер-савабы үзеңә - бу дөньяда да, ахирәттә дә.
Мөселман - мөселманның кардәше (туганы) булырга кирәк, дошманы түгел. Алдыңда яхшы булып, үзең китеп баруга кирәкмәгән нахак сүзләр белән көлү-көлдерү мөселманлык түгел ул, монафыйклык (икейөзлелек) күрсәткечләре. Ә монафыйкның урыны - тәмугның төбендәдер, Аллаһ Тәгалә сакласын. Күп көлсәң бу алдаучы дөньяда, күп еларсың ахирәттә (мәңгелектә). Ахмаклар, наданнар гына күп көлә, ә акыллы кеше уйлана, тыела андыйдан. Чөнки мөэмин-мөселманның сыйфатлары ул — акыл. Яза калсаң ниләр генә язып була. Кәгазь түзә, әммә шуны аңларга кирәк. Авылларыбызның муллаларының хәлләре бик җиңелләрдән түгел. Ике-өч мең зарплата белән муллалык вазыйфасын, көч-хәл белән өстерәп баралар, тагын аларга теш-тел тидерәбез. Бер хәл булса шулар янына чабабыз, уйланганыгыз бармы шушылар турында. Эшләре өчен садака бирәбез бит, эшләре шул диюләребез зур гөнаһ. Ул сине әйдә әле, кардәшем, бергәләп җәннәтләргә керик әле, алай эшләмә - болай эшлә диеп өнди. Сине, бу дөньяга алданып, мәңгелектә җәннәттән мәхрүм булма диеп, өнди, син тагын аңарга садака бирәм бит диеп, 50-100 сум акчаң белән җәннәтне сораган буласың бит. Син бирмә аңарга ул мескен ничә сумыңны, кеше алдында зурла. Ә Аллаһы Тәгалә аны күптән зурлады инде, әгәр син зурламасаң да. Аларның эшләре синнән акча өмет итүдә түгел, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алып, безне дә үзенең артыннан ияртеп, җәннәттә калырга нияте.
Шулай булгач, без, нинди генә урында булсак та, кем генә булсак та, үзебезне мөселман диеп таныйбыз икән аларны кулларырыбызда күтәреп йөрергә тиеш, гайбәтләр сөйләп, көлеп, алар турында начар уй-фикердә булып гомеребезне заяга үткәргәнчә. Ә гомер үтә ул, кардәшем, тагын шул куллар аша үтергә бит әле, егеткәй...
Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Урмай мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб,
Комсомол районы, Чуашстан Республикасы.

Видеоролики по теме

Хәтер җепләре фильм

Хәтер җепләре...

27 июля 2015
2015 нче елның 23 нче маенда Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында Шәмсетдинов Ясәви Гафурҗан улының “Хәтер җепләре” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәгә китапны нәшер итүче...
Кәҗә белән Сарык

Кәҗә...

10 апреля 2013
Мультфильм Объединения "Татармультфильм"
Смотр 2013 первый тур видео

Смотр 2013 первый тур видео

28 февраля 2013
Первый тур районного фестиваля "Туган як җәүһәрләре" начался выступлениями самодеятельных артистов в Доме культуры села Черный Ключ 19 февраля 2013 года. В зональном туре смотра художественной самодеятельности участвовали коллективы из пяти сел, в том числе и...
Ришат Тухватуллин - Сәлам юллыйм сиңа

Ришат Тухватуллин - Сәлам...

16 декабря 2012
Ришат Тухватуллин - Сәлам юллыйм сиңа
Әтәчсез иртә ни китерә 3 (Татарский фильм)

Әтәчсез иртә...

9 ноября 2014
Әтәчсез иртә ни китерә 3 (Татарский фильм)